Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел

“Әти” диеп әйтә алмадым

Үткәннәрне искә алып, Вәгыйзь абый әнә шулай дип өзгәләнә иде.

Вәгыйзь абый Хәкимҗанов Казан шәһәрендә туып, балачактан авылда яшәп, эшләп, имам буларак армый-талмый халыкны дин юлына өндәп, бик дәрәҗәле кеше булып яшәде.
Гаять кешелекле, бастырынкы, әмма ачык йөзле, һәр сүзен төптән уйлап әйтә иде ул. Өлкәннәргә дә, кечеләргә дә тиешле мөнәсәбәт таба белде. Кызганычка каршы, кинәт сүнде ул – әллә сугыш чоры авырлык­лары зыян салды, әллә башка сәбәп булды – имамыбыз Каенсар авылы зиратында җирләнде. Күп еллар элек аның белән узган әңгәмәне газета укучылар игътибарына да тәкъдим итәргә булдым.
Бөек Ватан сугышы чорын искә алсак:
– Безгә, сугыш чоры балаларына, үз гомерендә бер генә тапкыр да “Әти” дип әйтә алмыйча үскәннәргә таяныр терәк булмады шул, – дия иде ул.
Вәгыйзь абый әти-әни өчен көтеп алган, сөекле, “тәмле” бала булып дөньяга килеп ике ай узуга, гаилә башлыгы Газизулла абыйга Бөек Ватан сугышына чакыру килә. 1942 елның мартында дөньяга килгән Вәгыйзьгә әле нибары 2 ай гына була.
– Әти фронтка киткәндә мин нибары 2 айлык нарасый булганмын. Әтиемнең күңеле сизенгәнме, әнигә: “Әгәр кабат күрешә алмасак, баланы авылга алып кайт”, ди. Казан шәһәренең 40 заводында самолетларга чехоллар тегүдә эшләгән әнием Нурсанә бу әманәтне үтәгән, – диде ул.
Балачак булса да, яхшы хәтерли – яу кырында башларын салганнар, хәбәрсез югалганнар дигән сүзләрне еш ишетеп үсә. Бәхәссез, Бөек Ватан сугышы чорында бөтен халык авырлык кичерә, әмма балаларга икеләтә кыен була. Балалык сәбәпле аңлап бетермәүме, әллә, шулай тиеш дип кабул итүме – алар ачлыктан, көч җитмәслек хезмәттән интегәләр. Чөнки сугышка киткән әтиләрен, абыйларын алыштыралар – фронт өчен корал җитештерергә, икмәк үстерергә кирәк була. Яклаучысы, саклаучысы янәшә булса да, кечкенә Вәгыйзь дә әнисе кичергән кыенлыкларны үз йөрәге аша уздыра, әнисе күргән авырлыкларны өлешчә булса да кичерә.
– Сугыштан соңгы ачлык-ялангачлыкны үз башына төшкән кеше генә белә, ә безнең кебек әтисез һәм өй эчендә бер ир-атсыз яшәүчеләргә бигрәк авыр булды. Мәктәпкә укырга кергәнче әниемә ияреп борчак басуына уракка баруларым гомергә онытылмас, мөгаен, – ди иде ул.
Ачлык олыны да, кечене дә тигез күрә. Кечкенә Вәгыйзь өчен дә алабута, какы, акбаш, кузгалак төп азык булалар. Еш кына: “Яз көне сукаланган җирдә бер көтү карга һәм өшегән бәрәңге җыючы бер төркем бала булыр иде”, – дип искә алды ул. Элекке авырлыкларны искә алып, аның: “Сыер асрасак та, сарыклар тотсак та, ит-сөт кебек ризык күрмәдек. Бар булганны дәүләткә салым итеп түләдек”, – диюе дә хәтердә.
Бераз кул астына керә башлагач, кечкенә Вәгыйзь өчен эш чоры башлана. 
5 сыйныфта­ укы­­ганда ук ат җи­геп күмәк хуҗа­лык басуына торф түгә ул.
– Ачлыкка, авыр хезмәткә түзеп була. Ләкин иң аянычы – әтиемнең сугышта һәлак булуы, ятим балага әйләнеп, әтиле балаларга кызыгып яшәү. Әтисез балалар – иң кызганыч, кыерсытылган, яклаучысыз катлам булды. Синең белән бергә уйнап йөргән баланы әтисе күтәреп алганда һәм иркәләгәндә әтисез малайның нинди хис-тойгылар кичергәнен сүз белән генә аңлатып булмый шул, – дип өзгәләнә иде ул.
Күмәк хуҗалыкта нинди эш кушсалар, шуны эшли. Монда эшнең авырлыгына, көч җитмәслек булуына карап тормыйлар шул. Әле балалыктан да чыкмаган, үсмер чорга аяк та атламаганнарга аеруча кыен була. Әнисе Нурсанәнең ничек азап­лануын күреп үскән баланың тамчы да сынатасы килми. Әни алдында сынатмыйм дип кенә түгел, һәлак булган әтисе өчен дип тә ихлас тырышып эшли ул. Мәктәптә укып 7 сыйныфны тәмамлауга ук күмәк хуҗалыкта йөкче булып тракторга эшкә урнаша. Эшнең агын-карасын эшләп үскән, “Алтын куллы”, тырыш яшүсмерне шундук күреп алалар. Ул чор – инде үзгәрешләр, илнең үсеш кичергән, төзелешләр вакыты. Яшүсмер Вәгыйзьне дә балта остасы булып эшләргә “кодалыйлар”. Авырсынмый, аның кулы тигән йорт-җирләр, ферма тораклары, складлар бик күп күмәк хуҗалыкта.
1970 еллар – илебезнең кабат күтәрелеш, үсеш чоры. Бу юлы яңа төр техникалар барлыкка килә. Алар белән эшләүне янә эштә сыналган, тырышларга ышанып тапшыралар. 29 яшьлек Вәгыйзь әнә шундыйлардан була. 1971 елны ул “дизель” чылбырлы тракторына утыра.
– Пенсиягә чыкканчы «ДТ»да эшләдем, – диде ул.
Ә мин аның эшләгән чорын яхшы хәтерлим. Соңрак, тракторга яңа утырганнар гына түгел, инде хәйран чаларган ир-егетләр дә “тимер ат”лары чыгымлый башласа, ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать итә иделәр.
Пенсиягә чыккач, авылның мөхтәрәм кешесе – имамы булып торды. Аның ни дәрәҗәдә үз эшенә бирелгәнлеген, халык күңеленә үтә алуын дәлилләү өчен район мөхтәсибәтендә дә президиумда утыруын, ә вафатыннан соң, аны искә алырга дип бик күп авыл имамнары килүен әйтү дә җитә. Кем өчендер сәер дә тоелыр, әмма мәчет территориясендә яшелчәләр үстереп зәкәт итеп тапшыруны һәркем дә булдыра алмыйдыр. Ә инде иске йорт-мәчетнең аскы бүрәнәләрен алыштыруны, яисә, михраб төзү эшләрен ул берүзе башкарып чыкты. Монысы – аның “Алтын куллы” булуына тагын бер дәлил.
Мәчетнең Мәк­кәгә таба юнәлгән дивардагы куышы – михраб дип атала. Михрабтан уң якта мөнбәр урнаша. Имам әнә шуңа басып вәгазь-хөтбәләр укый.
Вәгыйзь абыйның имамлык чорында эшләгәннәрен һич онытырлык түгел. Авыл зиратын тимер челтәр белән әйләндереп чыгу да, Тукайның зиратта җирләнгән сөекле җизнәсе Әхмәтсафа хәзрәт каберен табып, аңа чардуган һәм кабер ташы кую да, шулай ук мәчет каршына Бөек Җиңүгә багышлап обелиск урнаштыру да – аның хезмәтләре.
– Безнең буын өчен балачак булмады инде ул, аны сугыш урлады. Без туйганчы уйный алмадык, нинди ул, тамак туярлык итеп ашаган-эчкән дә булмады. Кигән кием дә кырык ямаулы иде. Яз, көз, кыш айларында аякка чабата, күтәрмәле башмак кия идек... Кеше михнәткә түзә шул ул. Хәзерге рәхәт тормыш ул чакта төшкә дә кермәде, – дип көрсенә иде.
Әнисен еш искә алды. “Әнием әти кешене яратып искә алырга, аны һәрчак янәшәдә итеп тоярга, намуслы, гадел, хезмәт сөючән булып, тормышның тәмен белеп яшәргә өйрәтте”, – диюе әле дә истә.
– Әнигә мең-мең рәхмәт. Яшьли тол калып, ат урынына җигелеп эшләп, тормышның михнәт казанында кайнаганда, әтинең беркайчан да әйләнеп кайтмаячагын белә торып батыр әти тәрбиясе биргән әниемне мәңге онытмаячакмын, – диде ул күзләре яшьләнеп.
Сугыш чоры баласы, үзе дә мең-мең хөрмәткә лаек Вәгыйзь абый турындагы мәкаләне шушы турыда туктатып торып, алдагы саннарның берсендә аның әнисе – Нурсанә апа хакындагы язманы “Мин һаман да көтәм әле” мәкаләсе белән дәвам итәрбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев