Зәйтүнә апа: «Әниемнең бертуган абыйсы Муса Җәлил белән бер легионда булган»
Илебезнең, һәр гаиләнең тарих битендә зур урын алган Бөек Җиңү көненең 80 еллыгы якынлаша. Сиксән еллап гомер узса да, ул сугышның ачы җилләре, хатирәләре һаман яңара, эзтабарлар тарафыннан эзләнүләр дәвам итә.
Илебезнең, һәр гаиләнең тарих битендә зур урын алган Бөек Җиңү көненең 80 еллыгы якынлаша. Сиксән еллап гомер узса да, ул сугышның ачы җилләре, хатирәләре һаман яңара, эзтабарлар тарафыннан эзләнүләр дәвам итә.
Авыл җирлекләре арасында узган “Сезнең тормыш – үзе батырлык” бәйге-фестивале кысаларында Яңа Шашы авылындагы күргәзмә белән таныштырган вакытта тагын бер кызыклы мәгълүматка тап булдык. Чишмәле Сап авылында гомер итүче Зәйтүнә апа Мәгъсүмова туганы Сабир Латыйпов турында сөйләде. Әтнәбезнең кыю, батыр йөрәкле уллары турында үсеп килүче буын, һичшиксез, белергә тиеш. Тагын да күбрәк мәгълүмат алу өчен Зәйтүнә апа янына Чишмәле Сап авылына киттек. Баксаң, аның да тормышы гыйбрәтле булып чыкты.
Зәйтүнә апа сөйләгәннәрдән.
– Әниемнең бертуган абыйсы Сабир Латыйпов турында, әнием Бибигайшә сөйләгәннәрдән генә беләм. Сабир абый да Муса Җәлил белән бергә концлагерьда булган. Ул 1918 елны Гарифҗан бабай белән Әсмабикә әбинең өченче баласы булып, Чембулат авылында дөньяга килә. Алар гаиләдә 4 бала булалар. Олы уллары Габдуллаҗан сугышта үлеп кала. Әнинең апасы Бибигаззә, әнием Бибигайшә. Бабай 88 яшенә кадәр яшәде, көн саен таякка таянып безгә чыгып керә торган иде. Төз гәүдәле, зур кеше иде ул. Бервакытта да чалшаеп йөргәнен хәтерләмим.
Сабир абый Чембулат авыл мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлагач, Казанга ФЗӨгә (фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбенә) укырга китә. Аннан соң заводка эшкә керә. Хәрби заводта эшли башлагач, самолёт белән идарә итәргә өйрәнә, укый. Сабир абый Муса Җәлил белән бер лагерьда була. Аның белән бергә легион оештыруда катнаша. Оештыра алуына ышанам, әни аның турында бик кызу канлы кеше иде, дип искә ала торган иде. Казанга укырга киткәндә дә: “Әти, мин синнән акча сорамыйм, үзем укыйм, үзем кеше булам”, дип шәһәргә чыгып киткән ул. Сугыш башлангач, иң беренчеләрдән булып, ут эченә барып керәләр инде. Һәм немецларга әсирлеккә төшәләр.
Минем әтием дә әсирлектә булган кеше. Алар Сабир абый белән икесе бер лагерьда булсалар да, бер тапкыр да күрешә алмыйлар. Төрле бүлмәләрдә булганнардыр инде. Шулай да Сабир абыйдан очрашырга теләп, хәбәр килә әтигә. Кызганычка каршы, очраша алмыйлар. Сабир абый хәбәрсез юкка чыга.
Кыскача мәгълүмат
Германия хәрби архивы документларында күрсәтелгәнчә, «Идел-татар» легионы 1942 елның җәендә туплана башлый. 1 августта Вермахтның штаб начальнигы Кейтель татарлардан, татарча аңлаган башкорт, чуваш, мордва һәм мари әсирләреннән торган легион төзү турында боерык имзалый. Легионерларны 21 августта Едлино лагеренда туплый башлыйлар. Икенче җыелу урыны Демблинда була. Германия командованиесе татар легионерларын 1942 елның октябреннән 1943 елның 1 гыйнварына кадәр сугышка әзерләп, оккупацияләнгән җирләрдә партизаннарга каршы көрәштерергә ниятли. Әмма татар милли батальоннары үз ватандашларына каршы сугышмаганнар.
Әтием Гатияткә дә лагерьда бик күп михнәтләр күрергә туры килә. Немецларга сатылсын өчен 12 көн ач тотканнар аларны. Ул шулай, дип сөйли торган иде. Тоткыннарны шахтада эшләткәннәр. Әти сугыштан 1947 елны гына кайткан. Совет солдатлары коткарганнан соң, ул бик нык авырган. Аннары аны, сиңа диңгез һавасы кирәк, дип поездга утыртып, җылы якка җибәргәннәр. Арча станциясенә кайтып җиткәч, туган ягыма кайтам, дип поезддан төшеп калган. Бер онытмыйм, аның тәннәре гел чабырып чыга торган иде. Элек көнгә бер тапкыр зур мичкә яга идек, иртә белән иртүк плитәгә. Дәү мичкә якканда әти күлмәген салып, тәнен шул ут каршында тота иде. Әти сугыштан кайткач өйләнгән. Мин үзем 1948 елгы. Тагын шуны онытмыйм, әти, авылдашлары Хидият һәм Галис абыйлар белән, безнең авылдан әсирлеккә төшүчеләр, алар өчәү булганнар, көн саен иртүк Кенәргә барып кайта торганнар иде. Кайткач та, бик азапладылар аларны. Көн саен иртән иртүк Кенәргә баралар, аннан кайткач, эшкә чыгалар иде.
Әтием Гатиятуллалар да гаиләдә дүрт бала булганнар. Әтием олы бала, аннан соң Фазыл (сугышта үлгән), Бибиҗиһан һәм Фәһимулла абый. Әти, Фәһимула абый да сугыштан исән-сау кайтканнар. Әтиебез әсирлектә булса да, мәктәптә укыганда безне рәнҗетмәделәр. “Әтиегез әсирлектә булган”, дигән бер генә ялгыш сүз дә әйтмәделәр. белем биргән укытучыларыбыз да, сыйныфташларыбыз да безгә бик миһербанлы булдылар.
Дүрт кыз балага гомер биргән, яшьли ялгыз калса да, кайнана белән кайнатасын кадерләп соңгы юлга озаткан, язмыш ачы сынаса да, йөзеннән елмаю китмәгән Зәйтүнә апага сокланып кайттым. Олы яшьтә булса да, һаман да җитез ул. Ишегалдына килеп кергәч, андагы тәртипкә, чисталыкка сокландым. Татар хатын-кызларына хас булган тырышлык, уңганлык аның канына сеңгән.
Якташыбыз, Сабир Латыйпов турында телгә алганбыз икән, аның турында истәлекләре белән уртаклашкан Азат Латыйповның да язмасыннан бер өзек язып үтәсе килә. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре туплаган мәгълүматлар да “Легиондагы туганым” дигән язмадан бу: “Сабир абый турында әйткәндә, «Муса турында истәлекләр» (Татарстан китап нәшрияты, 1964 ел. Төзүчесе һәм әдәби эшкәртүчесе Гази Кашшаф) китабында басылган язма миңа һич тә тынгылык бирмәде. Шул китаптагы мәгълүматлар белән танышкач, мин герой-шагыйрь Муса Җәлил кебек легиондагы туганыбыз барлыгын белдем. Китапта Муса Җәлилнең көрәштәшләре кемнәр булган, әлегә төгәл исәбе билгеле түгел, диелә.
Легионның 825нче батальондагы бер ротасында безнең туганыбыз Сабир Латыйпов җитәкчелек иткән. Аның турында мәгълүматлар «Муса турындагы истәлекләр» китабының 291нче битендәге Габделхак Шакиров язмасында әйтелә.
Анда: «Безне фронтка яки партизаннарга каршы җибәрәселәрен белдек. Батальон оештырылу белән немецларга каршы агитация дә җәелдерелә башлады. Бу агитацияне башлап оештыручы кем булгандыр, мин ачык әйтә алмыйм. Ләкин беренче (825) батальонда яшерен оешмада эшләүчеләрнең берсе Латыйпов Сабир исемле кеше иде. Латыйпов үзе Арча районы (хәзерге Әтнә районы, элеккеге Кызыл юл районы) Чембулат авылыныкы, армиядә лётчик булып, сугыш алдыннан гына артиллериягә күчкән офицер. Латыйпов кебек агитаторларның, кайберләре командир булып, кайберләре врач булып, берсе хәтта, мулла булып эшләде... Латыйпов Сабир легионда рота командиры иде. Сабир һәм аның белән 3–4 кеше 1942 елның ахырында яки 1943 елның гыйнвар башларында кулга алынды. Латыйпов белән бергә кулга алынучыларның фамилияләрен белмим», – дигән юллар бар ул язмада.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев