Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Бер гасыр гомер сизелми дә үтеп киткән

Шактый олы яшькә җитеп тә камил акылыңны, күңел көрлегеңне саклап калу үзе зур бәхеттер ул.

Гражданнар сугышы тәмам­лангач туган, репрессия чорының шаһите булган, Советлар берлегенең барлыкка килгәнен дә, таркалганын да күргән һәм бүгенге көндә Русия дигән илдә яши ул.
Күз алдына китерегез әле; бу сүзләр барысы да бер үк кеше хакында.
Аллаһыма мең шөкер
Бәрәскә авылында гомер итеп, 100 яшен билгеләп үткән Әминә әби Сәләхованы котлап кайтканнан бирле, аның зиһененә, камил акылына (күзләр тимәсен) сокланып, уйланып йөрим. 100 дип, әйтергә генә ансат. Аллаһы Тәгалә насыйп иткән шушы дөньяда бер гасыр гомер яшәп кара әле син. Ләкин бит аны, үкенмәслек итеп узарга, үзеннән соң, йөзеңә кызыллык, күңелеңә җәрәхәт ясамый торган буын да калдырырга кирәк. Ә бу яктан бәхетле кеше Әминә әби. 20 елга якын якты дөньяны күрү бәхетеннән мәхрүм булса да:
– Кем уйлаган шушы кадәр гомер яшәрмен дип. Аллаһыма мең шөкер, барысын да күрсәтте, озын гомер бирде, – диде ул. Тормышы турында сөйли башлагач, хезмәт юлын искә алудан башлады.
– Гомер буе колхозда эшләдем. Урак та урып алдым, күбрәк мин яшелчәдә хезмәт куйдым, – дип башлады сүзен. Улы Хәмит: “Әни, яшь вакытта урман кискән вакытларыңны да сөйлә әле”, – дигән сорауга ул, болай дип җавап бирде.
– Балам, ул урман кискән вакытларны мәңге онытмам кебек иде, Аллаһка шөкер, инде оныттым, – диде.
Хәер, ул вакыттагы михнәтләрне, ачлы-туклы узган көннәрне һәм дә чәчәккә тиң яшьлек елларының рәхәтен дә татымый узып киткәнен ничек онытып булсын соң инде... 
Әминә әби чыгышы белән Мәрҗән авылы кызы. Сугыш вакытында колхозда эшләгән, әвендә ашлык, шулай ук чыпта суккан. Үзе кебек яшьтәшләре белән урман кисәргә йөргән. 
– Ашарга юк, руслар өендә торабыз, марҗа хатыны тәмле итеп бәрәңге пешерә, без кызыгабыз. Ул күрмәгәндә генә кесәгә тыгып куям. Аның берсен үзем ашыйм, икенчесен җиңгигә бирәм. Көнгә 600 грамм ипи бирәләр иде, бәрәңге боламыгын, 30 кисәккә катырып, бер айга җиткерә идек, – дип искә алды ул.
1946 елда Түбән Бәрәскә авылы егете Әхмәтханга кияүгә чыга. Матур яшиләр, эштән курыкмыйлар. Гомер бүләк иткән ул-кызларына да белем, яхшы тәрбия бирәләр. Һәм менә нәтиҗәсе – картлык көнендә урыны түрдә аның. Туган нигез таркалмаган, киресенчә Сәләховлар нәселе зурая гына бара. 
Әхмәтхан белән биш ул, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Сөйләшкән вакытта Әминә әбидән, ничә бала үстердегез, дип сорагач, шаяртып: “Күп тә түгел, сигез генә”, – дип җавап бирде.  Бүгенге көндә 13 оныгы, 20 оныкчыгы бар аның. Сәләховлар бәйрәмнәрдә бергә җыелса, кечкенә бер авыл сабантуен хәтерләтә.  
 Гомер – бүләк
Бер гасыр гомер яшәү өчен, нинди булырга кирәк, дигән сорауга да Әминә әби: “Белмим инде, балам. Аллаһы Тәгалә ничек миңа шуның кадәр гомерне тоташы белән биргәндер”, – дип шаяртып та алды. Сүзен дәвам итеп:
– Төннәрен уянып китәм дә, Ходаема дәшәм, ничек миңа шуның кадәр гомер бирдең син, дип сорыйм, – диде.
Чыннан да, бу сорауга беркем дә җавап бирә алмастыр. Озак яшәүнең сере нидә, дигән сорауга җаваплар төрле. Кемдер сәламәт яшәү рәвеше, кемдер дөрес итеп туклану, күңел тынычлыгы дияр. Ни генә дисәк тә, гомер Аллаһы Тәгаләнең бүләгедер. 20 елга якын күзләре күрмәсә дә, тормышны яратып яши Әминә әби. Төп йортның җылысын саклаучы улы Хәмит белән килене Нурсөянең ихтирамы, тәрбиясе дә көч бирәдер аңа. 
– Әни безнең бик чиста күңелле, пөхтә кеше. Минем бу йортка килен булып төшүемә декабрьдә 50 ел була. Үз баласы кебек каршы алды ул мине. Ник моны болай эшләмәдең, ник тегеләй итмәдең, дигән сүзен хәтерләмим. Шул хәтле әйбәт булды, тыныч кеше ул безнең. Әнине төп йортта яшәгән Хәмит белән Нурсөя карый, без кунак кына булып китәбез, – диде килене Гөлсинә апа.
Әминә әбинең сердәшчесе, киңәшчесе, ярдәмчесе Нурсөя апа Яшел Үзән районы кызы. Бүгенге көндә күмәк хуҗалыкта сыер сава. Ә Хәмит абый гомер буе колхозда тимерчелектә эшләгән. Бүгенге көндә икесе дә хезмәттә. 
Нурсөя апаның Бәрәскә авылына килен булып килүенә дә 29 ел булган. 
– Әни минем ярдәмчем булды инде. Кызларга 10 ай вакытта фермага эшкә чыктым. Кызларыбыз әби тәрбиясендә үстеләр, – диде Нурсөя апа. Килендәше Гөлсинә апа сүзгә кушылып:
– Безнең балалар да каникуллар вакытында бирегә кайталар иде. Әни тәрбиясендә булдылар, – диде.
Сөбеханалла, олыны – олы, кечене – кече итеп яши Сәләховлар. Әминә әби янына Нурсөя апаның әнисе дә сыйган. Менә дүрт ел инде биредә яши икән ул.
Ике кодагый улы белән килен, кияү белән кыз тәрбиясендә гомер итәләр. Хәмит абый белән Нурсөя апа да яшь кешеләр түгел инде. Үзләре дәү әти, дәү әни. Шулай булса да газизләренең картлык гомерләрен матур, рәхәт итәр өчен бернинди көчләрен кызганмыйлар. Төп нигезнең терәге, җылы учагын һәрвакыт дөрләтеп торучы алар. Өйдә тынычлык булмаса, өлкәннәр дә шушы олуг яшькә кадәр яши дә алмаслар иде. Үзләренә дә Аллаһы Тәгалә матур, кадерле картлык насыйп итсен аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев