“Геройлар янәшәдә” – исемле ачык әдәби бәйге игълан итәбез
Конкурска 2022 елдан башлап татар һәм рус телләрендә язылган, махсус хәрби операциядәге татарстанлыларның кыюлыгын, батырлыгын, патриотлыгын чагылдырган әдәби әсәрләр керә.
“Татмедиа” басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы патриотик юнәлештәге “Геройлар янәшәдә” – “Герои рядом” исемле ачык әдәби конкурс игълан итә. Конкурска 2022 елдан башлап татар һәм рус телләрендә язылган, махсус хәрби операциядәге татарстанлыларның кыюлыгын, батырлыгын, патриотлыгын чагылдырган әдәби әсәрләр керә.
Гаризалар 2025 елның 30 апреленә кадәр litkonkurs.tatmedia@mail.ru электрон адресы буенча, “Открытый литературный конкурс патриотической направленности “Геройлар янәшәдә” – “Герои рядом” тамгасы белән кабул ителә.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза:
1. Повесть;
2.Хикәя;
3.Поэма яки шигырьләр циклы;
4.Очерк.
Бу хакта өстәмә рәвештә 570-31-12 телефоны буенча Айгөл Хәйруллинадан белешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев