Татарстанның 12 районында авыручылар саны республика күрсәткеченнән югарырак.
Коронавирус белән авыручылар санының республика дәрәҗәсеннән югарырак күрсәткече булган Татарстан районнары Роспотребнадзорның даими контролендә торалар. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде, дип яза "Татар-информ" мәтбугат агентлыгы. Бүгенге көндә Апас, Теләче, Чүпрәле, Лаеш, Әтнә, Биектау, Питрәч, Арча, Саба, Тәтеш, Буа районнарында авыручыларның аеруча күп булуы күзәтелә.
Нет комментариев