“Без анда күп милләт вәкилләре бергә”
Антон Васильев Комыргуҗа авылында яши, бүгенге көндә контракт нигезендә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.
Ана күңеле
Чираттагы отпуск ялына кайтуын ишетүгә аның янына юл тоттык. Чираттагы, моңа кадәр көзен ял итеп киткән. Бу юлы 19 көнлек ял тәкъдим иткәннәр аңа. Авылда әлегә бары әнисе генә яши.
Аларның йорты янында безне зур кара эт каршы алды. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр эткә карап шикләнеп торуыбызны күргәч: “Кешегә тими бугай ул”, – дип тынычландырырга тырыштылар. Шулай диюләрен ишеткәч, киресенчә, язмышның мондый төр сынавын үтеп тормаска булган идек. Шөкер, капкадан Антонның әнисе Эльвира ханым Хәйруллина күренде. Башта аның белән әңгәмә кордык.
Антон 1998 елның 6 декабрендә дөньяга килә. Тырыш, гадел, сүз тыңлаучан булып үсә ул. Бүгенге көндә нибары 26 яшь тулып узган аңа.
Эльвира ханым күрше Морки районының Коркатово авылыннан. Моркидагы хезмәт биржасы аркылы безнең Комыргуҗа терлекчелек комплексына сыер саварга килә ул. Кызганычка каршы, шунда ук эшләгән җәмәгате Рифат инде күптән мәрхүм булган.
Ә Эльвира үзе хәзер эшләми. Сыер сауган, эшкә керешкән чорын көлеп искә ала ул. “Куркып кына тотындым, элек бер дә сыер сауганым юк иде. Башкалар ни эшләгәнне карап өйрәндем. Хәер, авылда туып-үсү нәтиҗәсендәдер инде – бик тиз ияләштем”, – ди.
Бүгенге көндә ике бала анасы. Антоннан соң икенчесе – 2003 елны тагын бер улы Илшат туа. Төпчеге Казан аграр университетының соңгы курсында белем ала. Киләчәктә ул Комыргуҗага әнисе янына кайтырга җыена.
Ә Антон шулай ук Казанда, әмма энергокөллияттә белем ала. Шулай да хезмәт юлын “Шахтер” күмәк хуҗалыгында мал табибы булып башлый. Дөресрәге, терлекләрнең тоякларын кисә – ортопед була ул. Бу эшне 1 елдан артык башкара.
Хәер, бу очракта аның Россия армиясендә хезмәт итеп кайтуын, аннан соң хәрби контракт төзүен телгә алу урынлы булыр. Анда диңгез пехотасында хезмәт итә. Аның контракт срогы чыкканда махсус хәрби операция башлана. Ул кабат хәрби контракт төзи. Анадан бу хакта сорамыйча кала алмадым: “Нишләп махсус хәрби операция зонасына китәргә булган ул?”
– Беренче тапкыр контракт төзеп хезмәт иткәндә хезмәттәшләре белән хәрби дуслыклары көчле булган, күрәсең! Бик күп дуслары шунда хезмәт итә, – ди ул.
Шунысы да бар, әнисе сүзләренә караганда, Антон кечкенәдән мөстәкыйль булуы, хәтта бик катлаулы карарларны да кем беләндер киңәшеп түгел, үзе кабул итүе белән аерылып тора.
– Кыскасы, “Мин контракт белән китәм”, дип, ул мине факт алдына гына куйды, – ди Эльвира ханым.
Тел турында
Эльвира ханым белән татар теле турында да сөйләштек. “Өйрәнү кыен булмадымы?” – имеш. “Юк, авыр булмады. Безнең мари һәм татар телләре арасында охшаш сүзләр бик күп. Өстәвенә әтием татарчаны яхшы белә иде. Әнием дә аңлады. Соңрак ул 12 ел дәвамында бездә яшәде”, – дип елмая Эльвира ханым.
Эльвира ханым турында газета укучылар белергә тиеш. “Шахтер” күмәк хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы буларак кына түгел, еш кына Комыргуҗа авыл җирлегендә “Капка алдын иң матур итеп бизәүче” бәйгесендә дә призлы урыннар алды ул. Бу хакта газетабызда зур мәкалә дә дөнья күрде. “Хәзер бик шөгыльләнгән юк инде”, – ди.
“Анда барасы килеп тора”
Хәрби кием бигрәк килешеп тора икән Антонга. Исәнләшеп, хәлләр белешкәч, елмаеп ук җибәрде:
– Хәлләр ярый, әлегә яхшы. Стабильно... – диде.
Антон белән дә хәрби контракт төзү очрагын искә алдык.
“Миндә иптәшләр өчен җаваплылык хисе көчле, күрәсең. Аларның махсус хәрби операциядә булуын белә торып, мин берничек тә бармыйча кала алмадым...
Өстәвенә, минем дус сыйныфташым да шунда. Аның белән күршеләр генә без”, – дип гаҗәпләндерде ул. Әлеге егет – Булат Төхвәтуллин турында газетабызның алдагы саннарында язарбыз әле дип өметләнәбез. Шунысы тагын бер тапкыр аптыратты – отпуска ялына да икесе бер срокта кайтканнар.
Антонга кабат әйләнеп кайтсак, әлегә ул мобилизация полкында мотоукчы булып хезмәт итә. Ә вазифасы буенча – отделение командиры. Башта аны хәзер Курск юнәлешендәге элекке частенә җибәрергә телиләр. Ахыр чиктә биредә хезмәт итәргә калдыралар. Дөрес, моңарчы Запорожьеның Херсон, Мелитополь якларында була.
– Чынлыкта, мин күптәннән үк хәрби контракт төзеп диңгез пехотасында хезмәт итәргә тели идем. Хыялым тормышка ашкач, бик куандым, – ди.
Ә хәзер хәрби контракт төзүчегә аерым таләпләр бик юк икән. “Беренче чиратта психололгик яктан яхшы әзерлекле булу мөһим”, – ди Антон.
Хәзерге хезмәтен искә алсак, татар егетләре шактый икән анда. Күршедә генә югарыда искә алган Мәрҗән егетеннән тыш, Олы Әтнәдән Альфред Ваһапов та янәшәдә икән. Шулай ук Олы Мәңгәр, Бәрәскә егетләре дә бик еракта түгел. “Алар белән дә күрешкәләп торабыз”, – ди.
– Алга барабыз, әлбәттә. Әмма монысы да дислокациягә һәм һава шартларына бәйле, – дигән фикердә.
Яшәүләре, күбесенчә, блиндажда икән. Ә алары үзара траншеялар белән тоташкан. Боларны күз алдында тотып, күрәсең, көлә ул:
– Кыскасы, яшәвебез дә, эшләвебез дә, йөрүебез дә әнә шул җир астында, – ди.
Кабат аның күмәк хуҗалыкта – тыныч тормыш шартларында эшләгән чорын искә алдык.
– Мин терлекчелектә генә түгел, гаражда слесарь булып та эшләп алдым. Бу эшләрнең һәрберсе ошады миңа. Әмма бүгенге көндә, махсус хәрби операция барган чорда – бу соңгысы күңелгә якынрак. Андагы хәрби хезмәттәшләр, дуслар янына барасы килеп тора, – ди.
Хезмәт урынында күп милләт вәкилләре белән бергә булу дуслыкны тагын да яхшырак ныгыта дип саный ул. Әйткәнемчә, һәр очракка үзенчәлекле, мөстәкыйль карашта ул. Озак сөйләштек аның белән, шул исәптән, үз гаиләсен булдыру буенча да фикере үзгә булуга игътибар иттем.
– Өйләнергә дә була, әлбәттә. Әмма махсус хәрби операция барган чорда анысын кичектереп тору дөресрәк булыр. Кирәкмәгән мәшәкать-борчылулар тудырырга теләмим, – ди.
Күңелне тетрәндергән бер очракны да искә алды ул. Ишеткәнегез бардыр инде, үзәк телевидение каналларыннан еш кына “Азов” фашистик батальоны турында сөйлиләр. Аларның казармасына кергәч, тетрәнүе турында сөйләде ул. Чөнки стеналарда, хәтта түшәмдә свастикалар, Гитлер портретларын, Бандера сыннарын, төрле фашистик рухтагы китапларны күреп гаҗәпләнә. Кабат, телевидениедә, радиоканаллардан сөйләгәннәрне куәтләп, Антон сүзләрен китерү урынлы булыр.
– Шулай ук чит илдән килеп, ялланып сугышучыларны да әсирлеккә алдык. Андыйлар да бар, – диде.
Әле дә, махсус хәрби операциядәге хезмәттәшләре белән гел хәбәрләшеп тора ул. Шунысы кызык, монда, еш кына, хәрби хезмәте белән бәйле төшләр керә икән аңа. Ә махсус хәрби операция зонасында, киресенчә, тыныч тормыш белән бәйлеләре күңелне иркәли, ди.
Анда Әтнә ягы дуслары белән очрашуга да үз карашы. Бик күпләр: “Күңелгә рәхәт булып китте”, дисәләр, ул исә:
– Андыйлар өчен рәхәт була. Исән-сау күрүгә куанам, – ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев