Исемнәрен истә тотыйк әле
2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы. Хәрби батырлык. Бу сүзне ишетү белән һәрберебезнең күз алдына махсус хәрби операциядә Ватанны саклаучылар, яклаучылар килә. Аларның һәрберсе кемнеңдер я улы, я әтисе, абыйсы, энесе.
Тормышны яратып, аңа сокланып яшәүчеләр, ләкин илгә авырлык килгәндә үз тормышларын аямаучы да әле алар. Һәрберсе турында бары тик матур сүзләр ирештерәсе килә, алар шуңа лаек та.
Без алардан бары сөенечле хәбәрләр генә көтәбез. Әмма сугыш сугыш инде ул. Беркемне дә аермый. Кемдер ил өчен шушы гарасатта башын сала.
Күлле Киме мәктәбендә шушы ел кысаларында махсус хәрби операция зонасында катнашкан ир-егетләребез якты истәлегенә багышланган зур тантана булып узды. Бәйрәмгә шушы операциядә катнашкан, ә кайберләре һәлак булган ир-егетләрнең әниләре, тормыш иптәшләре чакырылды.
Бәйрәм тантаналы линейкадан башланды. Гимн астында байраклар кертелде. Тантанада авыл советы җитәкчесе Илшат Гыйниятов, мәктәп директоры Ирина Хәмидуллина, ветераннар советы рәисе Саимә Сабирова батырларны искә алдылар, аларның тормышы һәрбер кеше өчен якты маяк булуын исбатладылар. Дәрәҗәле урында шушы мәктәпне тәмамлаган, ил өчен тормышын кызганмаган укучыларыбызның фотолары куелган. Ил иминлеге өчен һәлак булган дүрт егет алар. Мин аларның һәрберсен хәтерлим. Алар минем укучыларым.
Айрат Лотфуллинннан башлыйм әле. Ул укыганда да тыйнаклыгы белән аерылып тора иде. Теге яки бу тормыш сынауларын каударланмыйча кабул итә: шапырынмый, төшенкелеккә бирелми, авырлыктан тыныч кына чыгу юлы эзли. Тормышын да хәрби хезмәткә багышлады. Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесын тәмамлады, офицер булды.
Шулай итеп ул үзенә илне саклау бурычын куйды. Бәлки илдә тынычлык булганда бу вазыйфаны үтәү әллә нинди авырлык тудырмый торгандыр, әмма сугышның үз кагыйдәләре бар. Синең тормышыңның һәр мизгеле монда янау, куркыныч астында. Шул авыр сынауларның берсендә Айратның да тормышы өзелә. Берничә ай хәбәре булмады. Авылыбыз белән уңай хәбәр көттек. Ләкин...
Аны күмгән көнне дә хәтерлим. Авылыбыздан барыбыз да кайгы уртаклашырга килдек. Без генәме? Ул Күңгәр кияве иде. Алар да тирән кайгыда безнең арада. Танк училищесыннан почётлы каравыл да бар иде. Район башлыгы белән хәрби комиссар үзләренең саубуллашу сүзендә аның сугышчан батырлыгы турында чыгыш ясадылар.
Казак Үртәм егете Галиев Ирекне дә укучы буларак хәтерлим. Кечкенә генә буйлы, ләкин бер кемгә дә бирешми, үзен яклый белә. Йөзендә гел елмаю, тормышны яратып яшәде.
Шушы егетләр турында үткән заманда язу ифрат та читен. Сугышка китү алдыннан мәктәпкә килде: “Саубуллашып төшим әле,” – диде ул һәрвакыттагыча елмаеп. Безнең арадан шулай итеп ул мәңгелеккә китте. Аның батырларча һәлак булуы турында хәбәре генә кайтты.
Күршемне, Нигъмәтов Ирекне дә, күңелемдә тотам. Әтисе кебек ярдәмчел иде. Нинди генә йомыш белән керсәң дә аларга, кире борып чыгармыйлар, тыңларга тырышалар. Бабалары Абдул абый, әтиләре Габделбәр дә шундый иде. Ирек белән саубуллашканда, әти-әнисенең күзләреннән яшь акмады, язгы ташкын ага иде. Улы артыннан озак яши алмады Габделбәр, мәңгелеккә безнең арадан китте. Ләкин улының хәрби бүләкләрен хәрби комиссар кулыннан кабул итәргә өлгерде ул.
Сабиров Русланны да күңелдә тотам. Аның исәннәшүе дә бер кемгә дә ошамаган. Кемдер кызу гына мыек астыннан исәнләшеп китә, ләкин Руслан түгел. Тукталып: ”Исәнмесез, Саимә апа! Хәлләрегез ничек?” – дип сорашыр иде елмаеп.
Тантанада барысы да, дүртесе дә, үзләрен хөрмәтләүдә катнаштылар кебек. Залда утырган әниләре дә аларга карап күз яшьләрен тыя алмадылар. Тантаналы линейкада басып торган укучылар өчен дә батырларыбыз тормышы кыюлык өлгесе булды. Алар үрнәгендә яшәү кыйбласы да.
Аннан бәйрәмнең икенче өлешенә күчтек: волейбол ярышына. Быел мәктәп беренче тапкыр батырларыбыз хөрмәтенә яңа традицияне кертеп җибәрде: егетләребез истәлегенә волейбол турнирына старт бирелде. Турнирда өч команда татнашты: икесендә укучылар, берсендә әтиләр һәм ир-ат укытучылар. Өлкәннәр командасында бердәнбер хатын-кыз – Ирина Хәмидуллина. Укучылар командасының исемнәре дә бар: “Орлята”, “Истребители”. Уен башланды. Мин исем китеп ярышны күзәтәм. Кара әле, алтынчы сыйныф кызлары Флүзә Мифтахова, Руфинә Газимова, Фәридә Галимуллина менә дигән итеп уйныйлар, хәтта туп бирүләре дә төгәл. Командалар тупны тиз генә бер яктан икенче якка кумыйлар, уенны шундый итеп коралар, каршы як чөелдереп биргән тупны еш кына ала алмыйча кала. Очраклы рәвештә генә безнең мәктәп командасы беренче урыннар яуламый шул! Егетләр турында әйтеп тә тормыйм. Ас алар ас. Ә менә иң өлкән, сигезенче дистәне ваклаган уенчы Илдар Һашимов турында әйтеп үтмичә булмый. Утыз-кырык ел элек мәктәптә укучылар күп, җәй көне шәһәр балалары тула авылга. Кич кырын беренче булып мәктәп артында урнашкан стадионга Илдар килә һәм ниндидер үзенчәлекле бер тавыш бирә. Кычкырмый, ләкин ярты сәгать эчендә стадион тула. Йөздән артык бала чираттан футбол уйный. Ә волейболны клуб артындагы мәйданда уйныйлар иде. Безнең колхоз командасы бу төрләрдән гел беренче булыр иде. Бу Илдарның (“Батя”ның) хезмәт җимеше иде. Бүген дә ул шушы уенда үзен виртуоз итеп күрсәтте. Аңа тиңе юк иде.
Уенны гына түгел, мин судьяларны да күзәттем. Өч команданы да бер үк судья бәяләмәде. Бер уеннны физкультура укытучысы Радик Шәрәфиев бәяләде. Ике уенны укучылар. 9 сыйныф укучысы Сабирова Фирүзәнең бәяләгәнен күрми калдым, әмма шул ук сыйныф укучысы Газимов Рәниснең эшчәнлегенә таң калдым. Ул менә дигән спортчы гына түгел, уенны төгәл исәп белән алып баручы да. Кемнеңдер туп бирүе дөрес түгел, ә кемнеңдер аутка җибәргән тупка бармагы эләгеп китте, волейбол сеткасына ялгыш кемдер кагылды – берсе дә аның игътибарыннан читләшми. Кыскасы, уенны рәхәтләнеп күзәттек. Өлкәннәр җиңде дип уйлыйсыздыр. Юк шул. Алар уртада. Беренче һәм өченче урын укучыларда. Аннан тәбрикләүләр китте. Җирле үзидарә советы җитәкчесе Илшат Гыйниятов медальләрне, материаль якны, кубокны алдан ук хәстәрләгән иде инде.
Барыбыз да оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштык. Мондый чаралар күңелдә уелып кала. Аларның балаларга йогынтысы зур. Дәвамы булмый калмас.
Саимә Сабирова, Ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев