Ир асылы – ил бизи
Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар елын зурлап ачып җибәрделәр.
Һәркайсыбыз яхшы белә 2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Россия Президенты Владимир Путин: “Киләсе елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.
Шуңа бәйле рәвештә 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм. Безнең геройлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм Ватаныбыз өчен төрле тарихи чорларда сугышкан атабабаларыбызның батырлыклары истәлегенә. Нацизмны җиңгән әтиләребез, бабаларыбыз, бабаларыбыз даны өчен», – дигән иде. Яңа елга аяк басуга Түбән Бәрәскә авыл җирлегенең Бәрәзә мәдәният йортында әлеге елны ачу чарасы булды.
Батыр йөрәкле егетләр
Чараны башлап сүз алган җирлек башлыгы Аида Фатыйхова:
– Иң элек сүземне рәхмәттән башлыйсым килә. Рәхмәт, менә шушындый батыр йөрәкле ир егетләрне тәрбияләп үстергән әниләргә. Махсус хәрби операция башлангач та, кулларына повестка алуга, “Без булмасак, кем булыр соң”, – дигән уй белән бөтен куркуларын, шөбхәләрен артка ташлап, илебезне сакларга алынган егетләрне үстергән әтиәниләр каршында башымны иям, – диде.
Һәм җитәкче иң беренче булып, шушы җирлектән Бөек Ватан сугышына киткән якташларын искә алды. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Түбән Бәрәскә авыл җирлегеннән 1183 кеше сугышка китә. Җирлек башлыгы чагыштыруларына гына күз салыйк, биредә бүгенге көндә 1400 кеше пропискада тора. Өч авылдан күпме кеше киткәнне күзаллау өчен дә, әллә нинди институтлар тәмамлау да кирәкмидер. Шуларның 626сы яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Калганнары туган якларына кайтып, авыр елларда авылларны торгызу да хезмәт куялар. Кызганычка каршы, бүгенге көндә шушы авыл җирлегендә бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да калмаган.
Бәрәзә мәдәният йортында узган “Ир асылы – ил бизи” дип исемләнгән чарага Әфган, Чечня җирендә, һәм дә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан кыю, батыр йөрәкле якташлары, ир-егетләр чакырылган иде.
Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр туган авылларына чираттагы ялга кайтканнар. Һәм аларда Бәрәзә мәдәният йортына якташлары, Бәрәскә, Бәрәзә мәктәбе укучылары белән очрашуга килгәннәр иде. Чараның төп максаты – булачак Ватанны саклаучы яшь буын белән җирлекнең кыю ир егетләре белән очрашу һәм дә аралашу.
Рәхмәт сезгә, егетләр
Кычкырып булмаса да, эчтән генә булса да, очрашуга килгән һәркем егетләргә үзенең рәхмәт сүзләрен әйткәндер бу көнне. Чөнки авырлыклар белән очрашсалар да сыкранмаган, зарлана белмәгән ир егетләргә карап сокланмый мөмкин түгел иде. Алып баручы кызлар аларның исемнәрен әйтеп сәхнәгә чакырганда, зал торып басып аларга кул чапты. Менә алар: әфганчы егетләр Ленар Кәбиров, Илфар Галләмов, Камил Нәҗмиев, Радик Сабирҗанов, Чечня сугышында булган Зөлфәт Заһидуллин, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр Илфат Галләмов, Илдар Шәрәфиев, Салават Нәҗметдинов, Руслан Зарипов. Очрашу барышында егетләр мәдәният һәм мәктәп коллективы белән берлектә әзерләнгән концерт карадылар. Укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Ә сорауларга яңгыраган җаваплар балаларны гына түгел, олы буынны да уйландырырлык иде. Ә сораулар күп булды. Бары берничәсе генә.
– Балачакта кем булырга теләдегез?
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан Руслан Зарипов: “Хәрби булырга теләдем”.
– Хезмәт иткәндә туган ягыгызны сагындыгызмы?
Барлык егетләр дә туган як, туган туфрак турында үз фикерләрен әйттеләр. Әфганчы Ленар Кәбиров исә бу сорауга:
– Без ике ел хезмәт иттек. Хатлар бик сирәк килә иде.
Иң беренче уем: “Исән-сау кайтып җитсәм, тау астына төшеп, ятып чишмә суын эчәр идем”, дигән иде. Мин Армиядән кыш көне, декабрь аенда кайттым. Тиз генә өйгә кереп, якыннарым белән күрешеп чыктым да, тау астына төшеп, үзебезнең чишмә суыннан ятып су эчтем.
Сагыну менә шушы буладыр инде”, – диде.
– Солдат нинди булырга тиеш?
Руслан Зарипов: “Кыю”.
– Солдат дуслыгы ул нәрсә?
Егетләр һәркайсы: “Бербереңгә ярдәм итү. Еллар узгач та, авыр һәм шатлыклы мизгелләрне дә бергә уртаклашу”, – дип җавап бирделәр.
Күңел кылларын тибрәтә, күзләргә яшь китерә торган, шул ук вакытта үтемле, җылы очрашу булды бу. Чара барышында махсус хәрби операция башлангач, егетләребез белән беренче көннән элемтәдә торган, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина очрашу барышында район халкы белән берлектә әзерләнгән гуманитар ярдәм турында да әйтеп узды.
– Һич онытасым юк. Ул вакытта эшне кайдан башларга, ничек оештырырга икәнен дә аңлап бетермибез. Инде егетләргә кирәкле әйберләр тупланды. Аны бит илтеп тапшырасы да бар. Райондагы иң беренче гуманитар ярдәмне районның әфганчылар берлеге җитәкчесе Ленар абый Кәбиров илтте, – дип аңа һәм җирлек халкына ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде.
Ни кызганыч, илебез тарихында сугышлар әледәнәле кабатланып тора. Бүгенге көндә Украинада махсус хәрби операция бара. Биредә Түбән Бәрәскә авыл җирлегеннән 15 ирегет катнаша. Кызганычка каршы, җирлектән киткән ике егетләре батырларча һәлак булган.
Районның әфганчылар берлеге җитәкчесе Ленар Кәбиров:
– Илне яклап, саклап вафат булган егетләребез алар чын геройлар. Һәркайсыбызның бер генә теләк, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан ирегетләребез исәнсау гаиләләренә, туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде, – дип изге теләкләр белән тәмамлады ул чыгышын.
Хәер, очрашуга килгән һәркемнең теләге, уе бер иде. Ил көннәребез тынычлансын да, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исәнсау туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде. Әмин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев