Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Гөлфирә Гәрәева: “Улым – махсус операциядә”

Савымчы ханым олы улының илебез тынычлыгы хакына яуда булуы белән горурлана.

“Күшәр” җаваплылыгы чикләнгән кооперативының Ташчишмә комплексында сыер сава ул.
 “8 март – хатын-кызлар, бигрәк тә әниләр өчен зур, кадерле бәйрәм. Бу көнне күңел балалардан котлау, ярату сүзләре көтә... Уллары махсус хәрби операциядә булган әниләрне аерым котлап, аларга сабырлык телим, балалар исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде”, – дип өзгәләнә Иске Өҗем авылында яшәүче Гөлфирә Гәрәева.
Аның эчке халәте әнә шундый бүген – өч улының олысы, 1997 елгы Радик “Росгвардия” белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Инде берничә дәүләт һәм тармак бүләкләренә ия.
 Икенче улы – 2002 елгы Алмаз Казанда эшли. Өченчесе – 2016 елгы төпчекләре Ризат әле мәктәпнең 1 сыйныфында гына укый. “Безнең яныбызда торган куанычыбыз, юанычыбыз”, – дип елмая. Шөкер, җәмәгате Рифат белән инде 28 ел уртак гомер итәләр. 
– Зарланырлык түгел, тормышыбыз бик матур. Барысы да бар; тынычлыгыбыз, тазалыгыбыз булса, шул җиткән, – диләр алар.
Районыбызга терәлеп диярлек урнашкан Пичуш авылында туып үсә ул. Гөлфирә Шиньше мәктәбендә укый, ул чорда анда 1000ләп бала белем ала. Бәрәңге, чөгендер алуда катнаша.
1995 елны сәүдә юнәлешендә укый   һәм Кызыл Утар авылына кибетче булып килә. Бер елдан соң Иске Өҗем авылы егетенә кияүгә чыга. 2009 елга кадәр райпо системасында эшләвен дәвам итә. Алай гына түгел, 2021 елгача сәүдә өлкәсендә, шәхси кибеттә сату итә. Параллель рәвештә – 2009-2022 елларны почтальон эшен дә алып бара. Ә бүгенге көндә, тиздән өч ел була, ул сыерлар сава. Хезмәттәшләре дә, авылдашлары да бик хөрмәт итәләр аны. Шулай булмый ни, терлекчелектә эшләр өчен батыр йөрәкле булырга кирәклекне әйтеп торасы да юк!
Савымчының эш шартлары хакында да сөйләшеп уздык. Иске Өҗемнән Ташчишмәгә барып-кайтып эшли – транспорт йөртә. Һәр җирдәгечә, монда да сменалы эш, төркемдәге 600 баш савым сыерын барысы 8 савымчы тәрбияли. Бер сауганда 3 савымчы сыер сава: бер атна – беренче сменада иртәнге 05.00-10.00, алдагы атнада икенче сменада 17.00-22.00 сәгатьләрдә эшли. Күңелле стимулы да бар – 3 көн эшләгән саен 1 көн ял итәләр.
– Эшнең барысы да авыр инде ул. Тик мин монда яратып эшлим, берьюлы 48 сыерны аппаратта саудырабыз. Бер савымчыга 16 сыер туры килә, – ди ул.
Кибеттә эшләгән чорны да еш искә ала ул. Көне буе аяк өстендә тору бер хәл, гел сатып алучылар белән аралашырга, аңлатырга, сөйләшергә кирәк. Ә алар арасында төрлесе бар…

БЕР МӘЗӘК

...Элек сатуда эшләгән ханым савымчы хезмәтенә күчкән. “Ничек бу хезмәтең, авырмы?” – дип сорагач, “Күпкә яхшы. Сатып алучы белән кычкырышырга кирәк, бөтен нервы бетә. Ә сыер дәшми, кирәк икән орышып та була”, – дигән тегесе...
“Сменалы эш булгач, өйдәге эшне дә карап була. Хезмәт хакы да зарланырлык түгел”, – ди ул.
“Югары белем алмау үкенече булса да, мондагы эшемне яратам... Аннан соң, шәһәр шау-шуын бер дә яратмыйм. Авылда – тыныч, яшәргә рәхәт”, – ди ул. Гөлфирә  мәктәп тормышында актив катнаша, шулай ук  бәрәңге, чөгендер  ала .
 Шунысы кызык, Гөлфирәне савымчылар династиясе вәкиле дияргә була. Әнисе Рәшидә Дәүләтшина да озак еллар сыер сава. Өстәвенә әнекие Рауза Гәрәева да элекке савымчы. Алар икесе дә элекке буын, бик авыр хезмәт чоры – совет заманы савымчылары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев