Мәктәпләрдә – Хәтер такталары
Күңгәр һәм Яңа Шашы мәктәпләрендә махсус хәрби операция үтәгәндә батырларча һәлак булган элекке укучылары хөрмәтенә элмә такталар куйдылар.
Татар халкында канатлы гыйбарә яши: “Бу дөньядан үзең белән берни алып китә алмыйсың, әмма үзеңнән соң калдырырга була”, дип яңгырый ул.
1999-2009 елларда Күңгәр урта мәктәбендә укыган Фәрһәд Гайнетдинов, 2007-2014 һәм 1997-2004 елларда Яңа Шашы мәктәбендә белем алган Илсур Хәйбуллин белән Евгений Янкиев, шулай ук 1999-2024 елларда Кышлау авылында яшәгән Мәхмүт Муратовның тормышлары менә шушы әйтемгә бик туры килә. Махсус хәрби операция үтәгәндә Ватаныбыз, халкыбыз, гаиләләре хакына батырларча һәлак булып, үз исемнәрен мәңгеләштерделәр алар.
Югарыда телгә алган мәктәпләрдә батыр якташларыбыз истәлегенә элмә такталар куелды. Чарада катнашып, чыгыш ясаган районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов сүзләре белән әйтсәк:
– Чынлыкта, Хәтер такталары алар. Батыр йөрәкле егетләребезнең хәтере.
Яңа тарихта Әфганстанны, Чечняны узган халкыбыз туган ил хакына кабат хәрби бурычын үтәргә күтәрелде. Ватанны саклау – һәрберебезнең изге бурычы. Элек безнең өчен чын патриотлар дип Муса Җәлил, Александр Матросов саналды, ә хәзерге яшь буын менә шушы үзебезнең егетләрдән үрнәк алырга тиеш.
Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов та:
– Фәрһәдне электән күреп белдем – аның белән 2021 елны ук хәрби җыеннарга бергә йөрдек. 2022 елның сентябрендә ул Ватанны сакларга дип дошманга каршы яуга күтәрелде. Һәлак булганнан соң Россия Президенты һәм Кораллы көчләрнең Баш командующие Указы, шулай ук Оборона министры боерыгы белән “Батырлык” ордены белән бүләкләнде, – дип, әлеге олы бүләкне җәмәгате Ләйсәнгә тапшырды.
Ике мәктәптә дә узган чараларда авыл җирлекләре башлыклары Гөлүсә Рәхимҗанова, Марат Сабирҗанов, Айрат Кашшапов та катнаштылар. Яңа Шашы мәктәбендә “Таң” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин да бар иде.
Чарада махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр – Фәнис һәм Ирек Әхмәтовлар да чыгыш ясадылар.
Күңгәрдә узган чарага Фәрһәд Гайнетдиновның әтисе, әнисе, җәмәгате, балалары да килгән иде. Яңа Шашы мәктәбендә дә батыр йөрәкле якташларыбызның әти-әниләре булды.
Фәрхәд гаиләдә 4 егетнең олысы була. 2009 елгы чыгарылыш укучысы Фәрхәд Гайнетдинов 1992 елның 15 февралендә Күңгәр авылында туып үсә. Мәктәптән соң электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Ул 2022 елны мообилизация белән махсус хәрби операциягә китә.
Илсур Хәйбуллин 1996 елның 15 августында туа. 2007-2014 елларда Яңа Шашы мәктәбендә укый. Ул да 2022 елның сентябрендә мообилизацияләнә. Муратов Мәхмүт 1981 елның 26 сентябрендә туып үсә. Шулай ук 2022 елның сентябрендә мообилизацияләнеп, хәрби хезмәткә алына. Евгений Янкиев 1987 елның 22 гыйнварында туа. 1997-2004 елларда Яңа Шашы мәктәбендә белем ала. Ни кызганыч, егетләр барысы да үз бурычларын үтәгәндә, 2024 елны һәлак булалар.
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә 50дән артык райондашыбыз катнаша. Ни кызганыч, инде 19 райондашыбызның җәсәден җир куенына иңдердек. Барыбызның да теләк бер – дөньяда һәм илебездә тиз арада тынычлык урнашып, махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-сау хәлдә әйләнеп кайтсалар иделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев