Махсус хәрби операциягә “Ленин” бүләге
Күмәк хуҗалык махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә чираттагы “УАЗ-патриот” машинасы белән ярдәм итте.
Бу хакта Олы Бәрәзә авылында яшәүче Фирдүс Зарипов белән сөйләштек.
Әңгәмәдәшем турында газетаны һәрдаим укучылар белергә тиеш. Күп дәүләт бүләкләренә ия булган, шул исәптән Татарстан Республикасы Рәисе кулыннан бүләк алган Айзат Зариповның әтисе ул.
Айзат махсус хәрби операция зонасында, артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Күп тапкырлар бүләкләнгән: ике тапкыр Россия Федерациясе Президенты тарафыннан “Жуков” һәм “Суворов” медальләренә лаек булган. Татарстан һәм Башкортостан медальләрен дә биргәннәр. Моннан тыш, тармак медальләре дә бар.
Фирдүснең махсус хәрби операция зонасындагылар өчен ихлас өзгәләнүен, анда ни кирәк икәнен улыннан сорашып, шундук табып, хәстәрләп җибәрүен аңлагансыздыр инде.
– Андагы егетләребезгә машина бик кирәк. Инде бик күптәннән, алар сорагач, “Ленин” җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән идек. Бик теләп ярдәм кулы сузды. Кызганычка каршы ул машина сафтан чыккан, – диде ул.
Моннан соң да, аңа кадәр дә махсус хәрби операция зонасындагыларга кирәк-яракны табып җибәреп тора ул. Менә кабат машина кирәк була. Һаман күмәк хуҗалыктан сорарга кыенсынып, бу юлы район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә була.
Бирәм дисә колына, чыгарып куя юлына, диләр бит. Кабат “Ленин” җитәкчесе Илгиз Хәйруллин белән шул хакта сөйләшәләр. Дөресрәге, элекке һәм хәзерге барлык ярдәмнәре өчен җитәкчегә рәхмәт сүзләре җиткерә ул. Сүз уңаеннан, район хакимиятенә машина сорарга барырга җыенуын әйтә.
– Кая анда барып йөрисең инде, күмәк хуҗалыкның аңа гына көче җитә. Гаражда элекке “УАЗ-патриот” бар бит – шуны бирик, – ди.
Чынлыкта, күмәк хуҗалыкка яңа машина кайткач гаражга куелган, әле, чагыштырмача, яхшы хәлдә була ул. Шулай да янә запас частьләр белән хәйран ук яхшы хәлгә кертеп, ремонтлыйлар, ялга кайткан улы Айзат Зарипов алып китә аны.
Бу очракта күмәк хуҗалык җитәкчесенә рәхмәт дими ни дисең инде. Искиткеч зур ярдәм бит бу. Гомумән алсак та Айзат әйтүенчә: “Сезнең Әтнәләр гел булышалар”, дип, башка ир-егетләр, хәтта, көнләшәләр, икән.
Чыннан да, махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә булышу районыбыз хакимияте тарафыннан өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп куелды.
– Ә барыннан да бигрәк, туган яктан килгән төрле күчтәнәч-посылкаларның исемле булуы бик куанычлы икән. Ир-егетләребез кайда гына булып тоткарланмасыннар, аларга тиешлегә беркем тими – һәм алар аны кулларына алалар, – ди Фирдүс.
Кабат машинага әйләнеп кайтсак, бүгенге көндә ул “УАЗ-патриот” яхшы хәлдә, Донбасс ягында йөреп тора.
Инде бер генә язмадык, аңлыйсыздыр, машина анда бик кирәк. Әле аннан тыш та, анда тагын бер Әтнәдән килгән шундый ук машина йөреп тора икән. Башкаларның “Әтнәләр бик булышалар”, диюләрен аңларга да була шул.
Тагын бер мөһим әйбер – хәзер андагы ир-егетләребезнең көндез дә, төнлә дә кайнар аш белән туклану мөмкинлеге туган. Үзебезнең үк бер егетне гел ашарга гына пешереп торучы итеп сайлаганнар. Әйтүләренчә, туклану ягыннан да бернинди проблема да юк икән.
Шулай ярдәм кулы сузучы миһербанлылар булганда, без – бердәм, безне җиңәрлек түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев