Әкиятләр дөньясында
Җәүдәт Мәгъсүмов язмалары моңарчы газетабызда басылып килде. Тулысынча язмасын сезгә тәкъдим итәбез. Дәвамы бар.
Башлангыч мәктәптә ярыйсы гына укырга өйрәнгәч иптәш малайлар белән Яңа Шашы авылыннан Иске Җогып авылындагы китапханәгә барып кызыксындырган китаплар алып кайтып укый башладык, араларында әкиятләр басылганнары да була иде. Беренче телевизорны да Иске Җогып авылы клубында күрдек, кечкенә генә экранда ниндидер томанлы сүрәтләр, үзебезнең авылда элекке мәчет бинасында зур краннан кинолар карыйбыз, кул селтәп кайтып киттек. Кем уйлаган берничә дистә елдан өй саен зур төсле телевизорлардан бөтен дөньяны күзләрбез дип, шул исәптән төрле әкиятләрне дә. 1964 елда дип хәтерлим, Яңа Шашы авылындагы элекке Хәкимҗан бай йортындагы урам як ярымподвалда китапханә эшли башлады, икенче ягында фельдшер Кафия апа Шакированың бүлмәсе иде.
Ул әкият китаплары эченә кереп китсәң, андагы диюләр, пәриләр, албастылыр, убырлар, җеннәр һәм башка персонажлардан аерылып булмый, шуның өстенә алар төнлә төшкә дә кереп йөдәтәләр. Тукайның «шагыйрәнә ялган ул» дигән шигырь юлы гына куркуны баса, ләкин аның су анасы турында шигыре бар бит әле, анысы да әкият кенәме, әллә чынбарлыкмы?. Телевизордан «РенТВ» каналыннан бик күп кызыклы хәлләр турында сөйлиләр, шул исәптән диңгезләрдә аяклары урынына балыкныкы кебек койрыклы хатын-кызлар очраткан кешеләр хакында да Язучы Н. В. Гогольнең «Вий» дигән әсәре буенча ясалган телефильмны карагач күп тапкырлар төнлә куркып уяна идем. Соңрак фильмны төшерүдә катнашкан артистлар, операторларның һәм башкаларның гомерләре бик кыска булуы турында язып чыктылар. Хәзерге галимнәрнең кайберләре күп кенә әкиятләрнең нигезендә чынбарлык, реаль фактлар ята дип саныйлар, борынгы заман кешеләрендә фантазия хисе булмаган, алар нәрсә күргәннәр, шул турыда сөйләгән булырга тиешләр дип саныйлар. Хәзер телевизордан диңгез һәм океаннардагы штормнардан соң ярда яткан фәнгә билгеле булмаган төрле җан ияләре мәетләрен күрсәтәләр, бәлкем аларның кайберләре мутантлардыр. Чупакабра дип аталган җитез ерткыч кына да кешеләргә күпме зыян салды һәм сала.
Рус халкы әкиятләре арасында өч башлы, авызыннан ут чәчүче Змей Горыныч дип аталган тискәре персонаж бар. Ләкин руслар христиан динен кабул иткәнче ул аңа уңай караш булган бер генә башлы ут белән идарә итүче, сугышларда шул халыкка булышучы әкияти баһадир булган. Борынгы греклар безнең эрага кадәр 4 гасырда агач торба аша һава басымы ярдәмендә дошманнарына нефть һәм яна торган башка матдәләр кушылган янучы сыеклык сиптергәннәр, соңрак византиялеләр 673 елда мехлар белән һава басымы тудырып бакыр сифоннар аша үз корабларыннан һөҗүм итүче гарәп корабларына, соңрак рус корабларына да шуны сиптереп аларны яндырганнар, болар хәзерге огнемётларның борынгы вариантлары булганнар. Немецлар да Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында огнемётлар кулланганын киноларда күреп беләбез, американнар да Вьетнамдагы һәм башка сугышларда напалм кулландылар. Христиан дине яхшылап тамыр җибәрә башлагач аның руханилары мәҗүси динне җиңү өчен аны тырышып каралтканнар, тәнкыйтьләгәннәр, шул исәптән әкияти баһадирны тискәре сыйфатлы Змей Горынычка әйләндергәннәр. Яңа диндәге баһадирларның өч авызыннан ут яудырган аждаһага каршы көрәше әкиятләр китапларында да, фильмнарда, мультфильмнарда да күп тасвирлана. Әлбәттә андый хәлләр башка диннәрдә дә булган.
Швеция язучысы 20.11.1858-16.03.1936 елларда яшәгән Сельма Лагерлёф исемле хатын-кыз, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты, мәктәп балаларын география, тарих фәннәре, төрле швед легендалары белән күбрәк кызыксындыру өчен «Нильсның кыргый казлар белән маҗаралы сәяхәте» дигән әкият китабын яза, ул 1 класс балаларына хрестоматик дәреслек кебек басылган булса да, башка класс балалары да аны яратып укыганнар.
Кыскача гына язганда әкиятнең эчтәлеге: — Нильс исемле малай ялкау, тәртипсез, начар укый, әти-әнисен тыңламый, бервакыт ул боҗралы ятьмәгә гномны эләктерә, гномның үтенечен санламый, аны иреккә чыгармый. Ачуы чыккан гном малайга карап хикмәтле сүзләр әйтә, Нильсның буе мизгел эчендә гномныкы кебек кечерәя, ул каз аркасына үрмәләп менеп, очып киткән кош аркасында сәяхәт итә, астагы швед авылларын карап бара, күп маҗаралар кичереп кире өйләренә тәртипле, тырыш малай булып кайта. Гном аның буен хикмәтле сүзләр әйтеп элекке хәленә кайтара, малай ата-анасы белән яхшы мөнәсәбәтлегә әйләнә, мәктәптә яхшы укый башлый. Китапта Нильсның сәяхәт вакытында күргән авыл исемнәре атала, әкиятне укыган балалар чыннын да география, тарих фәннәрен яхшырак үзләштерә башлыйлар.
Швеция язучысы, 14.11.1907-28.01.2002 елларда яшәгән Астрид Линдгрен исемле хатын-кызның "Түбәдә яшәүче Карлсон" дигән әкиятен укымаган яисә мультфильмын карамаган кешеләр бик сирәктер. Берничә дистә ел элек үзгәртеп кору җилләре ул әкият героеның тулы исеме «Карлссон», ягъни «Карл улы» булуы турында хәбәр алып килделәр. Менә шул шук Карл малае Швециянең үзендә бик популяр түгел икән, моны әдәбият һәм тарих белгечләре язучы Астрид Линдгренның заманында Алман илендә барлыкка килгән, үзләрен национал-социалистлар дип атаган бәндәләргә уңай карашлы булуы аркасында дип саныйлар. Тарихтан билгеле булганча, Адольф Гитлерның иң якын көрәштәше Герман Геринг 1923 елда Мюнхен шәһәрендә аңа путч оештырырга булыша, «сыра путчын» полиция бастыра, ике пуля ярасы алган Геринг башта Австрияга, аннан соң Швециягә качып китә.
Ул кыска буйлы булган, тәмле әйберләр ашарга яраткан һәм Карлссон кебек симез бәндәгә әйләнгән. Геринг әле Швециядә 1925 елда булган авиация ярышларында да катнаша. Әлбәттә бер пропеллер белән әкияттә генә очып була, чынбарлыкта очканда Карлссон үзе дә әйләнә башлар иде, юкка гына вертолёт коерыгында кечкенә аркылы пропеллер тормый, кайберләрендә бер күчәрдә ике пропеллер төрле якка әйләнәләр. Шунысын да әйтергә кирәк, башта укытучы Бенито Муссолини тырышлыгы белән Италиядә фашистлар оешмасы барлыкка килсә, Америкада, Англиядә, Франциядә һәм башка капиталистик илләрдә дә шундый ук оешмалар барлыкка килгән, әлбәттә ул оешмаларны үзләрендә Россиядәге кебек революция булуын теләмәгән бай катлам оештырган, финанслаган. Нейтраль ил булып саналган Швециядән генә дә СССРга каршы сугышта 5000нән артык сугышчы катнашкан.
Советлар илендә ул түбәдә яшәүче турында балалар өчен театрларда да спектакльләр була иде, аны иң яхшы уйнаучыларның берсе 22.10.1926-17.05.2005 елларда яшәгән театр һәм кино артисты Спартак Мишулин дип әйтеп була. Артистка борынгы Рим дәүләте тарихын яратучы тарихчы бабасы гладиаторлар һәм коллар восстаниесен оештырган легендар Спартак исемен куштыра, Мишулин йөзе белән дә Г. Герингка шактый охшаган.
Француз Шарль Перро 12.01.1628-16.05.1703 елларда яшәгән, күп кенә әкиятләр авторы дип саналса да, заманында аның өйләре чормасыннан улының кулы белән әкиятләр язылган дәфтәрләр табуы турындагы мәкалә укырга туры килде. Малайны тәрбия кылучы гувернантка аңа күп француз халкы телендә булган әкиятләр сөйләгән, тегесе язарга өйрәнгәч аларны кәгазьгә терки башлаган. Соңрак дәфтәрләрне тапкан Шарль Перро ул әкиятләрне типографиягә илтеп биргән, үз исеме белән китап бастырткан. «Красная шапочка» әкиятенең халык телендә берничә төре булган.
Шул ук Перро китабындагы «Золушка» әкиятендәге үги кыз балга чынлыкта аякларына хрусталь түгел, ә кырыйларына мех кисәкләре куеп күннән тегелгән башмаклар киеп барган булган. Француз телендә ике материал исеме бер-берсенә нык охшаганнар, шуңа әкиятне рус теленә тәрҗемә итүче ялгышып кызга хрусталь түфлиләр киерткән. Билгеле булганча хрусталь составында 49 процентка кадәрле каракургаш окисе(оксиды) була, һәм ул авыр туфлиләр белән аяк авырттырып шак — шок басып кына йөреп була. Шуның өстенә каракургаш кеше өчен зыянлы авыр металл булып исәпләнә, пыяла да тиз ватылучан. Элек төньяктагы диңгезләрдә кышын шхуналары бозга катып калган диңгезчеләр каракургаш белән ябыштырылган калай банкаларга салынган консервлар белән тукланганнар, бераз вакыт үткәч ризыкларуна үтеп кергән каракургаш аркасында акылдан язып боз буйлап чыгып киткәннәр, туңып үлгәннәр. Шуңа да экологлар хрусталь савытлардан ашамаска кушалар. Элек кешеләрдә караңгы вакытта якта булып торган болан яки башка җанвар сыннары, кул сәгатендә төнлә дә вакытны карап белеп булучы яктырып торучы стрелкалар, саннар була иде. Олы Әтнәдәге мәктәптә укыганда «военное дело» дәресләрен алып барган мәрхум Виюль абый Мөхәммәтшин узенең шундый кул сәгатен радиация детекторы янына якын китерде һәм детектор чытырдый башлады. Димәк төнлә яктырып торган сыннарда, стрелкаларда радиоактив матдә булган һәм ул кеше сәламәтлегенә күпмедер зыян салган һәм сала. Экологлар андый әйберләрдән котылырга тәкдим итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев