Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

“Һай, Сирин булса икән...”

Махсус хәрби операциядәге “алтын куллы” егетне монда шулай ихтирам итеп телгә алалар.

Олы Мәңгәр авылында яшәүче Сирин Нуруллин махсус хәрби операция зонасына мобилизация нигезендә 2022 елның 26 октябрендә китә.
Хәмит Бадиков
Иске Мәңгәрдән тагын бер егет – Дияз Латыйпов белән бергә китәләр. Шөкер дияргә кирәктер, әле дә икесе бергә – Херсон юнәлешендә икән алар.
– Баштарак бу хәрби өйрәнүләр кебек кенә була дигәннәр иде. Казандагы “ЭКСПО”да 50 көн ятты. Без дә бардык, ул да кайтып китте, – ди әнисе.
Гөлсинә һәм Рәфыйк Иб­ра­һимовлар ике кыз һәм бер ул тәрбиялиләр. Уллары Сирин – олысы. Кызлар икесе дә кияүдә, үз гаиләләре бар. Берсе – Алсу исемле, Олы Мәңгәрдә яши, күмәк хуҗалыкта савымчы булып, икенчесе – Лилия, Кама Тамагында балалар бакчасында эшли. Аларның үз гаиләләре – үз тормышлары булса да, оныклар – ә алар барысы 4, күбесенчә, биредә – әби-бабай янында.
Баланың баласы балдан татлы, диләр бит. “Элегрәк барысы да гел бездә булдылар. Хәзер зур үстеләр инде”, – ди Гөлсинә ханым.
Кабат Сирингә әйләнеп кайтыйк. Тиздән чираттагы туган көнен каршы алырга җыена ул. 42 яшь тула аңа.  Башта Олы Әтнәдәге училищеда укый ул. Аннан авылына, күмәк хуҗалыкка кайта. Кечкенәдән техниканы бик яхшы үзләштерә. Башкача әйтсәк, күңеле электән үк техникага тартыла. Әнә шул уе аны тракторга утырта. “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгының яхшы тракторчыларыннан санала. Әле бүгенге көндә дә аны сагынып: “Һай, Сирин булса икән, төгәл диагноз куяр иде”, дип телгә алалар икән. Бу аның тагын бер кат ни дәрәҗәдә ихтирамлы, кешелекле булуын раслаучы дәлил. Ул гына да түгел, кулы, халыкча итеп әйтсәк, балта остасы эшенә дә ятып тора икән. Әнә бит әнисе:
– Менә бу йорт-җирнең, шулай  ук мунчаның эчен-тышын берүзе ремонтлап чыкты. Бер кеше чакырмады, – ди.
Әле моны да күмәк хуҗалык эшеннән кайткач башкара. Кирәк материалларны да үзе алып кайта.
Ә бүгенге көненә килсәк, беренче көннән үк алгы сызыкта икән ул. Әлегә елга яры буенда урнашканнар. Кыскасы, “кызыл зона”да. Биредә окоп-блиндажларны үзләре казып булдыралар. Елга янәшә булса да, бу җирлектә эчә торган су ягы проб­лемалы икән. Ә юыну, савыт-саба өчен су җитәрлек, ди. 
Ул гына да түгел, биредә җирне казып мунча да оештырганнар. Әйтүенчә тормыш-көнкүреш  ягыннан зарланырлык түгел. Барыннан да бигрәк, иптәшләрен, дусларын бик яратып искә ала ул.
Тыныч тормышта гөрләтеп тракторда эшләгән егет хәзер саперлык һөнәрен үзләштергән. Ә бу һөнәр, үзегез беләсез, гаять төгәллекне һәм сабырлыкны таләп итә. 
Аның белән бергә булучылар арасында якташлар бик юк икән. Дөресрәге, үз сүзләре белән әйтсәк, алар еш алышынып торалар.
Гуманитар ярдәм җибәргән өчен зур рәхмәтен белдерә.
– Күргән кеше са­ен рәх­мәтемне җиткерегез. Шунысы куанычлы – иң мөһим, иң кирәкле әй­берләр җибәрәсез, – дигән.
Әйтик, солдат итеге һәм кием-салымы тузган булган, килгән “посылка”лар бик ярап куйган. Тагын бер ихлас куанганы – мәктәп балаларыннан килгән хатлар икән. Аларның берничәсен ялга, авылга да алып кайткан.
– Укып карагыз әле гуманитар ярдәм буларак килгән бу хатларны, – дип, балалардан килгән патриотик хәбәрләргә соклана да, гаҗәпләнә дә, горурлана да икән.
Тагын бер үзенчәлеге диикме, ялга кайткан саен машинасын карарга, аның янында бөтерелергә ярата икән. “Киткәндә алган гына иде... Ялга кайткач, беренче чиратта, без кулланып җимерелгәнне, ватылганны төзәтә. Электр белән бәйлеме ул, агач эшеме – барысын да эшли”, – ди әнисе.
Министрлыктан билге­лән­гәнчә, елга ике тапкыр ялга кайтып китә. Шунысы да бар, хәрби төгәллекне ярата. Ялдан китәр вакыты җиткәнче, алдан ук киенеп куя. “Миңа соңга калырга ярамый. Югыйсә, мин килмичә башкалар ялга кайтып китә алмый”, – ди. Үзара сөйләшүгә килсәк, әти-әнисе аның үзеннән хәбәр булуны көтәләр. Соңгы еллардагы гадәттән тыш хәлләр режимы бездән дә бигрәк, махсус хәрби операциядәгеләр өчен бик актуаль.
Шунысы да бар, әти-әнисенә күбесенчә: “Монда барысы да яхшы, проблемалар юк”, – ди икән ул.
Әти-әни дигәннән, Гөлсинә ханым шушы ук күмәк хуҗалыкта 38 ел дәвамында савымчы булып эшли. Күпне күргән, күпне кичергән буын, данлыклы савымчылар вәкиле ул. Җәмәгате дә шушы ук күмәк хуҗалыкта көч куя.


Алар белән күпме генә, ни генә сөйләшмик, әңгәмәбез һаман да Сирин темасына барып тоташа.
– Улымның анда булуына борчылсам да, икенче яктан аның белән горурланам. Илебезнең чын патриоты булган, батыр йөрәкле ул үстергәнмен. Илне кемдер сакларга тиеш бит, – ди. Улы да:
– Әгәр без анда булмасак, чит илләргә кол булып яшәргә туры килмәгәе, – дигән.
– Әлбәттә, улыбызга гына түгел, безгә дә бик авыр. Әмма аның йөзебезгә кызыллык китергәне юк. Шуңа шатланабыз, – диләр.
Шулай дияргә нигез дә бар. Инде өч хәрби медальгә ия булган әнә. Әти-әниләре генә нинди медальләр булуы турында төгәл әйтә алмадылар.
– Үзе алып кайтып, җыеп куя. Безнең аларны актарып йөргән юк. Чөнки кирәге чыкканы юк, – диләр.
Ана күңеле гел яхшыга, яктыга өметләнә инде ул. Улы: “Быел ишелеп ап-ак кар яуды”, диюне дә, үзенчә итеп: “Тиздән тәмамланып, кайтуыңадыр бу”, – дип юрый ана.
Ана кеше күңеленә аеруча авыр, сүз дә юк. Гөлсинә ханым: 
– Ничек кенә булмасын, хәзер аңа сиздергән юк инде, – ди.
Эш шунда, бер тапкыр аны озатканда икесе дә елап калганнар. Сирингә бу бик авыр тәэсир иткән. “Сезнең болай елап озатуыгыз күңелгә авыр, дөрес аңлагыз”, – дигән.
Сөйләшә торгач тагын бер очракны искә алды. Улы ялга кайтканда авырган вакыты булган. Ул, әлбәттә, “Әни, әйдә больницага илтәм”, – дип кыстаган.
– Түздем. Ничек инде ун көнгә ялга кайткан улыңны калдырып больницага барып ятасың! Аңа нидер пешереп тә ашатасы килә, – дип көрсенә.
Дәүләт һәм хакимият ярдәмен дә искә алдык.
– Йомышым төшеп хаки­мияткә дә баргаладым. Ветераннар советына да ярдәм һәм киңәшләр сорап баргалаганым бар. Бернинди каршылыксыз ярдәм итеп, үтенечемне канәгатьләндерделәр. Зур рәх­мәт аларга, – ди.
Күмәк хуҗалык һәм авыл җирлеге башлыгы да: “Нинди ярдәм кирәк?” – дип кенә торалар икән. Көлемсерәп:
– Беренче итеп: “Синең ни хәлләрең бар?” дип сорамыйлар, башта Сирин турында сорашалар, – ди.
Киткәндә аларның:
– Безнең улыбыз гына түгел, махсус хәрби операциядәге барлык ир-егетләребез дә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде, – дигән сүзләре озатып калды.
Соңыннан Сирин турында Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатовадан да сораштык.
– Сирин – бик тырыш, уңган, тыңлаучан, үз сүзендә тора белә, тәртип ярата торган егет ул. Бик нык ярдәмчел дә. Бөтен гомерен туган җиренә, мондагы күмәк хуҗалыкка багышлавы үзе үк ихтирамга лаек. Тагын бер яхшы ягы бар: олыларны – олы, кечеләрне кече итә белә, – диде җитәкче.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев