Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Югары Шашы егете: “Реаби­литациянең дә файдасы бар”

Мәкалә герое махсус хәрби операция зонасында яралангач, махсус үзәктә дәвалана.

Инде тыныч тормышта яшәү шартларына ияләнсә дә, бик еш иптәшләренә, дусларына шалтырата – алар белән гел элемтәдә икән.
Югары Шашы авылында яшәүче Алексей Павлов махсус хәрби операция зонасыннан кайтып, реабилитация узган – бүгенге көндә югалткан сәламәтлеген торгызу артыннан йөри. Хәзер II төркем инвалид ул. Сәбәбе – җитди: иңбашында да, ике беләгендә дә мина ярчыклары йөртә, өстәвенә, ике кул чугы да деформацияләнеп корышкан. Шөкер, баш-аягы сау-сәламәт, монда аны өзелеп көткән җәмәгате Вероника, кызы Камилла, улы Павел һәм хатынының анасы Зинаида каршы алалар. Дөрес, кызы хәзер Казанда, югары уку йортын тәмамлап, шәһәрдә эшли.

ӘТНӘБЕЗДӘ – МИЛЛӘТЛӘР ДУСЛЫГЫ
Безнең Әтнә районы гаять хикмәтле як – халкыбызның зур күпчелеге татарлар һәм читтән башка милләт вәкиле килеп урнашу бик гаҗәп факт.

Алексей белән әңгәмәбезне дә шуннан башладык.
– Күп еллар элек үк интернетта менә шундый тыныч, гаугасыз, табигать почмагында урнашкан авылны эзләдек. Ә инде монда төзелешнең башланганын гына белгәч, бигрәк куандык. Чөнки, әзер йорт-җирне үзгәртү бик кыен. Ә әле башланганын кирәгенчә үзгәртеп төзергә була, – ди ул.
Әнә шулай өр-яңадан диярлек, үзләре теләгәнчә йорт җиткерергә булалар алар.
– Монда халык бик яхшы. Күршеләр бик булышалар, – ди.
Югары Шашыга гаилә белән кайтып төпләнүләре 2022 елның апрель аенда булса, сентябрь аенда махсус хәрби операция зонасына китәргә чакыру ала ул.
Ә аңарчы 2000-2002 елларны Чечен Республикасында Конституцион тәртип урнаштыруда катнаша. Башта гранотометчы була. Ә демобилизацияләнер алдыннан снайперлыкка кү­черәләр.
Махсус хәрби операция зонасына китер алдыннан, “Казан Экспо” үзәгенә урнашкач та, аңа снайпер винтовкасы бирәләр. Язмышның усал шаяруы диикме, махсус хәрби операция зонасына бер йорттан ике ир-егет – абыйсының армиядән кайткан улы белән бергә китәләр. Ул анда гранотометчы була. 
Үзе башта Луганск өлкәсенең яманаты чыккан Сватово янында актив оборона тотуда катнаша. Аннан Харьков шәһәре юнәлешенә күчерәләр.
– Анда күңелле мизгелләр белән борчу-хәсрәт гел янәшә. Чечен Республикасында бергә хезмәт иткән егетләрне очратып нык куандым. Егетләрнең берсе – Балтачтан, икенчесе – Кама Тамагыннан, өченчесе – Чүпрәледән. Кызганычка каршы, берсе һәлак булды... Башта бер ротада хезмәт итеп, соңрак башка урынга күчерелгән абыемның улы да вафат, – ди.
Үзенең дә бары яраланып кына калуын могҗизага тиңли. Татарчалап: “Аллаһ сберег”, – ди.
Ул постта торганда позиция­не миномет утына тоталар. Аңлаешлырак итеп әйтсәк, миномет уннарча чакрым ерак­лыктан атарга мөмкин. Ягъни, кемнедер күз алдында тотмый. Әмма миналарның берсе Алексей торган җирдән 3-4 метр ераклыкта шартлый. Анысын соңыннан иптәшләре сөйлиләр. 2024 елның 8 апреле көнне була бу хәл. Алексейның ике кулы, муены нык яралана.
– Белмим, бәлки тагын да булгандыр – бронежилетны карамадым, бәлки анда да мина кыйпылчыклары бардыр, – ди.
Шунысы да бар, кайберсен әле дә тәнендә йөртә ул. “Яралангач та үз аңымда идем, бөтен тән нык авыртты, сызлады. Аннан да бигрәк, селкенеп булмады, ничек кирәк алай рацияне эләктереп, хәбәр сала алдым. Егетләр килеп жгут салдылар, укол ясадылар”, – ди. Биредә Алексейның моңарчы да куркыныч белән берничә тапкыр йөзгә-йөз очрашуын билгеләргә кирәк. 

Беренчесе. “Моңарчы коптердан миңа граната ыргыттылар. Башта агачлар арасына качып 2 сәгатьләп йөрдем. Әмма ул мин качкан агач янына ташлады. Ә граната туры җиргә төшсә генә шартлый, бу юлы башта агач ботакларына эләкте, шуңа күрә җиргә төшкәндә шартламады”.
Икенчесе. “Ип­тәш белән чаба­быз шулай. Кирәк бит – аягым җирдә яткан чы­бык-чабыкка эләгеп сөртендем. Бик урынлы булды ул. Җиргә ятмасам алда шартлаган мина юк итәр иде”.
Аларыннан да бигрәк, хәзер аяк астында күренмичә ятучы яфраксыман миналар куркыныч дип саный ул. Дошман дроннары аларын да юлга, сукмакларга ташлап китә икән. Махсус хәрби операция зонасыннан кайтучы ир-егетләребезнең: “Хәзер күккә генә түгел, җиргә, аяк астына да карап йөрергә кирәк”, – дигән сүзләренең дәлиле бу.
Баштарак бары татарстанлылар хезмәт итүче полкта була. Соңрак,  бу полк яңа килүчеләр исәбенә төрле милләт вәкилләре белән тулылана.
– Татарлар күп анда, әтнәләр дә, кукмаралар да бар, – дип елмая.
Шунда тагын бер күңелле мизгелне искә алып үтте.
– Яңа урынга күчкәч, блиндаж әзерләр өчен тылдан агачлар алып килергә кирәк иде. Мин дә бардым, безнең “Урал” машинасы шоферы үзебезнең Әтнә егете иде, – ди.
 Гомумән, татарлар күп икән монда.
Андагы тормыш шартлары буенча да сөйләштек.
– Баштарак бик сәер тоелды. Соңрак, ашау-эчү һәм башка тормыш итү ягы да җайлашты. Өстәвенә, гуманитар ярдәмнәр килә башлады. Бу яктан безнең Әтнәләр, Кукмара, Чүпрәле районнары бик өлгерләр, – ди.
Әйтүенчә, ашау-эчү буенча гына түгел, баштарак эчә торган су белән дә проблемалары була. “Инде бу яктан борчылырлык түгел”, – ди.
Андагы табигать шартлары буенча да сөйләштек.
– Җәен эссе анда. Кышын – шактый ук салкын. Бездә 30 градус суык та аларныкыннан җылырак. Чөнки анда дымлылык көчле. Кар бик аз ява, күп дигәндә дә 5 сантиметр калынлыктан артмыйдыр, – ди.
Әлбәттә, ял итү шартларын да искә алды. Әйтүенчә, махсус хәрби операция зонасында тылда ял итү урыны да бар. Анда гуманитар ярдәм белән килгән тимер мич куелган мунча да урнаштырылган. Мөмкин кадәр яхшы шартлар тудырырга тырышалар икән.
...Ә яралану тарихын кабат искә алсак, бер ел чамасы төрле госпитальләрдә ятарга туры килә аңа. Иң беренче Белгород шәһәренә алып чыгалар, Мәскәүдә һәм башкала янындагы Наро-Фоминск гопитальләрендә дәвалана. Соңрак Саратов шәһәрендә реабилитация уза. Бу турыда киңрәк итеп язсак та була.
– Анда оператив ярдәм түгел, массаж ясыйлар, бассейнда коенасың, спортзалга йөрисең... – ди.
Чынлыкта, оператив дә­валанудан соң, күпчелеккә әнә шундый реабилитация кирәк ул. Моның мөһимлеге турында гел языла, интернет чыганакларында да еш хәбәр ителә.
– Хәер, бу миңа нык ярдәм итте дип әйтә алмыйм. Чөнки минем нерв челтәрләре өзелгән. Шулай да файдасы булды дияргә нигез бар, – ди ул.
Әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга реабилитация яр­дә­мен оештырган хө­кү­мә­тебезгә рәхмәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев