Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Бала хәсрәтеннән дә авыр кайгы юк

Ак яулыклы әбиләр... Нинди сөйкемле, мөлаем алар! Йөзләреннән, үзләреннән сабырлык, пакьлек, назлылык, җылылык бөркелә.

Соңгы вакытта Бә­рәс­кә авылына еш барылды. Сәбәбе дә чыгып кына тора: әле хисап җыелышы, әле юбилей­лар билгеләп үтелә. Февраль аена аяк басуга Әминә әбекәйгә – 95, Фәния әбигә 90 яшь тулды.
Исән-сау булып торсак, җирлектә тагын бер олуг юбилей көтелә әле. Биредә котлаулар кешечә генә булмый инде, күмәк хуҗалык рәисеннән тор­ган бер команда һәр өлкән яшьтәге әбекәйгә барып, зурлап хөрмәтләп кайта. Котлаулар вакытында барысы да искә алына: яшьлек еллары, гаилә тормышы, колхоздагы авыр хезмәт һәм җитәкче тарафыннан олы хөрмәт.  

Әминә Хәйруллина

Түбән Бәрәскә авылы кызы ул. 95 ел гомере шушы туган авылында, сокланып туймаслык тугайлы болыннарында уйнап, челтерәп аккан чишмәләренең шифалы суларын эчеп, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре буйлап йөреп, басуларында хезмәт куеп узган. Шөкер, матур яшәлгән, бүгенге көндә урыны түрдән Әминә әбекәйнең. Улы Илдус белән килене Гөлсинә тәрбиясендә, оныклар һәм оныкчыклар бәхетен татып, түр башында утыра ул. 
...1956 елда шушы йортка килен булып килә ул. Авылдашы Мөхәммәтҗан белән гаилә корып, өч ир малайга гомер бүләк итәләр. Әмма ир куенында 18 ел гына яшәп кала ул. Тормыш иптәше 46 яшендә үлеп китә. Ана кеше өчен дөньядагы иң ачы хәсрәт – үзең исән чакта балаңны кабергә илтеп кую. Кызганычка каршы, Әминә әбине бу хәсрәт тә читләп үтми. 35 яшендә җир җимертеп гомер иткән олы улы Юнис үлеп китә. Бу ачы хәсрәтне дә зур сабырлык белән үтә ул. Язмыш сынауларына бирешми, улы Илдус белән килене Гөлсинә тәрбиясендә, балаларына терәк булып төп йортта гомер итә. 
– Әни безнең зур ярдәмчебез булды инде. Улларымны үстерергә булышты. Ник бер зарлансын. Аллаһка шөкер, тату гомер кичердек, Әни һәм кыз кебек яшәдек, – диде килене Гөлсинә ханым да. Килендәшләре, килгән кунаклар да аның сүзен җөпләп:
– Бу йортта һәрвакыт тынлык булды. Кайчан гына килеп керсәң дә, ачык йөз белән каршы алалар. Бөтенесе бердәм, синеке, минеке юк, – диделәр. Килен кайнана туфрагыннан ярала, диләр. Киленнәре дә үзенә охшап килгән аның. 
Ә төп йортка килгәндә, биредә бервакытта да кеше өзелми. Кендек каны тамган изге туфрак, төп нигез – ул буыннар чылбырын бәйләп торучы, әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләрен киләсе буынга җиткерүче җылы оя. Гөлсинә белән Илдус Хәйруллиннар әлеге җылы оя учагын сүндерми, аны саклап яшиләр.
Шунысы кызык, Әминә апаның өч улы бар. Өч килене дә үзе кебек уллар таба. Ә ме­нә оныкларының ха­тыннары Хәй­рул­линнар нәселенә кыз­лар да бүләк итә­ләр. 
Хәйруллиннар Түбән Бәрәскә авылында үрнәк нәселнең берсе. Тырышлар, хезмәт сөючәннәр, ачык күңеллеләр. Шунысы бәхәссез, тату гаилә – бәхетле гаилә, диләр. Хак сүзләр, бары бер-береңне хөрмәтләү, кадерен белү генә гаиләне бердәм һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Хәйруллиннар нәселенең кайсы гаиләсен генә алсаң да, нәсел дәвамчылары  – Әминә әбинең оныклары, аның йөзенә кызыллык китермиләр. гореф-гадәтләрне саклап, тату, бердәм булып гомер итәләр. 

Фәния Сәгъдиева

Фәния әби тумышы белән Күәм авылы кызы. Чандыр гына гәүдәле, сөйкемле йөзле, мөлаем Фәния әбинең үзенә сүз бирик әле.
– 1937 елда сенлем Рәсимә туа. 1939 елда әтине Финляндия сугышына алып китәләр. Әнинең: “Сабир сугышта, ә без монда ачка үләрбез инде», – дип елап йөргәне истә. Әни әтидән өченче балага 8 айлык көмәнле булып кала һәм озак тормый ир бала таба. Аңа Мансур дип исем кушалар. Әби әтигә: “Хатының ир бала тапты”, – дип телеграмма суга. Әмма әни бала тапканнан соң, бик каты авырый башлый. Әтинең сеңлесе аны больницага Әтнәгә, Кимегә дә алып барып карый, ләкин файдасы тими. Күп тә үтми, әниебез үлеп китә. Без, 3 бала, әби белән калабыз. Әби кабат әтигә: “Килен үлде”, – дип телеграмма суга. Әти бу сүзләргә ышанмый. Ир бала тугач, күрсәтәселәре киләдер инде, дип уйлый. Сабир кайтмыйдыр инде, мәетне кояш ­ба­е­ганчы җирләргә кирәк дип, әнине алып чыгып барганда, ул кайтып төшә. Безне, ягъни 2 кызны, күтәреп алып, бик озак елый әти. Мин: “Әни үлде”, – дип еладым, ә сеңлем исә, әни йок­лый, дип йөрде. 
Әти кабат сугышка китмәде: өйдә 3 бала һәм әби калды. 40 көн булгач, энем Мансур үлеп китә. Әти авылда бригадир булып эшли башлый. Шуннан соң озак та үтми, кызамык белән чирләп, сеңлем Рәсимә дә үлә. Мин, әти һәм әби белән генә калдым. 1941 елда сугыш башланды. Әтине фронтка алдылар. Без әби белән икәү генә калдык. Аннары 2 елдан соң әти дә сугыштан яраланып кайтты. Әти, яралары төзәлгәч, яңадан бригадир булып эшли башлады. Сугыштан кайтып, 1 ел узгач, әти Носы авылы кызы Фәүзиягә өйләнде. Шул көннән башлап без үги әни белән тора башладык. 1945 елның февралендә әби дә бакыйлыкка күчте. Үлгәндә әби әнигә әйтеп калдыра: “Фәния кызымны какмагыз, гомер буе риза булып ятмам”, – ди. Үги әнием әбинең васыятен үтәде –  мине беркайчан да какмады. Миңа ул чын әниемне алыштырды. Рәхмәт аңа, урыны җәннәттә булсын. Гаиләдә без 4 бала үстек: әни миңа иптәшкә тагын 3 кыз алып кайтты: Гөлсинә, Гөлфия, Наилә.
Сугыш вакытында әни бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләде. Ул вакытта безгә дә, кечкенә капчык тегеп, басуда башак җыйдыра иделәр. Сугыш вакытында бөтен авыл хатын-кызларыннан оекбашлар бәйләтәләр иде. 5 кг бәрәңгене пешереп, киптереп тапшыру нормасы да куелган иде. Миңа бервакытта да уен эләкмәде. 
Әти бригадир булып эш­ләгәндә, колхозда бик күп мал-туарлар үлде. Ул вакытта ашатырга азык-төлек җит­мәгән­дер инде. Әти куркып, эштән алуларын сорап гариза язды.
Шуннан соң без Казанга, 7 ел торганнан соң, 1952 елны Үзбәкстанга күчеп киттек. Анда ефәк заводында эшләдем. Анда Фоат исемле егет белән таныштым һәм 18 яшь тулгач кияүгә чыктым. 4 балабыз туды. Фәрит, Фәнил, Фердинант һәм көтеп алган кызыбыз Фәридә. 1966 елда Ташкентта бик көчле җир тетрәү булды. Без шуннан соң Бәрәскәгә күченеп кайттык. Кечкенә генә өй сатып алдык, соңыннан кирпечтән үзебез өй салып чыктык.
Фәния әбинең тормыш юлын тыңлагач, күпме авырлыклар кичерсә дә, күңел пакълегенә сок­ланып куйдым. Бүгенге көндә үз йортында гомер кичерә, кызы Фәридә белән кияве Рәшит багыш-күреш итә. 
Газизләре ни­кадәр генә чакыр­салар да: “Өемне ташлап кит­мим”, – дип каршы тора. 
Фәния әбинең дә ире иртә үлеп китә. Әминә әби кебек Фәния әби дә олы улын җир куенына сала. Шушы кечкенә генә гәүдәле батыр йөрәкле әбекәйләрнең сабырлыкларына исең китәрлек. Раббыбыз да яшьли күрмәгән рәхәтлекне картлык көннәрендә кичерсеннәр дип, озын гомер бүләк иткәндер аларга. Кеше гомерен кеше яшәми, диләр. Авылларының ак әбиләре булып яшәсеннәр әле. Ак әбиләр – авыл күрке ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев