Герой исеменә лаек солдат
Кайтмадыгыз, туган бусагадан, Яу кырына киткән оланнар. Бер минутлык тынлык игълан иткәч, Җилләр исми, тынып торалар... (“Мәңгелек ут булып яндыгыз” Феликс Муртазин)
Бөек Ватан сугышы халкыбызга ифрат күп кайгы алып килде. Аяусыз сугышта авылыбызның фронтка киткән күпме ир-егетләре батырларча һәлак булды, хатыннар тол, балалар ятим калды. Ә билгесез югалганнар? Бөек Җиңүнең бәһасе әйтеп бетергесез югары булды. Бу сугыш һәр гаиләгә гомерлек хәсрәт салды. Әниләр, сугыш бетсә дә, газиз улларын көтүләрен дәвам иттеләр.
Бибикамилә әбиемнең бертуган абыйсы Мансур Әсфәндияров 1923 елның 20 ноябрендә Кызыл Юл районы (хәзерге вакытта Әтнә районы) Яңа Шашы авылында, ишле гаиләдә туа. Мансур кечкенәдән бик тырыш, акыллы булып үсә. Башлангыч белемне ул туган авылында ала. Аннары Чембулат авылында, җидееллык мәктәптә укуын дәвам итә. Чембулат җидееллык мәктәбен тәмамлап алган таныклыгы (свидетельство №3) Арча педагогика көллияте архивында сакланган. Безнең өчен кадерле булган бу документ аның тырыш укучы булганын күрсәтә. Мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укый: таныклыкта 10 «отлично» һәм 4 «хорошо» билгеләре куелган. Таныклыкны укучыларга тапшыру вакыты 1938 елның 27 июнендә дип язылган. Мәктәп директоры Сәмигуллин һәм бер укытучы имзаларын куйганнар. Мәктәп печатендә латин хәрефләре белән «Кызыл Юл районы. Чембулат тулы булмаган урта мәктәп» дип һәм рус теленә дә тәрҗемә ителеп язылган.
Балачактан Мансур абыйда укытучы булу теләге көчле була. Чембулат җидеелык мәктәбен тәмамлаган елны Арча педагогика көллиятенә укырга керә. Авыл аралары ерак, юлсызлык, кайтып-китеп йөрүләр бик сирәк була. Үсеп килгән яшүсмер егеткә читтә укулары җиңел булмагандыр.
.jpg)
Көллияттә дә ул алдынгы укучылардан санала. Икенче һәм өченче курсларда укыганда иптәшләре белән төшкән берничә фотосурәт сакланган. Мансур абый һәр фотосурәт артына кемнәр икәнен һәм вакытын язган, үзенең кул имзасын да куйган. Аның каләм белән бормалап тигез, матур итеп язуына сокланып карыйсың.
Ниһаять, Мансур абый 1941 елның июнь аенда укытучы дипломы ала. Тизрәк авылга, әти-әнисен сөендерергә, сабантуй бәйрәменә кайтырга хыяллангандыр! Әмма 17 яшьлек егетнең өмет тулы хыяллары чынга ашмый кала. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, аңа укытучы булып эшләргә насыйп булмый. Мансур абыйның бертуган сеңлесе Тәэмилә апа (1934 елгы, бүгенге көндә Брянск өлкәсе Дятьково шәһәрендә яши) сөйләвенчә, диплом алган көнне группалары белән аларга хәрби комиссариат чакыру кәгазе тапшыра. Мансур абыйны Оренбург өлкәсе, Чкаловск шәһәренә хәрби хезмәткә өйрәнү буенча укырга җибәрәләр. Сугышка кергәнче, ул 6 ай буе хәрби хәзерлек үтә. Бик күп авырлыклар аша үтәргә туры килә, аларны бик каты хәзерлиләр, укыталар. Бигрәк тә туклану ягы начар була. Ачлык үзәгенә үтә. Әтисе Мөхәммәдияргә: «Әти, бер дә ашарга юк, бераз гына акча җибәр, үзем эшли башлагач түләрмен», – дип хат яза.
1942 ел башында хәрби хәзерлек үткән яшь офицерларны Калуга өлкәсе ягына, фронтның алгы линиясенә озаталар.
Өлкән лейтенант Әсфәндияров Мансур 385 укчы дивизиянең 1268 укчы полкында взвод командиры булып сугышчан хезмәт юлын башлап җибәрә.

1942 елның ахыры 1943 елның башы – Совет Армиясе бик тә авырлыклар белән җиңүгә ирешә башлый, фашистларны чигенергә мәҗбүр итә. Мансур абый хезмәт иткән 1268 укчы полкның сугышчан хәрәкәте турында мәгълүматны полк командирлары журналга (Журнал боевых действий) көнлекләп язып барганнар. Мәсәлән, һөҗүм кайда бара, күпме солдат һәлак була, яралана, билгесез югала һәм башка төрле мәгълүматләр теркәлеп барыла. 1943 елның 23 феврале көнне 385 укчы дивизиясе Людиновский районындагы Ясенок-Игнатовка җирләре өчен һөҗүмгә күчә, ләкин дошманның көчле уты астында кире чигенергә мәҗбүр була. Чөнки фашистларның техник яктан тәэмин ителеше көчле була – һавада да, җир өстендә дә. Бу көнне барган аяусыз сугышта да безнең яктан югалтулар күп була. Командарм тарафыннан иртәгесе көнгә, ягъни 24 февральгә, хәрби бурыч куела: 1266 һәм 1270 укчы полкларның подразделениеләрен тәртипкә китерергә, сугыш кирәк-ярагы белән тәэмин итәргә, ә 1268 укчы полкка таң беленә башлауга, дошманга һөҗүм итәргә. Документтан (Наградной лист) күренгәнчә, шушы көнне барган каты сугышта, Мансур абый каты яраланып, госпитальгә эләгә. Госпитальдә вакытта ул авылдашы, туганы Кәүсәрия Гарифҗан кызы (1922–2004) белән очраша.

Кәүсәрия апа 180 номерлы кыр госпиталендә, 1942 елның апрель аеннан 1943 елның ахырына кадәр, санитарка булып хезмәт итә. Бу очрашу турында гомере буе укытучы булып эшләгән сугыш ветераны Кәүсәрия апа, фронттан авылга кайткач, Мансур абыйның әти-әнисенә сөйли: «Яралылар арасында Мансурны күрдем. Очрашу шатлыгыбызны аңлатып булмый, утырып сөйләштек, елап та алдык. Мансур шундый матур, шундый тазарган, аты да бик матур», – дип. Мансур абыйны кавалерист булып хезмәт итте микән, дип уйларга нигез туса да, ул турыда документларда аңа кагылышлы мәгълүмат табылмады. Югыйсә, сугыш хәрәкәте турында язылып барган көндәлек журналда ничә ат үлде яки яраланды дигән мәгълүмат очраса да.
385 Кричев укчы дивизиясенең 1268 укчы полкы командиры үзгәрү сәбәпле, полкның сугышчан хәрәкәтләре турында язуны полк командиры подполковник Леонид Иванович Нестеров 1943 елның 12 августыннан дәвам итә башлый. 1943 елның 14 августы көнне, сәгать 2.00 дә Анновка авылын фашистлардан алу өчен 2 нче укчы батальон һөҗүмгә әзерләнә. Сәгать 2.30 да артиллерия әзерлегеннән башка (без артподготовки) өч рота авылга бәреп кереп фашистларны юк итә башлыйлар. Иртә беләнгә алар Анновка авылының көньяк өлешен яулап алалар. Әмма дошман 7 танк, берничә артиллерия батареясы (туплар), ике рота китертеп, контрһөҗүмгә күчә. Көчле сугыш башлана. Анновка авылы буйлап дошман танклары туры наводка белән безнең 2 нче укчы батальонның ут нокталарына ата башлыйлар. Бик зур югалтулар белән хисапсыз контрһөҗүмгә каршы тора-тора, дошман уты астында, безнең солдатлар кире үз урынына кайтып урнашалар. Бу сугыш турында полк командиры подполковник Нестеров: «Бой, проведенный в селе Анновка носил исключительно ожесточенный характер», – дип яза. Монда, дошман ягыннан, 150 солдат һәм офицер юкка чыгарыла, туры наводка белән 77 м/м пушкадан атып 2 танк, 6 авыр һәм 8 җиңел пулемёт сафтан чыга, шулай ук сугыш кирәк-ярак склады шартлатыла. Сәгать 16.00 дә яңадан һөҗүм итү өчен полк карар кабул итә.



1 нче укчы батальонга Вязовец авылына һөҗүм итәргә һәм алырга, 2 нче укчы батальонга Анновканың көнчыгыш ягында полкның сул флангын каплау һәм 3 нче укчы батальонга Анновка авылының төньяк-көнчыгышы ягыннан һөҗүм итеп, авылны алырга дигән бурычлар куела. 18.00 сәгатьтә һөҗүм башлана. 40 минут барган каты сугышта Вязовец авылын алалар. Дошманның 5 төзек һәм 1 ватык бронемашинасын, 12 җиңел пулемётын, коляскалы 1 мотоциклын кулга төшерәләр. Сугышны дәвам итеп, 18.50 сәгатьтә, танклар ярдәмендә Анновка авылына һөҗүмне кабат башлыйлар. Дошман 11 танк, 300 солдат белән контрһөҗүмгә ташлана, Анновка авылын камап ала башлый. Безнең подразделениеләр, дошманның көчле утлы һөҗүме астында, аларга каршы сугыша-сугыша кире чигенергә мәҗбүр булалар. Сугыш төнгә генә тына.

Смоленск өлкәсенең (хәзерге көндә Калуга өлкәсе) Киров районы Анновка авылы өчен барган шушы каты сугышта Мансур абый батырларча һәлак була. 385 Кричев укчы дивизиясенең 1268 укчы полк командиры подполковник Леонид Иванович Нестеров кул куйган документта күренгәнчә, ул Анновка авылына взводы белән бәреп керә, дошманның контрһөҗүменә каршы тора, югалып калмый, һөҗүм итүне дөрес оештыра. Мансур абыйның взводы һәм ул үзе күпме фашистны юк иткәне дә языла. Әмма документтагы цифрларны танып булмый. Һәлак булганнан соң, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аны «II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены» белән «посмертно» бүләкләргә дип языла.
Мансур абый мәңгелеккә ятып калган Анновка авылы иртәгесен, ягъни 15 август көнне, зур югалтулар белән фашистлардан азат ителә.

Тәэмилә апа сөйләвенчә, 1943 елны Мансур абыйның командиры (фамилиясе билгесез) Яңа Шашы авылына кайта. Авыл советы командирны квартирга Мөхәммәдияр абыйларга кертә. Иртәгесен авылда җыелыш җыялар, командир халык алдында Мансур абыйның сугышта күрсәткән батырлыгы турында сөйли: «Яшь булуына карамастан, ул чын командир буларак сугыш кырында бервакытта да югалып калмаган, дошманга каршы һөҗүмне хәрбиләрчә дөрес оештырган. Ул герой исеменә лаек солдат», – ди.

Анновка авылы азатлыгы өчен барган каты сугышта һәлак булган илебезнең төрле милләт сугышчылары – барлыгы 241 солдат күмелгән каберлекнең плитәләре таушалу сәбәпле, соңгы елларда яңартылган. Плитәсенә «Вечная слава героям, павшим в боях за свободу и независимость нашей Родины. 1941–1945» дип язылган. Һәм иске плитәләрдә кайбер хаталы язылган исем-фамилияләрне дә төзәтеп, яңартып куйганнар. Мәсәлән, Асфандияров Мансур абый фамилиясе Аеводияров М.М. дип язылган була.
Җиңү кемгә шатлык, кемгә кайгы алып килде... 1945 елның 9 май – Бөек Җиңү көнен Мансур абый да, әнисе Гыйльминур да күрә алмый. Озак авырганнан соң, әнисе 1945 елның 21 апрелендә вафат була. Тәэмилә апа 11 яшендә әнисез кала.
Мансур абый турында язылган «Наградной лист» кәгазендәге мәгълүмат безгә – туганнарына эзләнү эшендә зур ярдәм итте. Ул хезмәт иткән 1268 укчы полк командирлары язып калдырган истәлек-хатирәләрдән аның якынча сугышчан юлы барланды.
Взвод командиры өлкән лейтенант Әсфәндияров Мансур Мөхәммәдияр улы 19 яшендә, безнең якты киләчәгебез өчен, үзен аямыйча, батырларча яу кырында һәлак була.
Менә шундый япь-яшь, кыю, батыр йөрәкле егетләр, туган илебез азатлыгы хакына, фашистларга каршы көрәшкәннәр. Аларның фронтта күрсәткән батырлыкларын сугыш документлары дәлилли. Без – туганнары, дәвамчылары аларны мәңге онытмыйбыз, чит җирләрдә ятып калган батырлар рухына дога кылабыз.
Надия Нәҗмиева, Яңа Шашы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев