Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бүген бәйрәм

Кадерле райондашлар!

Әтнәбезнең хөрмәтле кунаклары!

Сезне ихлас күңелдән халкыбызның горурлыгы — көтеп алган Сабан туе белән котлыйм! Бу олы бәйрәм һәрберебезгә күтәренке кәефләр һәм яшәү дәрте бүләк итсен! Күңелләргә якты хисләр бирсен, киләчәккә өмет һәм ышанычны арттырсын!


Хезмәт сөючән, кунакчыл, киң күңелле һәм бөтен Татарстан буенча авыл хуҗалыгының чын остасы булып танылган Әтнә халкы язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлап, бүген хаклы рәвештә бәйрәм итә.

 


Шунысы куандыра, районыбыз халкы быел да милли бәйрәмебезгә ныклы әзерлек белән килде. Игенчеләребез язгы кыр эшләрен яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыктылар — булачак уңышка ныклы нигез салдылар. Шөкер, матур булып тишелеп чыккан, чиста уҗым басулары күзләрне иркәли. Терлекчеләребез дә Татарстанда иң мул савымга ирешүчеләрнең берсе буларак, көннән-көн куандыралар. Хезмәт сөючән шофер-тракторчыларның, укытучыларның, мәдәният хезмәткәрләренең, гомумән, Әтнә халкының тырышлыгы киләчәккә ышаныч һәм өмет уята.
Сабантуй сезгә онытылмас һәм якты мизгелләр бүләк итсен, милли традициябезне һәм гореф-гадәтләрне саклауга, үстерүгә яңа көч бирсен, республикабыз, районыбыз иминлеге, ныклыгы өчен игелекле эшләргә рухландырсын.
Сабантуй бәйрәмнәре мөбарәк булсын! Бәйрәм белән Сезне!


Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев