Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Кышлаудан Шәйхиевләр: “Китүенә тиздән 3 ел була”

Уллары Илнур 2022 елның сентябрь аеннан бирле махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Кышлаудан Илнур Шәйхиев махсус хәрби операциягә 3 авылдашы белән бергә китә.
Авыл кешесе мең төрле эш белән тулган йорт-җиренә, мал-туар, тавык-чебеш асрауга, бакчасын тутырып бәрәңге утыртуга мөкиббән. Менә хуҗабикә Таһирә апа да: “Әле 135 бройлер чебеше алган идем”, – дип каршы алды безне. Шунда ук:
– Бер авырлыгы да юк. Без пенсиядә, гел өйдә бит, – дип тә өстәргә ашыктылар. 

Улы Илнур Шәйхиевнең махсус хәрби операция зонасына китүе кинәт кенә була. Сеңлесе Альбина: “Абый, мобилизация башланган.

Итәк-җиңеңне җыеп йөр, сине дә чакырмагайлары”, – дип әйтеп куя. Әмма гаиләдә берсе дә җитди кабул итми моны. Ә Илнур үзе, хәтта: “Кемгә кирәк булыйм мин”, – дип кырт кистерә.

Җәмәгате Лилия белән Казанда яшәп, авылга еш кайтып торалар. Ә менә балалары Тимур белән Нәркизә яшәү урыны итеп авылны сайлыйлар. Дөрес, Илнур-Лилия Казанда фатир алып, аны җиһазлау турында хыялланып яшәгән вакыт була бу.

Гаилә башлыгы анда төзелеш өлкәсендә эшли. Тик безнең планнар Раббыбыз кушуы алдында берни дә тормый шул.

2022 ел була бу. Илнур ялга кайткач утын лапасы эшләргә тотынган була. “Шул ваккытта «повестка» килеп төшкәч коелдым да төштем”, – ди Таһирә апа. Илнур гына борчылмый. Чөнки тәненә чыккан яраны төзәтергә дип отпускага кайткан була ул. Шул сәбәпле: “Мине кире кайтарырлар, мөгаен”, – ди. Авылдан барысы 4 ир-егет бергә чыгып китәләр.  
“Улыбыз – VIII сыйныфка, кызыбыз VI сыйныфка укырга бара”, дип якты хыялларга чумып йөргән көннәрдә Илнурга хәрби хезмәткә чакыру килә.


Ә үзе биредә мәктәптә укып, Россия армиясенең Кораллы көчләрендә хезмәт итеп кайта. Бик яхшы электромеханик була ул. Якын көннәрдә үк тормышка ашырырга теләп, якты планнар кора. Әмма, әйтүемчә, сентябрь ае шимбәсендә төштән соң “Чакыру кәгазе” китерәләр һәм дүшәмбе көнне җыенып ерак юлга чыгып китәргә мәҗбүр була.
– Беренче көннән шунда ул, – диләр өлкән Шәйхиевләр әллә уллары өчен борчылып, әллә горурланып... Икесе дә бардыр инде.

Таһирә һәм Габделнур Шәйхиевләрнең өч баладан уртанчысы ул – абыйсы Илнар, сеңлесе Альбина белән бергә үсә. Олысы хәзер шушы ук Кышлау авылында әбисе Фаһинур белән бергә яши. Тик сәламәтлеге чик­ле булу сәбәпле, өйләнми. 90 яшькә караган, инде инсульт та кичергән әбигә бик яхшы иптәш икән ул. Инде язган идем, Илнур да, Альбина да Казанда яшиләр. Аның каравы Таһирә һәм Габделнур Шәйхиевләр бүгенге көндә 3 онык: кызларының кызы Зәринә, улларының югарыда телгә алган балалары белән бергә гомер итәләр. Шунысы кызык, әти-әниләре янына бер атнага кунакка дип киткәч тә, алар өч көннән әйләнеп кайталар ди. Стенада эленгән күпсанлы медальләргә, грамоталарга игътибар итүебезне күргәч:
– Кызыбыз Зә­ри­нәнең уңыш­ла­ры бу. Спортчы да, тырышып укый да, шөкер, дин дә то­та – намазларын кал­дырмас­ка тырыша. 7 айлык вакыттан без­нең белән тора ул, – диделәр.
Афәрин, сеңлем! Иманлы кеше беркайчан да ким-хур булмый ул... Бу уңайдан бер очракны искә алмыйча калып булмый. Зәринә намаз, догалар укып, теләкләр теләгән бер вакытта, меңнәрчә километр ераклыктагы Илнур белән әллә ни була – колагына ниләрдер ишетелгәндәй була. Хәтта шул вакытта хезмәттәшләренә: “Егетләр, ычкынам ахыры мин”, – дип мөрәҗәгать итә. Монысы да Аллаһның бер хикмәте инде.
Ә Илнур Кременной ягында “Эвакуация” гаскәрләрендә хезмәт итә.

Алгы сызыктан яралы солдатларны, ә кайчакта һәлак булучыларны да алып чыгу бик авыр хисләр тудырадыр, шуңамы, ул күп сөйләшми, андагы хәлләр турында да күп сөйләми. Ияләнгәндер дә инде, “Хәзер барысына да гадәти хәл итеп карыйм”, – ди. Тик ялга кайткач та әледән-әле сискәнеп һавага карап ала икән. Тыныч тормышка ияләнеп китү бик җиңел бирелми, күрәсең. Алгы сызыкта төп дошманнарның берсе – дрон булуы турында беләбез инде.
Әти-әнисе әйтүенчә, сеңлесе дә һәр айны икешәр тапкыр гуманитар ярдәм әзерләп Кукмара, Арча районнары аша исемле посылкалар җибәрә икән. Алгы сызыктагыларга, аеруча озак вакытка каршы якка кереп-чыгучыларга, башлыча, әнә шул исемле посылкалар гына барып җитүе сер түгел. 
Илнур инде өч тапкыр отпускка кайткан. Әни кеше санап, көтеп кенә тора бит ул. Әнә:
– Беренче тапкыр 8 айдан, икенче тапкыр 1 ел да 1 айдан һәм менә күптән түгел генә – тагын 8 ай узгач кайтып китте, – ди.
“Ул кайтса, бездә болай да бәйрәм була”, – диләр алар.
– Шөкер, соңгы тапкыр кайтуында Корбан һәм Сабантуй бәйрәмнәрендә катнаша алды. Корбан да чалдык, – дип куаналар.
Горурланып Россия Федерациясе оборона министрлыгының “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медален дә күрсәттеләр.

Кабат өлкән Шәйхиевләргә әйләнеп кайтсак, “Таң” күмәк хуҗалыгы һәм Кышлау авыл җирлеге җитәкчеләренә бик рәхмәтле алар.
– Бик ярдәм итә­ләр. Әле бүген генә бушлай 1 тонна ашлык китерделәр, – диләр.
Габделнур абый шушы ук күмәк хуҗалыкта төрле эш башкара. Ә Таһирә апа биредә алдынгы савымчыларның берсе була. Дөрес, баштарак алар да бәхет эзләп чит җирдә – Свердловск өлкәсендә яшәп кайталар. Анда такта яру заводында эшлиләр.
– Анда да улыбыз Илнур авырый башлагач, кире туган якка кайтырга булдык. Табиблар яшәү урынын үзгәртеп карарга киңәш иттеләр, – диләр.
Алар белән авылның, күмәк хуҗалыкның элеккесе белән бүгенгесен дә чагыштырып үттек.
– Җир белән күк арасы. Безгә, читтән кайтучыларга бу аеруча ачык күренә. Шуны гына әйтү дә җитә – хәзер нинди генә эшне алсак та, кул көче юк дияргә була, – диләр.
Мәкаләбез башында гаиләнең бройлер чебиләрен искә алып үткән идек. Асраганнары ул гына түгел, әлбәттә.
– Бер сыер, кыш чыккан ике тана, өч бозау бар, – дип куаналар.
Ни генә димәсеннәр, авыл җирендә, әгәр саулык-сәла­мәтлегең мөмкинлек бирсә, иң мөһиме – нык хуҗалыгың, мал-туарың, кош-кортың һәм бәрәңге бакчаң булу инде ул. Шәйхиевләр дә:
– Безнең 2 бәрәңге бакчабыз бар, – диләр. Үзләренекендә бер генә чүп әсәре дә, колорадо корты да күренмәде, сокланып карадым. 
Гаилә башлыгының апасы – мәрхүмә Гадения ханымның улы Булат Дәүләтшин контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына киткән. Аллаһ сынавы һәм хикмәтедер инде, Габделнур абыйга 65 яшь тулган көнне калдырып китә ул бу якты дөньяны. Шуннан соң озак тормый, “Светофор”да эшләгән улы Булат та контракт төзеп китә. “Буш тормасын дип, аның бакчасына да бәрәңге утырттык”, – диләр. Иманым камил, ул бакча да идеаль хәлдәдер. Шунда ук:
– Әгәр авылда болар булмаса – үләсең яки җүләрләнәсең, – дип куюларына чынлап торып сокландым.
Бик кызык дилемма – яшьләр эшләп бик өшән­мичә генә акча эшләүгә омтылган бер вакытта, өлкәннәрнең “Эшләмәсәң – җү­ләр­ләнә­сең”, диюе бик хик­мәтле дә, гыйбрәтле дә тоелды.
Якташыбыз Булат буенча да сораштык. Ул Херсон юнәлешендә икән. Аның китүенә дә 1 елдан узып киткән инде. Ул да “Бездә тыныч, бар да яхшы”дан артыкны әйтми икән.
Шәйхиевләр исә, бераз үскән каз бәбкәсе алып та үстерәләр икән. “Узган елны 30ны гына алган идек, быел 50 итәрбез инде”, – ди Габделнур абый. Әнә шул җүләрләнмәс өчен, күрәсең...
Әле сарыклары да булган. Анысын уллары Илнарга биргәннәр. “Эшсез ятмасын дидек”, – диләр.
Әңгәмәбез кабат махсус хәрби операциядәге Илнурга әйләнеп кайтты.
– 26 сентябрьдә өйдән чыгып китүенә, ә 6 ноябрь көнне анда хезмәт итә башлавына 3 ел була, – ди ана яшьле күзләрен сөртеп. Барысын да хәтеренә сеңдерә, исәпләп кенә тора ана күңеле.
Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбызның туган көнендә чыгып китә ул. Дөресрәге, авылдан аның белән бергә китәләр, күрше роталарда булсалар да, бергә хезмәт итәләр. “Бик, бик кешелекле булган ул. Каян нәрсә юнәтсә дә, иптәшләренә өләшеп йөри торган булган”, – дип кабат күз яше түгеп алды Таһирә апа.


Тагын бер аз булса да юаныч, диикме – бүгенге көндә алгы сызыкка янә бер авылдашы белән бергә керәләр икән. “Гомумән, монда төрле яшьтәге татар егетләре, аеруча кукмаралар, арчалар күп”, – дип тә хәбәр итә.
– Аллаһка тапшырдык инде. Тиз арада төгәлләнсен дә, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсалар иде, – дип көрсенәләр.
Ә Илнур күптән түгел күргән бер матур төшен дә сөйләгән әле. “Өстемнән еланнар шуышып чыгып киттеләр. Шөкер, берсе дә тимәде”, – дигән. Бездә еланны дошман диләр бит. Тимәгәч, бик күңелле хәл инде бу. Элек махсус хәрби операция зонасында тычкан-күсе күп диләр иде. Әйтүенчә, хәзер анда еланнар күбәйгән. Ә киткәндә Габделнур абый белән Таһирә апаның:
– Балабыз белән бик горурланабыз. без.Кешелекле, кешегә гел булышырга, үзенекен бүлешергә генә тора ул, – дигән сүзләре озатып калды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев