Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Иске Өҗемдә буыннар алмашы

Бабайсы Бөек Ватан сугышында катнаша, әтисе һәм абыйсы совет һәм Россия армиясе юлларын уза, ә үзе махсус хәрби операция зонасында ул.

“Яшәү шартлары зарланырлык түгел, районнан гуманитар ярдәмне дә һәрдаим алып торабыз”, – диде махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Радмир Тимергалиев.

Аның белән туган нигезендә, Иске Өҗем авылында очраштык. Башта Иске Өҗем мәктәбендә эшләүче әнисе Венера ханым белән элемтәгә кердек.

Шушы авыл мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлап, 11 сыйныфны Күңгәр урта мәктәбендә ала. Казанда медицина көллиятен тәмамлап, шул юнәлештә эшли дә башлый. Әнисе сүзләренә караганда, электән максатчан булуы белән аерылып тора ул.

Ә бүгенге көндә, башка бик күп иптәшләре кебек үк ил сагына басарга туры килә аңа.
Гел елмаеп кына торучы егеткә әле 26 яшь кенә. 1998 елның 22 гыйнварында дөньяга килгән.

Менә ике ел ярымнан артык махсус хәрби операция зонасында. Шунысы кызык, җәмәгате Гөлназ белән уртак гаилә коруларына әле 1 генә ел икән. Монысы ничек була инде дип гаҗәпләнерсез? Эш шунда, узган елның мартында ялга кайткач өйләнеп китә ул. Афәрин, яшьләр! Беренчедән, гомергә истә калырлык булган, икенчедән, бернигә карамастан тыныч тормышның дәвам итүен күрсәтүче факт бу. Хезмәт итү чорында инде күпне күреп, күпне кичерергә өлгергәнлеге йөзенә чыккан.

... Әңгәмәбезне гуманитар ярдәм темасы белән башлавыбыз юкка түгел. Матди ярдәм саналса да, рухи яктан да кыйммәте зур икән аның.

Димәк, якташлар онытмыйлар, алар да күңелләре белән махсус хәрби операция зонасында булучылар янында. “Безнең гуманитар ярдәмнәр киләме соң?” дип соравымны бирергә өлгермәдем, Радмир:
– Безнең Әтнә иң яхшы посылкалар җибәрә, – дияргә ашыкты. Шундук хатынына күтәрелеп карап бу фикерен “төзәтергә” ашыкты:
– Хатынымныкы, әнинеке – иң яхшылары, – дип көлеп җибәрде. Шөкер, махсус хәрби операция белән бәйле кырыс чынбарлыкка карамастан, шаяртып, уен-көлке белән сөйләшү үзлеге югалмаган. “Бәхәссез, өйдәгеләрдән исемле посылка алу күңелне күтәрә”, – ди ул.
Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп, үз авыл егетләре белән бергә китә. Ә бүгенге көндә Луганск юнә­лешендә ул. 
Яшәү шартлары буенча фикере үзенчәлекле.
– Анысы үзең ничек итеп көйләүгә карый. Бездә начар түгел, – ди.
Чынлыкта блиндаждагы тормыш берничек тә өй шартларындагы кебек була алмый инде ул.

Шуңа күрә дә безнең, тыныч тормыштагыларның бурычы – махсус хәрби операция­дәгеләрнең яшәешен матди һәм рухи ярдәмебез аша аз булса да уңайлырак итү.
Менә бишенче тапкыр отпуск ялына кайткан. Анысын елга ике тапкыр бирәләр икән. 
“Өйдә рәхәт, әл­бәттә. Әмма бөтен дөнь­яда мон­да­гы кебек тыныч булсын иде ул”, – ди фәлсәфи фи­керләргә бирелеп.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез безнең өчен барысы да үрнәк алырлык, чын батырлар. Бу яктан карасак, Радмирның да үрнәк алырлык якын кешеләре бар.

Абыйсы Руслан да, әтисе Таһир дә армиядә хезмәт итеп кайталар, ә бабайсы Мөбарәк Сафин Бөек Ватан сугышында катнаша, каһарманлык үрнәкләре күрсәтеп, кызганычка каршы, җитди яраланып кайта. Әле кайткач та кул кушырып утырмый – эшли: тирә-якта данлык­лы почтальон санала.

Ат җигеп Кышлау-Иске Өҗем юлын таптый. Бер белгән эш онытылмый диләр бит. Аны әле дә өлкәннәр: “Моңлы итеп сузып җырлаганы әллә каян ишетелә иде”, – дип искә алалар.
Кабат Радмирга әйләнеп кайтсак, тормыш көрлеген югалтмаган ир-егет ул.
– Җиңү белән тиз көннәрдә әйләнеп кайтырга язсын, – ди.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев