Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Эльвира Җиһаншина: “Улым белән горурланам”

Аның белән махсус хәрби операция зонасындагы улы Айнур Җиһаншин турында сөйләштек.

Сер түгел, озаграк хәбәре килмәсә, бик борчылам”, – ди Олы Мәңгәр авылында яшәүче ана.
Хәмит Бадиков
Эш шунда, алгы линиядәге улы, кайвакыт, айлар дәвамында әнисе белән элемтәгә керә алмый, бары кыска вакытлы ялга – икенче линиягә чыккач кына сөйләшеп сүзләре бетми. Әнә шундый вакытта хәбәре булмауга борчылып, әллә ниләр уйлап бетерә, тоташ борчу-хәсрәткә бата ана күңеле. Шуларның тәэсире, күрәсең, Эльвира ханым улы турында еш шигырьләр яза. Дөресрәге, бу сәләт җәмәгате вафат булгач барлыкка килә анда. Элек тә булгандыр, мөгаен. Әйтүенчә, әнисе дә шигырь язгалый. Ә сеңлесенең, инде, тулы бер шигырьләр китабы дөнья күрә.
Газета укучыларны ана иҗа­ты­ның берсе – “Улыма” ши­гыренең бер өлеше белән таныштырырга булдык.

Улыма

Урамда төн, күзгә йокы керми,
Тәрәзәгә яңгыр сибәли.
Тып-тып иткән яңгыр
                                           тамчылары
Ук булып йөрәкне телгәли.
Яшеллектән көзгә кергән чактай
Каеннардай зифа егетләр.
Ил бурычын иңнәренә салып
Бездән еракларга киттеләр...
Ана күңеле һаман хәбәр көтә –
Өзелеп көтә газиз баласын.
Бик сагындым аны, кадерлемне
Кочагыма килә аласым.
Яттан дога сөйли белмәсәм дә,
Карап укыйм булган догамны.
Сәҗдә кылып сорыйм мин,
                                             ялварам –
Бик күрәсе килә баламны.

Шөкер, Айнур Җиһаншин хезмәт иткән хәрби берәмлек аналары бик яхшы ысул тапканнар хәзер – “Телеграмм-канал”да аерым әниләр төркеме булдырганнар. Шулай итеп бер-берсенең уллары турында бик тиз хәбәрдар булалар икән. Бу теманы шушы урында өзеп торыйк та, ананың үзе белән якыннанрак танышып узыйк әле.
... Эльвира Башкортостан Республикасының Стәрлетамак шәһәреннән. Әнисе Асия, әтисе Тимергали исемле. Язмыш кушуыдыр инде, әнисе һәм бертуганнары – сеңлесе Алсу һәм энесе Фаил күрше Арча районының Иске Кишет авылына кайтып төпләнәләр. Сеңлесе хәзер Утар Аты авылында, ә энесе контракт төзеп озак еллар Кораллы көчләр составында хезмәт итә. Хәзер ул да шунда ук яши.
Югары сыйныфларны Олы Мәңгәр урта мәктәбенә йөреп укый Эльвира. Ул биредә укып чыккач кына Иске Кишетнең үзендә дә урта мәктәп ачылуны язмышның ачы көлүе дими ни дисең?! Хәер, уңай ягы да бар икән бит – биредә Олы Мәңгәр егете Ленар Җиһаншин белән таныша ул. Ә озакламый уртак Җиһаншиннар гаиләсе дә барлыкка килә. Кызганычка каршы, кыска гомерле булып чыга шул тракторчы ир-егет, фаҗигале төстә вафат була.
– 21 ел шушы 4 баламны берүзем тәрбияләдем, – дип яшьле күзләрен сөртә Эльвира ханым.
Шөкер, Җиһаншиннар гаиләсе берсеннән-берсе чибәр, уңган, тырыш, эшчән балаларга тормыш бүләк итәргә өлгерә. 1991 елгы олы кызлары Айсылу өчен нык куана ана. Кияве дә, улы кебек үк Айнур исемле. Кабат искә алсак, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче икенче улы Айнур 1992 елны туып-үсә. Күрше районда яшәүче кыз белән гаилә төзеп, башта Иске Мәңгәр авылында яшиләр. Айнур махсус хәрби операциядән ялга кайткан чакта Яңа Кенәр авылында йорт сатып алалар, гаиләсе инде шунда күчкән. Өченчесе – 1995 елгы Айгөл тормышка чыгып, Олы Әтнәдә яши. Дүртенчесе 2005 елгы Ранил шул апасында торып, техникумда белем ала. Бүгенге көндә 6 онык тәрбияли Эльвира ханым.
Аның шигырь язу сәләте турында инде беләбез, ә яшьрәк чакта матур итеп җырлый да әле ул. Монысын гади генә итеп: 
– Әнием яхшы җырлый, ә әтием бик оста гармунчы була. Миңа әнидән күчкәндер, күрәсең, – дип аңлата.
Башта Арчаның Олы Мәңгәр­дәге чүәкләр чигү артеле бүле­гендә эшли. “8 кеше эшлә­дек, чүәкне калыпка салып чиктек”, – дип көлеп искә ала. Декрет ялыннан соң фермага эшкә керә һәм савымчы булып китә.
– Ул чорда план буенча 25 баш сыер тәрбияләдек, салам ташып башак бирдек, көянтә-чиләк белән сөт ташыдык, – ди. Шулай итеп 25 ел дәвамында сыер сава ул.
Шунысы игътибарга лаек, “Әни, сиңа бик кыен бит”, дип, олы кызы да бирегә эшкә килә һәм шул көннән бирле фермада эшли. Савымчы эстафетасын анасыннан кызы кабул итеп ала дияргә була. Кияве дә шунда ук терлекче булып эшли. Кияве Айнур белән шушы кызы тәрбиясендә яши ул.
Мәкаләне кабат махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче улы Айнур Җиһаншин турында бәян итеп дәвам итик. 
Махсус хәрби операция зонасына 2022 елның 26 сентябрендә беренчеләрдән булып мобилизацияләнеп китә. Инде ике ел ярымга якын шунда ул. Өч тапкыр отпуск ялына, шул исәптән бер тапкыр яралангач кайтып китә, ике аягын да мина кыйпылчыгы җәрәхәтләгән була. 
Солдат тормышы хикмәтле инде ул. Күбесенчә, үзләре корган блиндажда яшәргә туры килә. Айнур исә, блиндажын еш  алыштыра.
Шунысы куанычлы, алгы линиядән берәр тәүлеккә ялга чыккалый. Бу вакытта якыннарына видеошалтырату ясарга өлгерә. Ялга чыгу дигәне мөм­кинлеккә бәйле икән. “Кайвакыт ике, хәтта өч ай узып китә. Бу чорда “ут йотасың” инде”, – ди. 
Дәүләт бүләгенә дә лаек була Айнур, алгы сызыкта булу сәбәпле, бүләкне алу өчен иркенләп аннан чыгу мөмкинлеге тумый әлегә.
Шулай да бүләкләр-хәбәрләр генә ана күңеленә ниндидер җиңеллек өстәми шул.
– Бик авыр, күңел гел: “Улым нәрсә ашый, кайда йоклый икән?” дип өзгәләнә. Аны уйламаган вакытым юк, – ди Эльвира ханым.
Кабат Айнур Җиһаншинны телгә алыйк. Аның Резеда белән гаилә коруына инде 6 ел узган. Өч бала тәрбиялиләр. Кызганыч, шушы тыныч тормыш шартларында да кайгы кичерергә өлгерәләр алар. Игезәк кыз балалары тугач ук вафат булалар.
Айнур үзе, шук­лыгы булса да, мәктәптә начар укымый, татарча көрәш белән шө­гыльләнә. Тех­никумда укып, трактор­чы һөнәрен үз­ләш­­терә. Армия­гә киткәнче дә, аннан кайткач та “Мәң­гәр” күмәк хуҗа­лыгының “Беларус” тракторында эшли. 
Ә солдат хезмәтен Эчке эшләр министрлыгының Хәрби һава көчләре составында үти. 
Ни кызганыч, бүгенге көндә Айнур янында безнең әтнәләр юк икән. “Күрше ротада бер егет бар үзе, монда күбесе – арчалар, балтачлар”, – ди ул үзе. Эльвира ханым белән махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә китүче гуманитар ярдәм темасын да телгә алдык. Арча волонтерлары аркылы исемле итеп җибәрелә икән аңа посылкалар.
Ана яшьле күзләрен сөртеп:
– Тормыш максатым – балаларны аякка бастыру, чын кеше итү булды, – ди. Шунда ук:
– Ә улым белән горурланам мин, – дип тә өсти.
Кайтырга кузгалганда аның:
– Теләк бер генә – тизрәк сугыш бетеп, кадерлеләребез исән-сау хәлдә әйләнеп кайтсыннар иде, – дигән сүзләре озатты.
Сау-сәламәт булып, тазалык-иминлек белән тиз көннәрдә туган җиренә әйләнеп кайтырга язсын иде Айнурга!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев