Батыр егет – ил күрке
Олы Мәңгәр мәдәният йортында Әфганстан, Чечня сугышын узган, махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдашларына һәм тамаша кылырга килүчеләргә әнә шул исемдәге бик матур концерт тәкъдим иттеләр.
Әлеге концертның үзенчәлеге шунда – аны җирле мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары әзерләгән. Үзешчәннәр чыгышыннан, бәлки, шуның белән өстендер дә әле ул?
Аерым алсак, Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова мондый концерт туу идеясе белән таныштырып:
–Мәдәният хезмәткәрләре Гөлсинә Шакирова, Гөлшат Гарифҗанова, Рузилә Әхмәтханова, Гөлия Хөснетдинова, мәктәп директоры Айнур Җәләлиев белән бергә сөйләшкәннән соң, мәдәният йортында концерт үткәрергә дигән фикергә килдек.
Төп сәбәбе – укучыларны, яшь буынны, гомумән, җирлек халкын “кайнар нокта”ларда катнашкан үзебезнең егетләр белән таныштыру.
Аларны белеп, күреп торырга тиешләр, аларның батырлыклары белән якыннан таныштыру кирәк. Концертка да шул чордагы җыр-биюләрне сайладык. Мәктәп укучылары һәм мәдәният хезәмәткәрләре белән бергә, кулга-кул тотышып Бөек Җиңүнең 80 еллыгын да башкарып чыгарбыз дип ышанам, – диде.
Сәхнәдә чыгыш ясаган балалар ни дәрәҗәдә дулкынланганнардыр, анысын белмим, әмма килгән тамашачыны коридорга ук чыгып каршы алган Олы Мәңгәр мәктәбе директорының уй-хисләре йөзенә үк чыккан иде. Хәер, ул гына да түгел, монда Олы Мәңгәр җирлеге башлыгы да, күмәк хуҗалык җитәкчесе дә концертка килгән һәркемне каршы алырга ашыктылар.
Чынлыкта, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, «Ватанны саклаучылар елы”н ачып җибәрү тантанасы иде бу. Олы Мәңгәр һәм тирә-як авыл халкыннан тыш, концертны “Мәңгәр” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Тәлгать Мостафин, һәм районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина да тамаша кылды.
Үз балаларының чыгышын карарга теләп килгән әти-әни, әби-бабайлар күп иде биредә. “Нәни әртис”ләрнең һәр хәрәкәтен күзәтеп, хәтта, ялгышына да, уңышына да куанып алкышладылар. Тамаша залының алгы рәтләрендә югарыда искә алган “кайнар нокта”ларда катнашкан ир-егетләр булды. Дөресен әйтергә кирәк, чыгыш ясаучыларны алардан ныграк алкышлаган тамашачы булмагандыр да. Эзлекле эчтәлектән, Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби киемнән, алып баручыларның матур интонацияле тавышыннан торган бу концертны әле бик озак сагынып сөйләрләр. Ә инде Россия һәм Татарстан гимннары белән башлау концертка өстәмә зиннәтлелек һәм катнашучыларга горурлык хисе өстәгәндер.
Әлбәттә, Тәлгать Мостафин, Фәридә Филатова, Алия Абдуллина, әфган сугышы ветераны Габделбәр Нигъмәтҗанов, һәлак булган әфганчы Илдарның бертуганы Илфар Сафиуллин, бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычын үтәүче Рамил Мостафин, Чечен Республикасында Конституцион тәртип урнаштыруда катнашкан Илгизәр Мөхетдинов чыгышлары да берәүне дә битараф калдырмады.
Соңыннан бәйрәм тормышның ачысын-төчесен күрергә өлгергән шушы егетләр белән күмәк хуҗалык ашханәсендә, табын өстәле артында, аларга күчтәнәч-бүләкләр биреп дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев