«Батырлык — ул рухи матурлык»
Сугыш – фаҗига. Сугыш... Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтне, югалтуларны үз эченә алган сүз. Сугыш миллионлаган кешенең гомерен өзгән. Ул һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига.
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ничә генә ел узса да, нинди генә хәлләр булса да, канкойгыч сугышлар һаман булып тора. Хәзер дә дөньялар тыныч түгел. Ир-егетләребез әле дә Ватаныбызны саклыйлар.
Кешелек дөньясына чиксез күп кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга берничә дистә еллардан артык вакыт узса да, сугыш дип әйтүгә, күз алдына җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, Бөек Ватан сугышы илебез халкы өчен әйтеп бетергесез зур фаҗига булды. Япь-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклар өчен фронтка киттеләр. Тылда калганнар да Җиңү өчен алардан ким тырышлык куймады. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерде, бер генә кешене дә читләтеп үтмәде. Я ире, я уллары, я әтиләре сугыш кырларында мәңгегә ятып калды. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз, дип китсәләр дә, күпме ватандашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Безнең якты киләчәгебез, туган җиребез өчен башларын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Бугенге тыныч тормышта яшәвебез белән без аларга бурычлы.
Батырлык... Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме
сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек!
Батырлык ул – рухи матурлык... Әнә шуңа күрә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Шул олы батырлык алдында безнең чор кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан “Җиңү байрагына җыр язучы шагыйренә халык дан тели...” дип исемләнгән Габдулла Тукай исемендәге ХV нче махсус республикакүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе игълан ителгән иде.
Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:
– балаларны һәм яшьләрне татар шигърияте, проза дөньясына тарту, милли мәдәниятнен кыйммәтләренә төшендерү;
– балаларда һәм яшь буында хәрби-патриотик хис һәм милли үзаң тәрбияләү;
– Ватанга, туган якка карата мәхәббәт, хәрби-патриотик тәрбия бирүне камилләштерү;
– шәхси, әхлакый сыйфатларны үстерү;
– катнашучыларны иҗатка җәлеп итү һәм аларның иҗади сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру;
– талантларны ачыклау һәм бүләкләү.
Әлеге бәйге 2025 елның 1 сентябреннән алып 2026 елның 23 апреленә кадәр 3 этапта һәм 3 яшь категорияләре арасында үткәрелә:
кече төркем – 1-4 сыйныфлар;
урта төркем – 5-8 сыйныфлар;
өлкән төркем – 9-11 сыйныфлар.
Районыбызның барлык мәктәпләрендә I сайлап алу турын уткән талантлы 40 укучы 2 октябрь көнне Әтнә Үзәк балалар китапханәсендә көч сынашты. Әйтергә кирәк, катнашучы балалар барысы да бик сәләтлеләр, сайлап алынган әсәрләре бик актуаль, авторлары да яраткан язучыларыбыз, шагыйрьләребез арасыннан иде.
Укучыларыбызның чыгышларын бик мәртәбәле жюри бәяләде: Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры урынбасары Гөлнар Харис кызы Иксанова; журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Миңнеәхәт кызы Җиһаншина; шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры урынбасары Гөлүсә Рәшит кызы Батталова; Әтнә урта белем бирү мәктәбе педагог-китапханәчесе Розалия Камил кызы Хөсәенова, Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Зөһрә Зөлфәр кызы Низамова. Бәйгенең шарты – һәр төркемнән берәр җиңүчене билгеләргә иде.
3 төркемнән берәр укучы Республика турына сайлап алынды. Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбеннән Төхфәтуллина Диләрә Фаил кызы, Мәгъсүмова Эльниза Илшат кызы һәм Күәм урта гомуми белем мәктәбеннән Галәвиева Алия Алмаз кызы.
Бәйгенең республика туры да 3 этапта уздырылачак:
1 этап 1-3 ноябрь – “Волга” лагерендә форум;
2 этап 20-23 апрель –Башкалабызның М.Сәлимҗанов исемендәге актёрлар йортында;
23 апрельдә бәйге Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт белән төгәлләнәчәк.
Бәйгебезнең район турында катнашкан барлык укучыларга да урыннар билгеләнде, дипломнар тапшырылды.
Бәйгенең республика этабында һәрбер катнашучы дипломнар белән бүләкләнәчәк, ә иң күп тавыш җыйган бер укучы гран-прига ия булачак.
Жюри әгъзалары барлык укучыларыбызның чыгышларын да бик ошаттылар, зур игътибар белән тыңладылар. Араларында күңелләр тулып, күзләрдән яшьләр китергән чыгышлар да байтак иде.
Якташыбыз Гөлүсә Батталованын бәяләп әйткән сүзләре дә ифрат ихлас иде: “Кадерле балалар, шигъриятне, әдәбиятны яраткан кеше – ул нечкә, саф күңелле, бай кеше. Бик куанып карап утырдым. Киләчәктә театрыбыз сәхнәләрен тотарлык, матур-матур образлар тудырырлык буын үсеп килә. Сезне әлеге бәйгегә әзерләгән китапханәчеләргә, укытучыларга да, барыгызга да бик зур рәхмәт!”
Афәрин, балалар! Мондый бәйгеләр дәвамлы булсын! Уңышлар сезгә!
Рузалия Хәбибуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев