Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Гөлназ Төхфәтуллина: “Үзем монда, уем улым янында”

Мәрҗән авылында яшәүче Гөлназ һәм Илгизәр Төх­фә­туллиннарда кунакта булдык.

Мәрҗән, гомумән, бик матур авыл. Табигате матур. Ә без барган Төхфәтуллиннар йорты тау башындарак урнашкан. Аста – болын, шунда ук чишмә дә бар. Бүгенге көндә авылның 41 хуҗалыгында 100 кеше яши. Яңа туган бала исәбенә авыл халкы шуның кадәр булган. Ә 19 гасыр башында 630 кеше яшәгән биредә. Хәер, сүзебез бу хакта түгел.
Уллары Булат бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Дөресрәге, яңарак кына чираттагы отпуск ялына кайткан. Тик өйдә түгел, Казанда булып чыкты. Монысы – үзе бер күңелле тарих. Чөнки, ике еллап элек ялга кайткан вакытта Казан кызына өйләнеп киткән. Чынлыкта, күрше авылга кунакка кайтып йөргән кыз белән күптән таныш булалар... “Тормыш дәвам итә” дигән гыйбарәнең ачык мисалы бу дип ассызыклавым.
Без килгәндә йорт хуҗалары икесе дә өйдә иделәр. Шунысы кызык – максатыбыз, беренче чиратта, 8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Гөлназны чагылдыру булса да, әңгәмәбез, үзебез дә сизмәстән, Булат турында дәвам итте дә торды...
Бүгенге көндә Булат элемтәче булып, Херсон юнәлешендә хезмәт итә. Аның хәрби берәмлеге Днепр елгасы буенда, алгы сызыкта  урнашкан. Солдат хезмәтен дә элемтәче булып, Ерак Көнчыгышта узган ул.
Отпускага күп тапкырлар кайтып киткән. Шәхси батырлыгы өчен инде берничә тапкыр бүләкләнә, шул исәптән бик дәрәҗәле саналган “Жуков” медаленә дә лаек була. Узган елны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә аның белән узган очрашу турында язган идек. Аның очрашу барышында мәктәп укучыларына әйткән сүзләре колактан китми.
– Солдат тормышы туганлыкны, дуслыкны дөрес бәяләргә өйрәтә. Якыннарыгызның кадерен белегез. Сер түгел, без бит ашыгабыз, кабаланабыз, ә кадерлеләребезгә тиешле игътибар бирмибез, – дигән иде ул.
Махсус хәрби операция зонасына 2022 елның 24 октябрендә мобилизацияләнеп, безнеңчә әйтсәк, “икенче поток”та китә. Солдат тормышы бал-шикәр түгел, диләр. “Ышанычлы дусларның һәрвакыт бер-береңә ярдәм итәргә әзер торуы барлык авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итә”, – дигән сүзләрен дә өлге итеп алырлык. Ул мәкаләдә Гөлназ ханымның да шушы ук мәктәптә эшләвен әйтеп язган идек. Мәрҗәнгә алдан килешеп, ул эштән кайткан вакытны чамалап килдек.
Үзе Шәкәнәч авылыннан ул. Гаиләдә 3 бала үсәләр. Абыйсы Алмаз һәм сеңлесе Филсинә янында уртанчысы була. Мәктәпне тәмамлагач, бик күпләр кебек үк Казанга китә. Анда кулинария белгечләре әзерләүче училищены тәмамлап, 6 ел ашханәдә эшләргә өлгерә. Әмма бәхетне авылда таба. Бу парның танышу тарихы бик кызыклы. Яшь егетләр, шул исәптән Илгизәр дә кичләрен Шәкәнәч авылына барып йөриләр. Әнә шундый очрашуларның нәтиҗәсе буларак, Мәрҗәндә бер чорда үскән биш Шәкәнәч кызы гомер итә икән хәзер. Бу яктан караганда. Мәрҗәннең зур өстенлеге – бу чорда олы юлга асфальт җәя башлыйлар. “Тик авылда ук булыр дип уйламаган идек. Искиткеч бездә хәзер”, – диләр икесе бергә.
Илгизәрнең Роза исемле әнисе янына үзләренең 2 уллары – 1993 елгы Динар һәм 1997 елгы Булат өстәлә. Гөлназ башта күмәк хуҗалыкта лаборант булып эшли. Олы улын тапкач Мәрҗәндә башта – сарыклар, соңрак бозаулар тәрбияли.
2010 елдан алып 10 ел дәвамында шәхси хуҗа­лык­лардан сөт җыя. Инде алтынчы ел дәвамында мәктәптә техник хезмәткәр вазифасын башкара.
– Үзем монда булсам да, уем белән Булат янында мин. Иртән торгач та телефон актарам. Ул “телеграмм”га кергән булса – күңелем тынычлана. Юк икән, тизрәк киленгә шалтыратам, – дип көрсенә.
Гөлназ ханымның бер үзен­чәлеген искә алмыйча кала алмыйм. Күп итеп чәчәкләр үстерә ул. “Анда нинди генә юк...” – ди ире Илгизәр. “Күңел юанычы алар. Һәрберсен карыйм, тәрбиялим, сөйләшәм”, – ди Гөлназ. Җәен җиләк җыярга бик ярата икән. Анысы бакча башында гына ди. Чыннан да ярты район халкы җиләк җыярга бирегә килә бугай.
Шөкер, еш кына кирәкне китереп бирәләр икән. Ашау-эчү әйберләрен якындагы җирле халыктан да сатып алалар ди. Әнисе белән аның армиягә киткәнчеге тормышын искә алып үттек.
Комыргуҗа урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, 3 еллап Казандагы төзелеш көллиятендә белем ала. Биредә эретеп ябыштыручы һәм ташчы һөнәрләре алып чыга. Шулай да авылга кайтырга була. Күмәк хуҗалыкта фермада компьютерда эшли. Махсус хәрби операция зонасына шуннан мобилизацияләнә.
– Баштарак ут йоткан кебек булдык. Үзе дә ахырга кадәр бронь була дип уйлаган иде, – диләр. – Ә күмәк хуҗалык төрле бәйрәмнәр уңаеннан әле дә Булатка тиешле бүләкләрне биреп тора.
Хезмәте белән бәйле рәвештә юлда да сакта тора, элемтә белән бәйле булмаган башка төр хезмәтне дә башкара. Өйдәгеләргә, хәер гомумән, берәүгә дә зарланмый. Ә халыкка рәхмәтле. Бу очракта Комыргуҗа урта мәктәбендә Булатның “Безнең гуманитар ярдәм өстенлекле” диюен дә билгеләргә кирәк. Әтнәдән килгән ярдәмне башкаларныкы белән чагыштырып, әнә шулай ди ул. Өйдән генә түгел, бөтен район җибәргән гуманитар ярдәмнәрне алып куана.
... Гөлназ ханым белән аралашканда, биредә йорт-җирнең дә чагыштырмача яңа булуына игътибар иттек. Эш шунда икән, 2014 елны йорт-җирләре яна. Бу вакытта мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлаган Булат өйдә берүзе калган була. Шөкер, бездә халык бик ярдәмчел бит. Халык ярдәме белән яңаны җиткерәләр.
Ә бүгенгедән канәгать алар. Гөлназ ханымның гына улы өчен йөрәге сыкрый. Тиз арада махсус хәрби операция тәмамланып, егетләребез исән-сау кайтсыннар иде. Әниләр йөрәге дә тынычланыр иде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев