Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел

«Сугыш беткән!»– диде.

Ышанмадым. Кабатлап әйттердем.

Башым әйләнеп китте. Шуннан соң күпме вакыт узгандыр, амбар янында әллә нәрсә булды, урам чатларында әллә нәрсә булды: дөнья бетереп йөгерергә, ачыргалы-сөенечле тавыш белән кычкырырга тотындылар:

Сугыш беткән! Сугыш беткән!! Сугыш беткән!!!

Мин үзем дә Маһинур апай хәлендә идем, урам-тыкрыклардан чабышкан хатын-кызлар, бала-чагалар, әби-сәбиләр хәлендә идем, киредән борылып, сабанчыларым янына элдерттем, алар, минем тыным-көнем бетеп чапканымны күреп, эшләреннән туктап көтеп алдылар. Араларында иң олы яшьтәге Сабирҗан абзый, уф алла! дип, бүреген салып җиргә бәрде, тырмасы өстенә утырып җылап җибәрде.

Бу – беренче күз яше иде. Хатын-кызлар арасыннан җылаган-сыктаган кешеләрнең исәбе-хисабы булмады, авыл караңгы төшкәнче, умарта күче төсле, гүләп торды. Төнге унбердә генә өйләренә таралыштылар.

Сугыш беткән көн итеп һәммә кешегә бер көн ял бирелде, - дип язган үзенең “Икмәк язмышы” исемле китабында Бөек Ватан сугышы ветераны, ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены кавалеры, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТАССРның атказанган агрономы, “Искра” колхозының легендар рәисе Галиев Фәйзи Әхмәт улы.

 Аның сугышчан юлы менә болай башлана: 1942 елның декабрь азагында комсомол райкомы тәкъдиме белән аны Удмурт АССРның Сарапул шәһәренә эвакуацияләнгән Смоленск шәһәре пехота училищесына Кызыл армия өчен лейтенантлар хәзерләү курсларына укырга җибәрәләр. 1943 нче елда, Мәскәү, Смоленский һәм Ярослава училищеларыннан дивизия формалаштырып Калинин фронтына сугышка озаталар. "Безнең корал һәм азык-төлек төялгән эшелонга фашист самолетлары күктән һөҗүм итте. Бу беренче сугышчан чукыну гомерем буена хәтеремдә калды, - дип искә алган ветеран. Менә хәзерге кебек күрәм: ике мессершмит, текә борылыш ясап, кояш ягыннан безгә һөҗүм ясар өчен, югарыга үрмәлиләр. Күренеп тора: дошман тәҗрибәле, үҗәт. Очып барган бомба сызгыруы аша "Качыгыз!" командасын ишетәбез. Барыбыз да вагоннардан чыктык, биек кычыткан эченә чумдык. Самолетлар очып киткәч, без юлга җыена башладык, кемдер: "Сезнең арада Фәйзи Галиев юкмы?" - дип сорады. Сораучы кеше якташ, Әтнә егете булып чыкты. Туганнар кебек кочаклашып күрештек – белмим, әллә бәхетсезлек, әллә бәхет булды бу очрашу, - дип язган Фәйзи Галиев.

  1943 елның җәендә Курск, Орел шәһәрләре тирәсендә барган сугышларда безнең ил солдатлары зур җиңүгә ирешәләр. Югалтулар да куп була, әлбәттә. Смоленск шәһәре Духовщина-Ярцево районы янында барган сугышларда, снаряд кыйпылчыгы тиеп, Фәйзи Галиев каты яралана. Шунда ук кыр госпиталендә операция ясап, башка бик күп яралылар белән аларны пароходка утыртып, Идел, Кама, Агыйдел елгалары буенча Уфа шәһәрендә урнашкан 59-17 нче номерлы күчмә госпитальгә кайтаралар. Шунда 3,5 ай дәваланганнан соң,  1944 елның гыйнвар аенда сугышка яраксыз диеп авылга кайтарып җибәрәләр.

Авылга кайтып төшкән 18 яшьлек егетне 1944 нче елның июнь аенда колхоз рәисе итеп билгелиләр. Тәҗрибәсез егеткә шундый зур җаваплылыкны өстенә алып, эш башлавы авыр була, әлбәттә. Ачлыктан шешенгән авыл халкы, ирләр бар да фронтта, күбесенең инде үле хәбәре дә килгән... Ул  җитәкләгән колхозга кергән авыллардан сугышка 858 кеше китеп, 575 е кире әйләнеп кайтмаган, халык ярлыланган, басуларның яртысы чәчелмәгән, басулар сукаланмаган, чәчүлек орлыклар юк, амбарлар буш, хайваннар күтәрәм хәлендә, авылда яшәүче кешеләрнең күбесе ачлыктан җәфалана...

Фәйзи ага үзенең беренче эшен ачлыктан хәрәкәтләнә алмаган 80 кешене аякка бастырудан башлый. Ул төрле оешмалардан берничә капчык икмәк табып, мәктәп бинасында гомуми туклану оештырып кешеләрне үлемнән саклап кала. Акрынлап булса да колхоз эше җайга салына...

Совет елларында Фәйзи Галиев “Искра” колхозын миллионер дәрәҗәсенә күтәрә: ул колхозга кергән авылларга 1985 нче елда ук газ кертелә. Колхоз хисабына мәктәп, хастаханә, картлар йорты төзелә, хуҗалык өчен кирәкле бик күп объектлар сафка баса.

Фәйзи Галиев турында бик күп язылса да, инде быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә аның фронттагы һәм тылдагы батырлыгы хакында тагын бер искә алу бик урынлы булыр дип уйлыйм.

Әтнә муниципаль районы архивы фондларында да легендар шәхесебез Фәйзи Әхмәт улы Галиевның документлары саклана: 1943 нче елның май аенда Смоленск пехота училищесында укыган вакытында,  сугыштан яраланып кайткач ясалган фотосүрәт, 1945 нче елда сыерлар җигеп сабанга төшкән вакытны дәлилләүче фотосүрәт, бөтен тормыш юлын сүрәтләп, Фәйзи аганың үз кулы белән язылган автобиографиясе, “Икмәк язмышы” китабы һәм башка документлары архивыбызның иң кадерле документлары исәбендә. Иң мөхиме, шушы документлар безнең үткәнебез белән киләчәгебезне бәйли, илебезнең данлы үткәнен дәлилли!

Әйе, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышын без документлар, кинолар, китаплар аша гына белсәк, хәзерге вакытта илебездә барган махсус хәрби операция “сугыш” сүзенең нинди афәт икәнлеген яңадан күрсәтте: күпме җимерелгән шәһәр, авыллар, күпме түгелгән күз яше, улларын югалткан аналар, ирләрен җирләгән хатыннар, әтисез калган сабыйлар, хәбәрсез югалган солдатлар…

Район Архив бүлеге белән берлектә

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев