Өлкәннәрне хөрмәт итү – изге эш
Бүген Әтнәдә театр бинасында өлкәннәр көне узды.
Өлкәннәребез сый-хөрмәт тулы табын артында кунак булдылар. Аннан соң, сәхнәдә чыгыш ясаган җитәкчеләрнең котлауларын кабул иттеләр һәм бик матур концерт карадылар.
Артистларның һәрбер чыгышы күңелләргә үтеп кереп, яшьлек хатирәләрен яңартты, көч-дәрт өстәде. Зал аларны алкышларга күмде.
Өлкәннәр көнендә күрсәтелгән хөрмәт һәм игътибар һәркемнең күңелендә җылы хисләр уятты. Бу көн – буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, өлкәннәребезгә рәхмәт белдерү өчен бик яхшы мөмкинлек. Аларның тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге, сабырлыгы – безнең өчен зур байлык.
Өлкәннәребез күңелләрендә онытылмас мизгелләр саклап, канәгать елмаю белән таралыштылар. Әтнә халкы өлкәннәрне онытмый, һәрвакыт хәтердә тота.
Бүгенге көн тагын бер кат искәртте: өлкәннәрне хөрмәт итү – изге эш. Алар безнең киңәшчеләребез, терәгебез, рухи кыйммәтләребезне саклаучылар. Шуңа күрә аларга һәрвакыт игътибарлы булырга, ярдәм итәргә, кайгыртуыбызны күрсәтергә тиешбез.
Бүгенге бәйрәм чарасын тиешле югарылыкта уздыруларын билгеләп узарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев