“Улым янында булам” дип, әтисе дә махсус хәрби операция зонасына китә
Бүгенге язманың геройлары Олы Әтнә авылында яшәүче Ваһаповлар гаиләсе.
Районның газ оешмасында эшләүче Елена Ваһапова белән аның эш урынында очраштык.
Үзен горур һәм сабыр тотарга тырышса да, ананың күңеле генә түгел, бөтен уй-кичерешләре тыныч түгеллеген әллә каян чамаладым. Югыйсә, бүген ул шатланырга, сөенече тышка бәреп чыгарга тиеш – өзелеп көткән улы Альфред махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы отпуск ялына кайткан. Ә ире Азат яраланып кайтса да, шөкер, хәзер аның янында. Әмма без белмәгәннәрне белә ул, улының тиздән кабат китәчәген уйлап күңеле өзгәләнә ананың. Баштарак Лена ханым әллә ни ачылып китмәде, аннан соң да: “Улым махсус хәрби операция турында бик сөйләми... Анда үзе белән бәйле хәлләр турында да бик әйтми ул”, ише дежур фразалардан ары сүзләр алып булмады. Шуңа күрә әңгәмәбезне ерактанрак башларга булдык. Саф татар районы саналган Әтнә якларына үзе каян килгән, монда ничек төпләнгән ул – сорау-җавап формасындагы әңгәмәбезне шуны ачыклаудан башладык.
– Тумышым белән Лаеш районыннан мин. Үзем рус милләтеннән. Бирегә укырга килдем, – дип, саф татар телендә Әтнәгә ничек килеп чыгуы белән таныштырып узды ул.
Әлбәттә, Лаештан бирле монда килеп уку теләге бер дә юктан гына килеп тумаган. Үрнәк алыр кешесе янәшәдә генә булган – әнисе Лидия ханым да Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укыган. Дөрес, монда бик күптән, әле совет заманында белем алган ул. Ә инде кызы Ленаның да шунда укырга теләге барлыгын белгәч, берара каушап кала. Ул чорда юлсыз юл буйлап йөреп укыганнары аның өчен бөтен гомеренә җитәрлек гыйбратле сабак була шул. Кызын бер генә дә Әтнәгә җибәрәсе килми. Әмма насыйп азык авызны ертып булса да керә диләр бит. Бу чорда Лена үзенчә фикер йөртә: “Әнисе кебек төгәл фәннәргә бәйле һөнәрләрне яратмый, ә ул теләгән яхшы һөнәрле итәрдәй уку йортларыннан иң якыны – бары Олы Әтнәдә генә. Аннан соң, танырга кирәк – әнисе укыган уку йорты барыбер дә күңелне үзенә тартып тора”. Шулай итеп Лена да Олы Әтнәдәге авыл хуҗалыгы техникумы студентына әйләнеп куя...
Моннан соңгысын сөйләп торасы да юк инде. Яшьләр бергә җыелган җирдә берничек тә танышулар, кавышулар булмыйча кала алмый. Шулай итеп, 1987 елның 1 сентябрендә беренче тапкыр Олы Әтнәгә аяк баскан кыз бала 1988 елны Ваһаповага әйләнә дә куя. Техникумны тәмамлагач 8 еллап уку йорты китапханәсендә эшли. Ә 1998 елдан райгаз оешмасында, склад мөдире булып эшли башлый.
Ул вакытта әле Татарстан урамында яшиләр. Азатның әнисе Наҗия апай белән бергә гомер итәләр. Аннан 13 ел СМУда эшләп алган фатирда яшиләр. Ә 2001 елны яңа өй салалар.
– Иске өйдә – 1989 елны кызым Альбина туды, хәзер ул Балтачта тормышта, анда 3 оныгым үсә. Соңрак улым Альфред, ә яңа бистәгә күчкәч, улым Адель тудылар, – ди.
Альфред Олы Әтнә урта мәктәбендә укыганда ук бик яратып волейбол уйный. Моннан тыш, бик матур итеп шигырьләр яза ул.
Мәктәптә укуын тәмамлагач, Казанда волейбол буенча тренерлыкка укып, бирегә кайта.
– 2022 елның октябрь аенда махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә, – дип искә ала Лена ханым.
Бүгенге көндә Херсон юнәлешендә икән ул.
– Алгы сызыкта булып, озак вакытлар хәбәре булмый тора. Соңгы тапкыр 38 көн буе аның турында берни белмәдек, – дип авыр сулый Лена ханым.
Инде күп тапкырлар дәүләт бүләкләренә, орден-медальләргә лаек була. Сүз уңаеннан билгеле булсын, анда да хәрби берәмлек газета-листовкаларда Альфредның рус һәм татар телендәге шигырләре басылып чыга икән.
Яшәү шартларына килсәк, башка хезмәттәшләре кебек үк блиндажда яши. Хезмәттәшләр дигәннән, биредә Әтнә ягыннан берәү дә юк икән. Лена ханым сөйләвеннән, гомумән, татарлар юк дип аңладым. Хәрби хезмәт кыенлыкларын искә алып, хәрби серләр турында сөйләү дөрес булмас, әмма шунысы факт – алгы сызыктан чыкканда бик нык ябыгып чыккан вакытлары да булгалаган. Хәер, аңларга кирәк, алгы сызыкта бит алар...
Шунысы да бар, Альфред: “Мин хәзер монда, ялга кайткач та, тыныч кына ята алмыйм, күңелем гел иптәшләрем янында”, – дигән. Чыннан да ишетеп, күреп тә беләбез – отпуск ялына кайткач та алар гел телефонда: кем алгы сызыкка китте, кем отпускка кайтып китте, кемнәр кая һәм башкалар турында гел сорашып торалар.
Альфред инде дүртенче тапкыр отпускка кайткан. Беренче тапкыр 11 айдан соң гына кайта алган. Дошман дроннары белән очрашкан чаклары да еш булган аның. Хәтта бер тапкыр берничә сәгать дәвамында качып ятарга туры килгән.
– Командирлары яхшы кеше. Без, әти-әниләр белән дә гел элемтәдә ул, – ди Лена ханым.
Егетләр алгы сызыктан чыгуга хәбәр итә, хәрби сер саналмаган һәр яңалык белән таныштырып бара икән. Аңлашыладыр инде, анда барысының да үз “позывной”лары бар. Таныш булыгыз, Альфредныкы – “Вулкан”.
Ә ире Азат Донбасс юнәлешендә була. Аның махсус хәрби операция зонасына китүе дә үзенчәлекле була. “Мин дә улым кебек үк Ватанны сакларга тиеш”, дигән фикер белән китә ул. Ул вакытта әнисе Наҗия дә алар белән бергә яши. Дөресрәге, беренче юлы Чибәркүл хәрби полигоныннан 1966 елгы ир-егетне кире боралар. Имештер, яше чыккан. Әмма, күңелгә бер кереп урнашканны сызып ташлап буламы инде ул. Азат тагын бер талпына. Нәкъ шул вакытта контракт төзеп китүчеләрнең яшь чиген күтәргән булалар. Шулай итеп ул махсус хәрби операция зонасына китә. Монда, алгы сызыктагыларны “боеприпас”, ашау-эчү һәм башка мөһим кирәк-ярак белән тәэмин итүче хәрби берәмлектә хезмәт итә. Әмма анда 1 ел чамасы хезмәт иткәч, узган елның ноябрь аенда сәламәтлеге чикле хәлдә, ул кире кайта.
Ул чорларны әле дә еш искә ала икән Азат. “Әле кичә дә дуслары, иптәшләре турында “позывной”ларын әйтеп искә алып утырды”, – ди Лена ханым. Азатныкы башта “Дед” була. Мөгаен, иң өлкәннәрнең берсе булгангадыр. Анда һәр җирдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Шулай да, Аллаһ рәхмәте белән, ул-бу зыян күрми. Ә бервакыт сугышчан берәмлектә барысы диярлек зыян күрәләр, ә Азатка берни дә булмый. Шуннан аның “позывной” үзгәрә – “Фартовый”га әйләнә. Азат әйтүенчә, яшәү шартлары бик начар булмый. Әмма ташландык йорт подвалында яшәүне яхшыга да санап булмый.
Шушы көннәрдә ул Альфредны кабат махсус хәрби операция зонасына озата Лена ханым. Ә мине:
– Инде теләгем бер генә – бу чуалышлар тиз арада тәмамлансын иде, – дигән теләкләр белән озатып калды.
Әмин, шулай булсын. Ир-егетләребез тизрәк исән-сау булып якыннары янына кайтсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев