“Татар ир-егетләре күп монда”
Әлеге мәкаләбез махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Күңгәр егете Айнур Зарипов турында.
Мәүлия һәм Фидаиль Йосыповлар гаиләсендә 3 бала булып үсәләр, ә мәкаләбез герое 1998 елның 27 маенда дөньяга килә. Ул балалар арасында өлкәне, гаиләдә аннан соң тагын 2 кыз бала – Зөһрә һәм Камилә тәрбияләнә. Кечесе әле быел мәктәпкә укырга барачак кына. Хәер, ул кызларның өлкәнрәге – февраль аенда 24 яшен тутырганы инде үзе дә әни, Сәит исемле 1 яшь тә 1 айлык бала тәрбияли. Тормыш иптәше белән Казанда яшиләр, авылга кунакка кайткан.
Айнур солдат хезмәтен Түбән Новгород шәһәрендә, Коры җир гаскәрләрендә уза. Кайткач берара үзебезнең районда, аннан Казандагы ЖЭКта эшли. Чынлыкта, мәктәптән соңгы укуы да шул юнәлештә була аның – Дәрвишләр бистәсендәге төзелеш көллиятендә белем ала.
Ә махсус хәрби операция зонасына китүе кинәт кенә килеп чыга.
– Өйлә вакытында хәбәр килде, икенче көнне иртән китәргә туры килде, – дип искә ала үзе.
2022 елның 25 сентябре көнне авылга кайткан була. Икенче көнне иртәдән үк Арчадагы хәрби комиссариатка китә.
Дөресен әйткәндә, ул бик еш:
“Мобилизация башланса, миңа да китәргә туры килер, мөгаен”, – дия торган була. Менә сентябрь аенда ул киткәнгә 3 ел була инде.
Аның белән ялга кайткан вакытта очраштык. Юл йөрү вакытын да кертеп, барысы 17 көн ял бирәләр аңа. Махсус хәрби операцияне ЛНР – Кременной юнәлешендә уза.
– Минем янда, башлыча татар ир-егетләре хезмәт итә. Әтнә районы ир-егетләре дә шактый. Анда алгы сызыктагыларны кирәк-ярак белән тәэмин итү линиясендә хезмәт итәм, – ди.
Монда машина йөртә – фургонда эшли. Мөмкинлек чыгудан файдаланып, гуманитар ярдәм турында да сораштым.
– Ул яктан да проблема юк. Ярдәм вакытында килеп тора, халыкка зур рәхмәт, – ди.
Шунысы кызык, ялга кайткач әти-әнисенә нык булыша икән ул. Бу уңайдан әти-әниләре көлеп:
– Аеруча утын яруга кергән аның бәхете. Теге юлы кайткач та, бу юлы да утын ярды, – диләр.
Анда яшәү шартлары буенча да сөйләштек. Блиндажда яшиләр, аны үзләре төзиләр, яшәү шартларын үзләре үк җайлаштыралар.
Бер тапкыр ялга кайткач элек эшләгән урынына барып, иптәшләрен дә күреп кайта. “Дусларны, танышларны күрү күңелгә рәхәтлек бирә”, – ди үзе.
Бүгенге көндә хөкүмәт бүләкләре – 2 медале бар аның, инде берничә тапкыр отпуск ялына кайтып китә.
Медальләрен кабат искә алсак, берсе белән – 2023 елның 26 мартында “Матди-техник яктан тәэмин итүдәге казанышлары өчен”, икенчесе белән 2024 елның 5 августында “Махсус хәрби операциядә катнашучы” буларак бүләкләнә.
Шунысы да бар, сөйләмендә һәрвакыт патриотлык, туган илне саклау хисе ярылып ята. Исән-имин хәлдә, саулык-сәламәтлек белән әйләнеп кайтырга язсын аңа.
Соңыннан бөтен гаиләне бергә истәлеккә фотога төшереп алдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев