Хезмәт стажы 48 елдан артык
Күәм авылында яшәүче Тәлгать Галиев үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
Шөкер, гомер бәйрәмен саулык-сәламәтлек һәм тазалык-тынычлык белән, гаилә иминлегендә каршылауга ни җитә! Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллинны һәм җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Рүзәл Абдуллинны үзе каршылады ул. Хәер, үзе генә түгел, җәмәгате Сәвия апа белән үзләре һәрберебезнең хәлен белергә ашыктылар. Хәтерлисездер, Сәвия апа белән аның 90 еллык юбилеенда очрашкан һәм бу хакта газетада язган идек инде.
Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов котлавын игътибар белән тыңлап, һәр сүзен йөрәге аша уздырды Тәлгать абый. Шулай дияргә нигез бар, җирлек башлыгы укыганны игътибар белән тыңлап, һәр сүзне “йотып” барды ул. Ә инде җирлек җитәкчесе бүләкләр бирә башлагач, Галиевләр икесе бергә:
– Безгә бүләкләр кирәкми дә инде, җитәкчеләр килеп хәлне белү, котлау ук күңелләрне күтәрде. Искә алуыгыз өчен рәхмәт, – диделәр.
Ә Сәвия апа:
– Азрак гомер алып килсәгез, шул җитә, – дип тә өстәде.
Аның бу сүзләренә аеруча күңелебез булды. Бәракаллаһ, тормыш дәрәҗәсе яхшыруны, озын гомергә куануны күрсәтүче факт бит бу. Бу очракта тагын бер әйберне ассызыклау дөрес булыр: җәй көне Галиевләр бергә яшәүләренең 58 еллыгын билгеләргә җыеналар. Раббыбыз тигезлектән, саулыктан ташламасын аларны!
– Мин сугыш чоры баласы. Әтием Гарифулла Бөек Ватан сугышының беренче көнненән үк армиягә китә. Әнием Маһибәдәр 5 бала белән, 32 яшендә тол кала, – дип авыр сулый Тәлгать абый.
1924 елгы олы апасы Асия, 1929 елгы абыйсы, 1932 елгы апасы Сәкинә, гаиләдә дүртенче бала – Тәлгать абый һәм 1938 елгы сеңлесе Кадәрия сугыш чорының ачысына-төчесенә азапланып үсәләр. “Иске йорт, өскә кияргә юк иде”, – дип искә ала. Инде Екатеринбургтагы сеңлесе белән Тәлгать абый гына исән-саулар.
– Шулай азапланып Күәм урта мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамладым. Ә аннан соң укырга мөмкинлек булмады. Өс-баш юк, кияргә ыштан да юк иде. Авылдан 8 чакрым ераклыкта Карл Маркс исемендәге күмәк хуҗалыкның ашлык складлары бар иде. Аны Насыйр абый саклады. Мин аны кич белән атта шунда алып менеп, бергә йоклыйбыз да, иртән бергә төшә идек, – дип искә ала.
Берникадәр вакыттан соң аны «конюх» Кави абыйга ярдәмче итеп эшкә кушалар. Ул гына түгел, күмәк хуҗалык атларын икегә бүлеп, бер өлешенә «конюх» итеп аны билгелиләр. Эшен тиешенчә башкарган малайга ышаныч зур була, күрәсең, аңа ат җигү эшен тапшыралар.
Тормыш шундый бит ул – күңелле мизгелләрдән дә тора. Тәлгать абый тормышында да бик күңелле хәл була. Ике ел ат җиккәч, аның өйләгә кайткан вакытын чамалап мәктәп директоры Мөхәммәтҗан абый килә. Атны капка алдына бәйләп куеп, малайны сәпиткә утырта да, мәктәпкә алып китә. Ул арада әнисен дә авыл советына чакырып, Тәлгать абыйны эштән туктатып укытырга кушалар.
– Китап-дәфтәр дә, башка кирәк-яраклар да юк иде. Шуннан мине 4 сыйныфта укыган сеңлем белән кабат 4тә укыттылар. Икебезгә бер китап, бер дәфтәр булды, – дип көлә.
Ә берничә көннән 5 сыйныфка күчерәләр. Ике елдан соң 7 сыйныфны да тәмамлый.
– 7 сыйныф белем алуым бик ярады. Мөхәммәтҗан абыйга бик рәхмәтле мин, – ди.
Ә армиядә әнә шул 7 сыйныф белемле булуын исәпкә алып, аны шоферлыкка укыталар. Гомумән, армия хезмәте, ул чор аның күңелендә аерым урын алып тора. Дөрес, баштарак, солдат тормышын аңлап бетерә алмый. Бу урында сүзне кабат үзенә бирик әле.
– Солдат хезмәте үтәсе урында “Артиллерия – бог войны”, дигән шигарь каршы алды. Бераз ияләнә төшкәч, сафка тезеп куйдылар да, иртәгә паркка алып барачакларын хәбәр иттеләр... Бик куандым. Карале, солдат тормышы нинди рәхәт икән ул. Паркка барып рәхәтләнеп ял итеп кайтыйм әле, дип уйландым. Әмма икенче көнне безне 3 чакрым йөгертеп, машина-трактор паркына алып бардылар, – дип көлде ул.
Армиядә 3 ел да 6 ай хезмәт итә. Аның алты аен “Автошкола”да уздыра. Анда “ГАЗ-66” руле бора, полигон начальнигын йөртә.
Армиядән кайткач ул вакытта күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән Ибраһим абый Ишниязов чакыртып ала аны. Баштарак тракторчы ярдәмчесе булып эшли. Аннан ике җәй һәм Казандагы заводка командировкага барып бер кыш буе яңа “ГАЗ-51” машинасында эшли. Аннан кияүдәге апасы янына – Үзбәкстандагы Андижан шәһәренә китә.
– Яңа машинада эшләдем, бөтен Урта Азияне йөреп чыгарга туры килде. Хәрби колонна составында йөрдем. Бирегә кире кайтырмын дигән уй башыма кереп тә карамады. Анда 5 еллап эшләдем, – ди.
Барысы 4 тапкыр отпускка кайтып китә. Бик күп Мактау грамоталарына лаек була. Ә берсендә, авылдагы күрше карчык: “Әниегез авырый, мин кергәндә мич башында елап утыра иде”, – дип хәбәр итә. Өстәвенә, күмәк хуҗалык җитәкчесе аның грамоталарын күрә һәм: “Монда кайт син. Яңа машина да, грамота да булыр”, – дип вәгъдә итә.
Шулай да Тәлгать абый күмәк хуҗалыкта калырга теләми. Олы Әтнәдә, РТСта, хәтта сельпода эшләү мөмкинлеге була. Әмма нәкъ менә күмәк хуҗалык җитәкчесе рөхсәтеннән башка каядыр эшкә урнаша алмый. Шулай итеп күмәк хуҗалыктагы шакмаклы машинада (шакмак кисәкләре ягып эшли торган) йөкче була. Әдһәм абый Сәмигуллин җитәкче булган чорда аңа “Уразец” машинасы бирәләр. Шунда эшләп ул “Ветеран” документына лаек була. Сүз уңаеннан, Сәвия апага да “Ветеран” кенәгәсе бирәләр.
Тәлгать абыйны яшь буын данлыклы “Летучка” йөрткән кеше буларак белә. Әдһәм Зиннәт улы:
«Бу машинаны күмәк хуҗалыкка Тәлгать кордаш йөртергә риза булса гына алабыз», – ди. Шулай итеп ул запас частьләр ташу буенча специальләшә.
Анда күмәк хуҗалыклар таралганчы эшли. «Летучка» күрше күмәк хуҗалыкка китә. «Аны очратканда йөрәгем сызлый иде», – дип искә ала ул. Чынлыкта, башта эшләргә теләмәсә дә, соңыннан бик якын күрә ул бу «Летучка»ны. Машина йөрткән барлык хезмәт стажы 48 елдан артык аның. Әгәр моңа 4 сыйныфтан соң эшләгән чорларын да кушсак, барлык эш стажы 50 елдан да артык булыр иде. Пенсиягә чыккач та 3 еллап эшли. Йөк машинасында да, “Янгын сүндерү”дә дә көч куя.
Бүгенге көндә ике кыз баланың кадерле әти-әнисе, өч оныкның һәм ике оныкчыкның яраткан бабай-әбисе алар. Ә Тәлгать абый:
– Бүгенге көндә бик бәхетле мин. Узган тормышым һич үкенерлек түгел, – ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев