Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Чембулаттан – җылы оекбашлар

Чембулат авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез өчен җылы оекбашлар бәйлиләр”, – дип хәбәр итте авыл клубы мөдире Камил Галләмов.

Клубка килеп кенә түгел, өйләрендә бәйләүчеләр дә бар. Моны елдагыча дияргә дә кирәктер, чөнки күптәннән шулай җылы оекбашлар бәйләп җибәрәләр.

Камил әфәнде сүзләренчә, Чембулат авылы халкы һәрвакыт бердәм булган, авыр чакларда бер-берсенә терәк булырга әзер торган. Бу юлы да алар читтә калмаганнар, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышканнар. Оекбашлар гына түгел һәр бер энә кадавында авылдашларының җылысы, кайгыртуы ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев