Марат һәм Динар Нигъмәтҗановлар: батырлык – тормыш асылы
Бу мәкалә илебезне саклап күп тапкырлар дәүләт бүләгенә лаек булган якташларыбыз турында.
Бүгенге көндә Күлле Киме авылындагы бер гаиләдән ике ир-егет махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәләр.
Ленар Нигъмәтҗанов һәм Мира Александрова Күлле Киме авылында яшәп, җирле күмәк хуҗалыкта эшләп көн күрәләр.

Гаилә башлыгы турында әллә ни күп язып булмый. Күлле Киме авылы ир-егете гомере буе тракторда эшли. Баштарак күмәк хуҗалыкта эшләсә, соңрак үзләренекен булдыралар, шулай итеп ул шәхси тракторга утыра.
Ә җәмәгате күрше Мари Иленең Морки районы Фадейкино авылыннан. Балачагы һәм яшьлеге шунда уза.
Мира ханым күп балалы гаиләдә бишенчесе булып туып-үсә. Мәктәпне тәмамлагач Мари Илендәге заводта эшләп ала. Ә 1991 елдан Күлле Киме авылына, югарыда телгә алган Ленарга тормышка чыга. Кияүгә Нигъмәтҗановка чыкса да, фамилиясен үзгәртми ул – Александрова булып кала. Башта җирле күмәк хуҗалык ашханәсендә, аннан балалар бакчасында эшли. Озак еллар күмәк хуҗалыкта савымчы булып көч куя. Соңрак авыл мәктәбендә вахтада эшли.

Менә шушы парның ике улы махсус хәрби операция зонасында илебезне саклауда катнаша. Аерым телгә алсак, Марат Ленар улы 1994 елның 2 мартында икенче бала булып туа. 2001 елны шул ук авыл мәктәбенә укырга керә, аны 2010 елны тәмамлый. Шул ук елны Олы Әтнәдәге авыл хуҗалыгы техникумына “Автослесарь” белгечлеген үзләштерергә укырга керә.
2012 елны армиягә китә, солдат хезмәтен “Автомобиль гаскәрләре”ндә үтә. Бер елдан әйләнеп кайта һәм “КазаньЗеленхоз”га эшкә урнаша. Соңрак башка җирдә эшли башлый.
Тормыш иптәше Альбина исемле, кызы Ләйсәнгә инде 6 яшь булган. Шунысы кызык, апасы да Альбина исемле. Аннан тыш Динар һәм Булат исемле 2 энекәше бар. Сүз уңаеннан язып үтик, соңгысы Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укый. Ә тиздән ул да солдат хезмәтенә китәргә тиеш икән.
2022 елның ноябрь аенда мобилизация буенча махсус хәрби операциягә чакыралар. Үз-үзен аямыйча, хәрби бурычын батырларча үти ул. Шул сәбәпле күп медальләр белән бүләкләнә. Кызганычка каршы, инде яраланып та алган.

Энесе Динар да махсус хәрби операция зонасында. Ул 1995 елның 30 декабрендә, гаиләдә 3нче бала булып туа.
Апасы һәм абыйсы кебек үк ул да Күлле Киме мәктәбендә укый; 2002 елның 1 сентябрендә укырга керә һәм аны 2011 елны тәмамлый. Шул ук елны Казанга китеп, анда пешекче һөнәре үзләштерә. Баштарак Олы Әтнә пекарнясында эшли ул, соңрак үзеңә эшләү отышлырак икән дигән фикергә килә: хуҗалыкта мал-туар асрый башлый.
2022 елның декабрендә үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китә. Ул да абыйсы кебек үк күп медальләргә лаек була. Кызганычка каршы берничә тапкыр яралана да.

Бүгенге көндә махсус хәрби операция үтәүче ир-егетләр хакында алар укыган мәктәп җитәкчесеннән дә сораштым.
– Минем күңелемә алар гади, киң күңелле егетләр булып кереп калдылар. Үзара хөрмәткә, тулы мәхәббәткә корылган гаиләдә тәрбияләнделәр. Барыннан да бигрәк физик көч кертә торган хезмәтне яратулары хөрмәт уята, – диде директор Ирина Хәмидуллина.
Мәктәп елларында күпчелек егетләр кебек үк спортны, аның һәр төрен үз итәләр. Аеруча волейболны һәм милли көрәшне яраталар. Әйтергә кирәк, уңышлары да була.
Укытучы фикеренчә, укуга омтылышлары артык зур булмаса да, Нигъмәтҗановлар – ышанычлы дуслар, авыр чакта дусларын ташламыйлар. Иң мөһиме – аларда начар гадәтләр булмый. Бәхәссез, әнә шундый егетләр патриотлыкны, туган илне яклауның мөһимлеген аеруча якын итәләр дә инде.
Ә инде берничә тапкыр дәүләт бүләкләренә лаек булулары, алар өчен батырлыкның бик мөһим тормыш асылы булуын дәлилли.

Тагын бер күңелле очракны язмыйча кала алмыйм. Махсус хәрби операция зонасына киткәнче Казан-Экспо үзәгендә очрашалар алар. Ул гына да түгел, махсус хәрби операция зонасында 3 ел узгач, кабат очрашалар. Бу юлы икесе дә андагы бер авылда булалар.

Маратка Татарстаннан, шулай Әтнәдән җибәргән гуманитар ярдәмнәр еш килә икән. Бу юнәлештә тырышкан, ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтләрен җиткерә ул. Әмма алгы зонадагы Динарга гына андый ярдәмнәр еш килми ди. Хәер, монысы аңлашыла да инде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев