Бишенче тапкыр отпуск ялында
Күлле Киме авылыннан Нияз Хәсәнов белән, ул, махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы тапкыр ялга кайткач очраштык.
Тумышы белән Яңа Бәрәскә авылыннан, менә 8нче елын биредә яши.
Бу очракта Күлле Кимедә шулкадәр яши дию дөрес тә булмас, чөнки инде ике ел ярым махсус хәрби операция үтәү зонасында хезмәт итә. Бу юлы 12 мартка кадәр авылда була. Нияз белән әңгәмәбез әнә шул рухта башланды.
“Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте терлекчелегендә көч куя. Башта Шәкәнәчтә, соңыннан Олы Әтнәдәге комплекста эшли.
Шунысы кызык, әллә күңеле сизенә, әллә башка сәбәп – хезмәттәшләренә, иптәшләренә: “Мине тиздән чакыртып алачаклар”, – ди.
Чыннан да ул, шулай ук Күлле Кимедән бер төркем иптәшләре белән 2022 елның 29 сентябрендә махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнә. Ә бүгенге көндә Донбасс юнәлешендә хезмәт итә.
– Өлкән оператор булып эшләдем. Авылдан район үзәгенә кадәр үземнең машинада барып-кайтып йөрдем. Бу юлы кайткач хезмәттәшләремне күргәнем юк әле, – ди.
Гаиләдә әти-әни сөенече булып 4 бала үсә алар. Олысы – Нияз, сеңлесе Гөлзия тормышка чыгып, Казанда яши, энесе Фәнил “Дусым” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә тракторда эшли, тагын бер сеңлесе Гөлия Биектауда яши. Әнисе Гүзәлия дә алар белән бергә. Кызганычка каршы, узган елны әтисе Фәнис вафат була.
Тагын бер тормыш хикмәте диикме, биредә “срочный хезмәт”не бергә узган иптәшләрен очрата. Хәзер алар “җан дуслар”га ук әйләнәләр.
Хезмәтендә күп тапкырлар мактауга лаек була. Әйтик, отпуск ялларыннан тыш, “Жуков”, “За отличие в службе” медальләре белән бүләкләнә. Башта машина йөртә, соңрак артиллерия расчетына күчерелә.
Тагын бер әйберне игътибардан читтә калдырып булмый. Аның белән урамда сөйләшеп торганда каяндыр бер “УАЗ” килеп чыкты: Яңа Бәрәскә авылындагы күршеләре икән – якын туганнарыдай, Ниязны кочаклап ук алдылар.
Шөкер, яраланганы юк икән. “Әмма хезмәттәшләр арасында андыйлар да булгалый”, – ди.
Нияз белән яшәү шартлары турында да сөйләштек.
– Блиндаж казып, шунда урнашабыз. Яңа урынга күчкән саен икенчене казыйбыз, – ди.
Бу уңайдан махсус хәрби операция зонасында булып кайткан берәүнең: “Блиндажда ике көн генә яшәдем – бик авыр хисләр туды. Ә ир-егетләребез инде өченче елларын шунда үткәрәләр”, – диюе искә төште. Бу хакта әйтергә дә өлгермәдем, Нияз: “Бездә алай начар түгел. Уңайлыклар бар, кирәк вакытта шәһәргә дә чыгабыз”, – дияргә ашыкты. Бер тирәдә булгач, сирәк булса да әтнәләрне дә күргәли икән.
Иң мөһиме – хезмәтеннән зарланмый. Аның белән киләчәк турында да хыялланып алдык.
– Монда кайткач кая барасымны белеп булмый әлегә. Башта исән-сау әйләнеп кайтыйк әле, – ди.
Әмин, шулай булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев