Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Русланның әтисе улын күрергә мәктәпкә килде
Күпме вакыт күрешмәгән бит!
Әтнә муниципаль районының Коморгуза урта мәктәбендә укучыларның гадәти булмаган дәрес – батырлык дәресе узды. Чөнки, 3 сыйныф укучысы Русланның әтисе махсус хәрби операциядән ялга кайтып, улын күрергә мәктәпкә килде.
Руслан әтисенең киләчәге турында белмәгән, аның сыйныфка килүе аның өчен зур көтелмәгән хәл булган. Ул, куанып, әтисенең кочагына ташлана. Күпме вакыт күрешмәгән бит! Әтисе дә нык итеп кочаклады улын, чәчләреннән сыйпый. Башка сыйныфташлары да читтә калмады, алар да Руслан өчен сөенделәр.
Әлеге батырлык дәресе әти кеше өчен дә көтелмәгән вакыйга булды. Ул, хәрби киемен салмаган килеш, укучылар каршына басты. Аның һәр сүзе, һәр хәрәкәте Ватанга мәхәббәт белән сугарылган иде. Ул балаларга үзенең хәрби хезмәте, махсус хәрби операция зонасындагы көннәре турында сөйләде. Авырлыклар турында да яшермәде, әмма һәрвакыт рух ныклыгын сакларга кирәклеген ассызыклады.
Бу дәрес укучылар өчен генә түгел, әти кеше өчен дә онытылмаслык булды. Ул, балаларының күзләрендәге ихтирамны күреп, үзенең эшенең мөһимлеген тагын бер кат аңлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев