“Әтидән акча алып кинога керәсем килде”
Бөек Ватан сугышы башланган көнне, 1941 елның 22 июнендә, көндезге сәгать 12.00дә якты дөньяга аваз сала Резида апа Габидуллина.
Сугыш чоры баласы... Аларны ике төркемгә бүлеп була: әтиләре сугыштан әйләнеп кайткан һәм “әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән, сугыш кырларында ятып калганнарның ятим калган балалары.
Яңа Шашы авылында гомер кичерүче, 84 яшь белән баручы Резида апа гомер буе “әти” дип дәшкән яшьтәшләренә кызыгып, аларда көнләшеп яши. Үз гомерендә бер тапкыр да “әти” сүзен әйтмәгән, аның йөзен дә күрмәгән кеше ул.
“Мин корсакта калганмын”
– Сугыш башланган көнне, ул вакыттагы мәхшәрне мин әни сөйләгәннәрдән генә беләм. Ул вакытта без Брянск өлкәсе Дятьково шәһәрендә яшәгәнбез. Иртәнге сәгать 4.00дә Бөек Ватан сугышы башлана. Шул ук көнне әтине военкоматка чакыралар.
Военкоматтан кайткач, ул әнигә: “Һәдия, син бу баланы тапкач та, туган якка кайту ягын кара инде. Шушы бала бәхетеннән яшәрсең, шушы бала сине карар. Мин кайта алсам, җир астыннан юл салып булса да кайтырмын.
Әмма кайта алырмынмы, бу сугыш тиз генә бетәргә ошамаган, кеше сүзенә карап монда кала күрмә”, ди. Әллә борчылып, әни бәбигә авырта башлый һәм шул ук көнне көндезге сәгать 12.00дә мин туганмын. Әнием сөйләгәннәрдән.
– Больницада ятабыз.
Берзаман кап-кара болыт булып, немец самолетлары килә. Шәһәрне бомбага тота башладылар. Хатын-кызларны – бер, балаларны икенче подвалга төшерделәр. Больницада озак тотмадылар, ике көннән соң, чыгарып та җибәрделәр.
Без, хатыннар кая барырга белми, бергәләшеп әле бер урында, әле икенче җиргә барабыз.
Шулвакыт солдатлар очрап, безгә: ”Сез болай бөтенегез бергә йөрмәгез, төрлегез төрле җиргә таралышыгыз. Юкса барыгыз да бергә үләчәксез”, диделәр.
Брянск якларында урманнар күп. Без яшәгән шәһәр дә урман янында урнашкан. Самолетлар шәһәрне бомбага тоткан вакытта, урманга качканнар яки шәһәрдән ерак түгел авылларга бара торган булганнар. Авыл эченә керергә курыкканнар, чөнки күреп алсалар качкыннар дип чагалар икән. Шуңа да кич булганчы, хуҗалар йоклаганны көтеп, авыл тирәсендә йөреп тора идек, йортларда утлар сүнгәч, сарайга сыерлар янына кереп кунып чыга идек, дип сөйли иде әни. Ә таң алдыннан сарайдан тиз генә чыгып китә торган булганнар.
Әни, җанашыма, мине күтәреп йөрүе җиңел булмагандыр инде. Яңа туган сабый.
Шулай бервакыт түзәрлеге калмагач, “Балам, риза, бәхил бул”, – дип үзебезнең квартирага кереп, мине язмыш кочагына калдырып, бишеккә салып чыгып китә.
Аны да аңлыйм. Юньләп йокы күрмәгән, ашарына да юк. Җитмәсә, ялгызы, бер ярдәм итәр кешесе юк. Шулай да икенче көнне шәһәргә кайткач, әни безнең йортның җимерелмәвен күрә. Һәм мине кереп ала. Чыгып китәр алдыннан, буялып беткән сабыйны юындырып алырга була.
Шулвакыт өй янында бомба төшә. Әни, җанашым, мине ничек бар, шулай төргән дә баскычтан йөгереп төшкән. Куркуыннан чит җирләрдә үлеп калам икән, дип кычкырып елый башлый. Йортыбыз тирәсеннән үтеп барган бер солдат: “Апай еламагыз әле, балагызны да аягы өстә, башы аста килеш тоткансыз, дип мине рәтләп кулына тоттыра. Һәм: “Хәзер шәһәргә җәяүле солдатлар керә башлый. Сез монда калмагыз, соңгы вагонга булса да утырып, биредән китегез”, ди.
Солдат кулына нарасыен тотып, аптырап торган әнидән аның кайсы яклардан булуын сораша. Әни аңа, Әтнәнеке булуын, иренең туган авылына кайтачагы турында әйтә. Әлеге солдат та Әтнә ягыннан икәнен әйтә. Язмыш дими, ни дисең инде бу күренешне.
Бу вакыйгаларны искә төшергән саен әни, ичмасам исемен дә сорый белмәгәнмен, дип уфтана торган иде. Шулай итеп, алты гаилә булып, туган якларына юл алалар.
“Фәризә киленең кайтты”
Бер чемодан чүпрәк белән туган якларына, иренең авылына юл ала әни. Немец самолеты алар утырган товар поездын Мәскәүгә кадәр куа.
Мәскәүгә җитәрәк поезд туктый, паровоз йөртүче җиргә сикереп төшә дә, маңгаена бәреп чыккан тирне сөртеп алып: “Кайсыгыз бәхетле булды икән. Кайсы бала бәхетенә калдык икән”, – дип елый.
Әниләр вагоннарын сакларга солдатлар куялар. Ә алар арасында минем әти дә булган. Ләкин әни белән әтигә күрешергә насыйп булмый.
Яңадан алар кайтыр юлга кузгалалар. Үзебезнең якларга чыккач, вагон ишекләрен ачалар.
Станция саен туктаган вакытта, сугыш эченнән кайтучылар, дип аларга ашарларга бирәләр. Шулай итеп, Арча станциясенә кайтып җитәләр. Бу вакытта районга колхозлардан ашлык алып килеп, печән алып кайта торган булганнар. Шунда әни Яңа Шашы авылыннан Габдрахман абый белән очраша, ул безне үзе белән алып китә. Әни белән мин – Яңа Шашы авылына, әнинең бертуган апасы алты баласын төяп, Дусым авылына юнәләләр.
Кайта-кайта караңгы төшкән, без кайтып кергәндә авыл халкы йоклаган булган. Әбиләрнең капка төбенә җитеп, Габдрахман абый: “Фәризә, киленеңне алып кайттым”, – дип тәрәзә шакый. Әнинең килендәше Факия апай чыгып, мине күтәреп өйгә алып кергән. Мине юындырып, әби үзенең йомшак ястыгына салган. Шул ятудан мин өч көн, өч төн йоклаганмын. Таң аткач, күрше тирәләр килен карыйбыз, дип безгә кергәннәр. Күргәннәре булмады микәнни, дип аптырарсыз. Әти белән әни икесе дә бәхет эзләп, Брянск өлкәсе Дятьково шәһәренә киткән булалар. Һәм шунда танышып, гаилә коралар. Шулай итеп, әни ирсез, сабый баласы белән, бер белмәгән йортка, кайнанасы янына кайтып төшә.
Әбинең дүрт малае була. Әни кайтканда әле кече малае Габдулла сугышка китмәгән була. Ул әнигә әбине ташламаска куша.
Брянск өлкәсендә сугыш чигенгәч, кабат шул якларга чыгып китәбез. Янәсе сугыштан кайткан әтине каршы алалар. Бу вакытта әни әбине дә үзе белән алып китә. Чөнки ялгызы, беркеме дә юк. Әбинең 4 малае да сугышта ятып калалар. Әни заводка эшкә керә. Әле башта заводларны торгызу өчен аларга алты ай урман кисәргә туры килә. Мине балалар бакчасына урнаштыралар. Әни илтеп куя, әби алып кайта торган була. Җиңү көнендә без, бөтен балалар вокзалга мендек. Әле дә күз алдымда, югыйсә сабый гына бит инде үзем. Ике урман арасыннан кычкыртып, кара төтеннәр чыгарып, поезд килә. Станциягә туктагач, солдатлар вагоннардан төшеп, бииләр. Шуннан мине бер солдат күтәреп алды да, үзләре киткәнче кулыннан төшермәде.
Миңа җиде яшьләр тирәсендә без кире авылга кайттык. Чөнки әбинең кайтасы килде. Әнигә хатыннар, аңа ияреп кайтма, биредә кал, дисәләр дә, әни кайнанасын рәнҗетергә теләмәгән. Өчәүләп кабат Яңа Шашы авылына кайтып төштек. Бирегә кайткач, әби туганнарында кунакларга йөрде. Мине дә үзе белән ала иде. Берьюлы әби Чишмәле Сап авылындагы каенсеңлесе янына китте. Һәм шунда бик нык авырый башлады. Әни җанашым, арба тартып, әби белән мине утыртып Чишмәле Саптан Яңа Шашыга кадәр алып кайтты. Дүрт баласын югалту ачысын күтәрә алмагандыр инде, әби урын өстенә ятты. Һәм озакламый вафат булды. Аннары без инде кире Брянскка китмәдек. Яңа Шашы авылында яшәп калдык.
Әтинең васыятен үтәдем
Әтинең туган авылында гомер кичердек. Мин биредә мәктәпне тәмамладым. Җиденче сыйныфтан соң, сигезенчегә Әтнәгә укырга киттем. Әмма анда озак укырга насыйп булмады. Әни авырып китте, һәм аны карар өчен укуны ташлап кайтырга туры килде. Фермага эшкә кердем. Мин җырларга ярата идем. Берьюлы Илһам Шакиров концерт белән кайткач, мине филармониягә чакырып китте. Бардым, мине тыңладылар. Тавышың бик көчле, гел җырлап йөрергә кирәк. Кабат үзебез дәшәрбез, диделәр. Шулай итеп, башка барылмады. Почтада эшләгәндә колхоз рәисе белән авыл советы җитәкчесе чакырып, миңа Чембулат авылына клуб мөдире вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Ризалаштым. Мин ул вакытта кияүдән кайткан идем инде. Кызым Рузия дә бар. Әни белән киңәшләштем, ул каршы килмәде. Шулай итеп, 10 ел Чембулат клубында эшләдем. Ул вакытта яшьләр күп, клубта төнге сәгать уникеләргә кадәр утырабыз. Төнлә шул авылда йоклый кала идем. Таң ата башлауга авылга кайтып китәм. Яңа Шашы авылында клуб салгач, шунда эшкә урнаштым. Һәм пенсиягә чыкканчы, клубта эшләдем.
Әни башка тормышка чыкмады, гомер буе әтигә тугрылыклы булды, аны кайтыр, дип көтте. Аллаһка шөкер, әнине тәрбияләп соңгы юлга озаттым. Әтинең васыятен үтәдем.
“Әти” диясем килде
Сугыштан соңгы тормыш та, авыл халкы өчен җиңелләрдән булмады. Әмма без ачтан тилмердек, дип әйтә алмыйм. Чөнки кайткан кеше булгач, безгә ярдәм бар иде. Шуңа да авылда көнләшүчеләр дә булды. Ә менә “әти” дип әйткән яшьтәшләремнән көнләшә идем. Минем бик тә “әти” диясем, аннан акча алып кинога керәсем килә иде. Түбән очта дус кызым Мәдинә бар. Аның янына гел төшә идем. Һәм ул мин төшкәч, беркайчан да әти, дип икеләнмәде. Минем күңел халәтемне аңлый иде. Гайфулла бабай миңа, кинога билет алырга дип акча да бирде әле. Мәдинәгә әйткән булганмындыр инде, әтидән акча алып кинога керәсем килә, дип. Нихәл, итәсең инде, ул теләгем тормышка ашмады. Аннары кайбер дус кызларым, гел “Әти, әти акча бирде” дип мактана торганнар иде. Аларның шулай кабатлап торуларына ачуым да килә торган иде. Яхшы кеше булса, әти бик кирәк икән ул.
Соңыннан әнә шулай, дип әйтеп куйды Резида апа. 84 яшенә җитсә дә, сугыш елларының ачы хәсрәтен, әнисенең күңел халәтен, аның сөйләгәннәрен күңел түренә салып куйган да, яшь буынга гыйбрәт һәм сабак булсын өчен һәр мизгелен йөрәге аша уздырып сөйли дә, сөйли. Исең китәрлек язмышлар. Резида апага олы рәхмәтемне әйтеп, кайтыр юлга кузгалабыз. Ә колакта һаман да аның сабыр гына сөйләгән тавышы... «әти» диясем килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев