Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

“Чакыру килгәч, коелдым да төштем”

Олы Мәңгәр авылында яши алар, дөрес, менә 3 еллап инде берсе балалары белән – авылда, икенчесе – махсус хәрби операция зонасында.

Башта Рамилнең җәмәгате Ләйсән белән әңгәмә кору мөмкинлеге туды.
– Рамил белән аерым таныштык дип әйтергә дә кыен. Бер мәктәптә укыдык, ул абыемның сыйныфташы да бит әле, – дип көлә Ләйсән.
Ләйсәннең абыйсы да Рамил исемле, шушы ук “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгында “КамАЗ” машинасы йөртә.
Ә Мостафиннарда баштарак бер-берсе белән аерым кызыксыну булмый диярлек. Барысы да Рамил Мостафин солдат хезмәте үтәп кайткач башлана.
– Армиядән кайт­­кач, кич белән өй­гә кадәр озата кайт­ты ул мине, – дип серле елмая Ләй­сән.
Олы мәхәббәтнең башы шул вакытта туа, күрәсең. Шөкер, инде ике балалары бар. Олысы – кызлары Әдиләгә 22 яшь тулган, ул Казанда яши, шунда эшли. Уллары Әнвәр быел Олы Мәңгәр мәктәбенең 5 сыйныфына укырга барырга җыена.
2004 елны төп йорттан аерылып, башка чыгып, аерым тора башлыйлар. Хәзер Рамилнең әнисе Равия апага да 85 яшь тулган. Ул лаеклы ялга киткәнче күмәк хуҗалык терлекчелегендә эшләгән – элек бозаулар тәрбияләгән, сыер сау­ган. Ә Рамил күмәк хуҗалык “УАЗ-буханка”сын йөртә.
– Махсус хәрби операция турында бер дә уйламаган идек. Өстәвенә 44 яшен дә тутыргач, Рамилне мобилизацияләрләр дигән уй башка бер дә килмәде. Көтелмәгән хәл булды ул безнең өчен. Әнә шул өлкәнлеген исәпкә алып, күрәсең, андагы “позывное” да “Старый” аның, – ди ул.


Кыскасы: 
– Рамилгә махсус хәрби опе­рациягә чакыру бар дигәч, коелдым да төштем, – ди.
Чакыру килүен әйткәч, Рамил үзе борчылуын сиздерми. Аңлавымча, рухи яктан барыбер дә моңа әзер була ул. Быел 26 сентябрьдә өйдән чыгып китүенә 3 ел була аның. Башта Арчадагы хәрби комиссариатта җыелалар, аннан Казандагы ЭКСПО үзәгенә алып китәләр. 5 ноябрь көнне барысын бергә туплап, махсус хәрби операция зонасына озаталар.
Җәмәгате сүзләренә караганда, Рамилнең бер үзенчәлеге бар – махсус хәрби операция барышы турында берни дә сөйләми ул. “Бары армия хезмәте узган дуслары белән әңгәмә барышында гына кайбер хәрби яктан мөһим булмаган мәгълүматлар колакка ишетелеп китә. Балалар белән дә ул хакта сөйләшкәнен ишеткәнем юк”, – ди.
Характеры да шактый җит­диләнгән, бераз үзгәргән Рамилнең. Өстәвенә, яшереп калып булмый торган үзгәлеге дә күз алдында. 
– Күреп торам – кайткан саен бераз ябыккан була ул. Тагын бер әйбергә игътибар иттем – безнең кебек җиргә карап йөрми, күзе – гел күктә. Аннан соң, без ишетмәгәнне – ишетә, күрмәгәнне күрә белергә күнеккән ул хәзер, – ди. 
Әнә шул сизгерлек, тоемлау хисе дә арткан, күрәсең. Үзе дә: 
– Анда күз белән колак бик кирәк, – ди икән ул. 
Бу хакта Рамилдән дә сораштым.
– Күккә генә түгел, аяк астына да карап йөрергә кирәк. Дошман дроннары, еш кына, яфрак-миналар ташлап китәләр, – дип көрсенде.
Ияләнгән гадәт буенчамы, махсус хәрби операция зонасыннан отпускага башта Залесный бистәсендәге “Бәхетле” кибете каршына кайта икән ул. “М-7” трассасында “бөке”ләр, матавыклар юк – шуңадыр, күрәсең. Гаиләсе – җәмәгате һәм балалары нәкъ шунда барып каршы алалар.
Шулай да Ләйсән, балаларына “сюрприз” ясарга тырыша – әтиләренең отпускага кайтуы турында алдан әйтми. Әлбәттә, балалар сизенә торганнардыр инде. 
Андый вакытта күзгә күрен­мәс элемтәләр дә барлыкка килә диләр бит.


Бер уңайдан Ләйсән һәм аның ышанычлы яклаучысы, саклау­чысына әйләнгән зур улы Әнвәрнең авылдагы яшәешенә күз салып узыйк. Билгеле факт, авыл җирендә яшәүчеләрнең күбесе шәхси хуҗалыгында мал-туар тота. Алар да нәкъ шулай, бүгенге көндә 10 баш мөгезле эре терлек – сыер, бозау тәрбиялиләр. Ләйсән үзе күмәк хуҗалыкта бухгалтер булып эшли. Рамил махсус хәрби операция зонасына киткәч, берара кыенлык туса да, “Хәзер җайга салынды инде, ияләнелде, өч ел була бит”, – дип үз-үзен юата. 
– Ярый, түзәрлек. Иң мөһиме – тынычлык кирәк. Рамилдән хәбәр килеп торса, зарланырлык түгел, – дип тә өсти.
Рамил исә, вакыты булуга махсус хәрби операция зонасыннан үзе шалтырата икән. Озак дигәндә дә, бер урыннан икенче урынга күчү нәтиҗәсендә генә 3-4 көн дәвамында хәбәре булмыйча тора. “Элемтә бик үк яхшы булмаса да, тавышын ишетү дә рәхәт”, – ди Ләйсән.
Анда Рамил белән бергә хезмәт итүче ир-егетләрнең күбесе яшьләр икән. Отпускага кайткач та Рамил: “Анда минем малайларым, егетләрем бик әйбәтләр”, дип алар өчен борчылып, уйланып йөри башлый ди. Алары да: “Рамил абый”, – дип өзелеп тора икән. Ләйсән исә: “Аларның җәмәгатьләре белән гел аралашып торабыз. Ватсапта аерым төркемебез дә бар. Кайберсе белән аерым аралашабыз, хәтта, бер-беребезгә йөрешәбез”, – ди.
Рамил махсус хәрби опе­рациягә киткәннән бирле, болай да үзара яхшы мөнәсәбәттә торган туганнары, дуслары, хезмәттәшләре тагын да ныграк якын итәләр: “Ярдәм кирәк булса, әйтә күр, диләр. Берәр эш килеп чыкса да, булышырга килеп җитәләр”, – ди Ләйсән. Авылдашлары әйтүдән дә ишетеп беләбез, бу гаиләгә аеруча югарыда телгә алган Рамил абыйсы гаиләсе нык ярдәм итә икән. Әлбәттә, бу урында ул “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы рәисен, авыл җирлеге башлыгын да рәхмәт хисләре белән искә алды.
– Баштарак авыр иде, бөтен тор­­­мыш итү үз өс­те­мә калды бит. Миңа – үземчә, аңа үзенчә авыр булды ин­де”, – дип авыр су­лый ул. 
Эш шунда, Рамилнең китүен әле икенче сыйныфта гына укучы уллары Әнвәр аеруча авыр кичерә. Төнлә хәтта: “Әтине сагындым, әти кайчан кайта ул?” – дип елап уянган вакытлары була. Кызлары бик сиздермәскә тырышса да, эчтән сызлана.
...Ә отпускага кайткан Рамил Мостафинның үзе белән Олы Мәңгәр мәктәбендә бергә укыган дусты Илшат Хәсәнов йорты янында очраштык.
– Безнең сыйныфташларның күбесе авылда калды. Әле дә үзара элемтәләребез, дуслыгыбыз нык. Кызларыбыз гына төрле якка тормышка чыгып киттеләр, – ди Илшат.
Рамил исә, отпускага график нигезендә инде бишенче тапкыр кайта икән. Шунысы кызык, өйгә кайткач, булган үзгәрешләрне бик тиз чамалый. Бу очракта, ул югында гаиләсенең нидер алуын яки күчерүен күз алдында тота ул.
Анда, алгы сызыкта, махсус хәрби операциядәгеләрнең зур күпчелеге сыман ук, блиндажда яши.
– Яраклашасың инде, блиндажны яшәргә яраклы итеп көйлисең, – дип елмая.
Ә менә алгы сызыктан чыккач, арттарак, интернет тәлинкәләре куелганы, өйдәге сыман җиһазландырылганы да бар икән. Рамилдән, беренче чиратта, дошман дроннары буенча сораштык. Әйтүенчә, аларның да үзенчәлеге бар икән. Кайсысы граната белән килсә, арада, югарыда язылды инде, яфраксыман мина алып килүчеләр дә бар.
Ахыры, башы 2 биттә.
Ишетеп беләбез инде, аларны автомат белән төшерү мөмкин дә түгел, куәтле калибр кирәк, диләр. Ә яфраксыман минаның өстенә бассаң, яман шартлавы сер түгел. Шулай җәрәхәтләнүчеләрне, югалткан сугышчан иптәшләрен искә төшереп алды бугай – берара дәшмичә торды ул. Хәтерләүчеләр бардыр, газетабызда нәкъ шундый минага эләгеп, Рамилнең күрше авылында гына яшәгән, аягы җәрәхәтләнгән ир-егет турында язып та чыккан идек.
Шөкер, быелгы кыш салкын булмаган да. Әгәр салкын булса, мичкә шәм куялар икән. Бу хакта газетабызга бер генә язмадык инде. Әнә шул шәм җылылык биреп, 3-4 сәгать дәвамында янып тора, ди. Ә электрны генератордан алалар.
Ул хезмәт иткән полк тулысынча диярлек татарстанлылардан тора икән. Шуңа күрә татарлар, үзебезнең Әтнәләр күп, ди.
– Танышлар белән еш күрешеп торабыз. Әтнәләр күп, арада үзебезнең Мәңгәр егете Айнур Җиһаншин да бар. Ә якташлар, элекке танышлар белән үзара аралашу, хәлләр сорашу күңелне күтәрә, – ди.
Әйтүенчә, ашау-эчү ягы да начар түгел. Бездән киткән гуманитар ярдәм дә сизелерлек икән.
Гомумән алсак та:
– Алга барыш сизелерлек инде. Бик күп торак пунктларны узып алга киттек, – ди.
Яманаты чыккан Кременной юнәлешендә икән ул. Әлбәттә, ни генә димик, баштарак авыррак булган. Хәзер ияләнгән инде. Шулай да югалтуларга ияләнү бик кыен, хезмәттәш дусларны югалту бик авыр тәэсир итә. Әнә бит:
– Яшермим, төр­ле вакыт була. Иялә­шәсең инде.... Өч ел узды ич инде, – ди.
Шулай да анда ялланып сугышучы чит илдән килүчеләрнең күп булуы турында да әйткәндә, йөзе уйчанланды.
Кабат искә алсак, арткы сызыкта, җир астында мунча ише уңайлыкларны да булдырганнар безнең егетләр. Заманында тимер мунча мичләре ясап махсус хәрби операция зонасына җибәрүче якташларыбыз турында да язып чыккан идек.
Әнә шул алгы-арткы сызыкка чыгу-керү аеруча кыен икән. Бу очракта кабат шул каһәр төшкән дроннарны күз алдында тотам. “Ә шулай да җәй көне ул дәрәҗәдә үк түгел. Чөнки, агачлар да кеше кебек үк җылылык бүлеп чыгара, шуңа күрә селкенмичә торучыны агач ботагына санарга мөмкин”, – ди. Шул сәбәпле андагы кибетләргә дә бик кирәк вакытларда гына чыгып кергәлиләр икән.
Рамил белән андагы табигать турында да сөйләштек.
– Анда 50 градуска кадәр эсселек тә булып ала. Дөрес, яңгыр да яугалый. Агачлар яфракны койсалар да, кар ятмый диярлек. Үлән кара янып, көеп бетә. Кар кичтән яуса да, иртәнгә эреп юкка чыга, – ди.
Әнә шул агачларны да телгә алып уздык.
– Анда агачларның өске өлешен кырып алган кебек. Урман дигән сүзе генә бар, – ди.
Кыргый хайваннар да күп икән анда. Кайвакыт боланнар да очрый,  ди. Ә соңгы арада, тычканнар гына җитмәгән, еланнар да күбәйгән.
Андагы туфрак буенча гына төгәл әйтә алмады ул. Дөресрәге, ул төгәл әйтте, әмма анда җир составы төрле икән. Әнә бит:
– Арткы сызыкка чыксаң, анда тоташ ком, кара балчык юк та. Ә алда бераз кара балчык бар. Моңарчы торган җирдә тоташ кара балчык иде, – ди.
Отпуска ялын барысы 17 көн итеп биргәннәр. Әйтүенчә, махсус хәрби операция урынына таксида 16 сәгать эчендә барып җитеп була икән. Кайту шулай ук таксида, ди. Монысы да конвейер сыман, билгеле бер тәртипкә салынган.
Әлбәттә, якташыбыз Рамил Мостафин да заман батырларының берсе. Аның тармакара медальләре дә, дәүләт бүләкләре – төрле Мактау грамоталары да шактый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев