Мин һаман да көтәм әле
“Сугыш уен эш түгел, үләргә дә яки гарип булып кайтырга да мөмкин. Әгәр мин кулсыз-аяксыз хәлемдә кайтсам, мине кабул итәрсеңме?” диде.
Каенсар авылының уңган, булган, иң чибәр кызы, 1918 елгы Нурсанә, шул ук авылның чая һәм эшчән егетенә, 1915 елгы Газизуллага башы-аягы белән гашыйк була. Яшьләр арасындагы мәхәббәт көннән-көн ныгый һәм алар 1938 елны уртак гаилә корып җибәрәләр. Тик аларның бәхетенә каһәр төшкән сугыш комачаулый...
1941 елның 22 июне. Якшәмбе көн. Табигать сихри матурлыкка чумган. Иртәнге талгын җилдә бары агачлардагы яшел яфраклар лепердәгән, сандугач сайраган тавыш кына ишетелә. Шәһәр халкы тыныч йокыда, эшкә барасы юк – ял көне. Әмма авыл кешеләре инде аяк өстендә, көтүләрен куып, башка дөнья мәшәкатьләре белән мәшгуль. Менә шундый матурлыкны, тынлыкны бозып, немец очкычлары тыныч шәһәрләр, авыллар өстенә бомбалар яудыра башлыйлар...
1942 елның мартында туган уллары Вәгыйзь әтисе сугышка киткәндә 2 айлык кына булып кала. Газизулланың соңгы хаты 1942 елның 14 июлендә килә, ә 1943 елны Каенсарга “Хәбәрсез югалды” дигән кайгылы хәбәр килә.
Үз гомерендә ниләр генә күрмәгән Нурсанә әби. Ул еллар авырлыкларын озак еллар дәвамында йөрәгендә саклый. Шул фаҗигале елларны искә төшергәндә, аның йөрәкләре әрни, күзләре яшьләнә иде. Ул еллар авырлыкларын яшь буынга васыять итеп сөйләп калдырды ул. Биредә аның аеруча яраткан җыр сүзләрен чагылдыру урынлы булыр.
Яуга китте сөйгәннәре,
Туганнары, якыннары.
Алар өчен постка басты
Безнең солдат хатыннары.
Сугыш чоры киленнәре...
Аларның һәр тамчы көчләре, һәр сулышлары бер максатка – Җиңүгә багышлана. Ниләр генә эшләми алар – хәтта кеше күтәрә алмаслыкны да башкаралар. Моннан тыш фронттагы солдатларга җылы оекбаш, бияләй бәйлиләр, балаларны да тәрбиялиләр, әлбәттә, зур өметләр баглап ирләрен көтәләр. Бүгенге тормыш күзлегеннән карап катлаулы санамасак та, танырга кирәк: Бөек Ватан сугышы чорында бала тәрбияләү бер дә җиңел булмаган. Өстәвенә, бер караңгыдан икенчесенә кадәр эштә булганнар. Окоп казу, урман кисү, үгез җигеп ашлык ташу – барысы да сугыш чоры әниләре һәм балалары белән бергә, сугыш вакыты киленнәре өстенә төшкән. Үзләре ачлы-туклы булсалар да, “черек бәрәңге” коймагы һәм кычыткан ашы, иң беренче чиратта, балаларына бүлеп бирелгән. Әниләр ничек түзгәннәр икән, бичаралар?! Җәмәгатьләре сугышта, итәк тулы бала, ачлык... Шундый авыр шартларда да халкыбыз сынатмады, сыгылмады.
– Сугыш тәмамланганга озак еллар узды. Ә мин иптәшемне һаман да көтәм әле, – дия иде ул.

– Аны озатканда, миңа карап биргән соравы әле дә күңелем түрендә саклана.
“Сугыш уен эш түгел, үләргә дә яки гарип булып кайтырга да мөмкин. Әгәр мин кулсыз-аяксыз хәлемдә кайтсам, мине кабул итәрсеңме?” диде. Мин тетрәнеп киттем.
“Ни сөйлисең, булмаганны. Син нинди хәлдә генә кайтсаң да, чиста, матур итеп киендереп, кунак итеп тәрбияләп, тормышым кояшы урынында тотар идем. Бөтен гомерем буена синең өчен генә яшәр идем”, дидем. Аны бер гөнаһсыз хәлдә, саф күңелем белән көттем. Һәлак булу хәбәре килгәч тә күңелем ышанмады, гел кайтып керер кебек тоелды. Әле дә авылда чит кеше күренсә, аның хәбәрен китерә кебек, кабат өмет уяна. Аны озату мизгелләре, аның әйткән сүзләре, сораулары – күңел түрендә гел кабатланып торалар... Дөрес, кабат тормыш кору өчен тәкъдим ясаучылар да булмады түгел. Биргән вәгъдәмне, әйткән сүземне җиргә салмадым.
Килде ул көн – озак көткән Җиңү таңы да атты. Тик хәбәрсез югалган Газизуллалар гына туган илләренә әйләнеп кайтмадылар. Ә Нурсанә кебек меңнәрчә киленнәр аларга булган саф хисләрен әлегәчә саклыйлар. Аларның гомере газиз ирләрен көтеп узды.
Сугыш беткәч, уты калды
Тол хатын йөрәгендә.
Бер дөрләде, бер пыскыды,
Калдырмады мәңгегә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев