Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бәйге

Иң оста машина йөртүчеләр бергә җыелды

Барысы 21 автобабай һәм автоәби үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгедән фоторепортаж

Оештыручылар – район ветераннар советы җитәкчесе Хәмит Галимҗанов, Әтнә һәм Биектау районнары буенча юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина һәм район автоинспекциясе булды.
Ел саен уздырылучы бәйге бу. Быел барлык авыл җирлекләреннән дә 60 яшьтән өлкән ир-ат һәм 55 яшьтән югары хатын-кызлар командалары килгән иде.

– Әмма ирләр, хатын-кызлар төр­кеменә бүлү дөрес тә булмас. Чөнки барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашабыз, – дип ассызыкладылар оештыручылар.

Хәзер өлкән яшьтәге ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да руль артына утырып машинада җилдерә шул. Шуңа «Автобабай» бәйгесе дип аталса да, гүзәл затларыбыз да көч сынаштылар. Әлеге бәйгенең Халыкара өлкәннәр көне якынлашкан көннәрдә узуы бигрәк тә символик мәгънәгә ия.
Шунысын әйтергә кирәк, соңгы елларда “Автобабай” бәйгесе шактый ук популярлашып китте. Бездә дә 4-5 ел элек катнашырга теләүчеләр бик аз иде, шөкер, хәзер аларның саны артканнан-арта. Алдагы елны катнашучыларга җан атарга дип авыл җирлеге башлыклары да килгән иде. Шул ук вакытта, араларында гомер буе машинадан төшеп тә тормаган, әллә нинди “тимер ат”ларны иярләгән тәҗрибәле йөртүчеләр дә бар иде.
Ярыш булгач ярыш инде. Тизлек тә, кагыйдәләрне белү дә, реакция дә тикшерелә. Ярышның теоретик өлеше техникум бинасында үтте. Анда өлкән машина йөртүчеләр компьютердан юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар. Бик яхшы белүләре белән сокландыручылар да булды. Оештыручылар, әнә, Күлле Кимедән Рәзинә Зәйнуллинага сокланып: “Җавапларны ярты минутта биреп чыкты бугай ул”, – дип “тел шартлаттылар”.
Кыскасы, теоретик өлеше техникумның сыйныф бүлмәсендә, компьютер артында юл кагыйдәләре буенча узды, ә практик өлеше үз эченә “параллель парковка”ны, “автомобильне гаражга кертү”не, шул ук вакытта барлык юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәүне алды.
Бәйгенең шушы икенче өлеше техникумның махсус мәйданчыгында– автодромда узды. Шунысы кызык, автоузышлардагы кебек киеренкелек сизелде монда. Машиналарның “выжт” итеп кузгалган да, кисәк туктап калган, хәтта тиешле урынны ялгыш узып киткән чаклары да булды. 
Әлбәттә, дулкынландыра, каушата... өстәвенә, символик “гараж” яки “парковка” ерактан күзгә бәрелеп тормый ич ул. Шуңа карамастан, ир-атларның да, хатын-кызларның да “җилдерү”ләрен күреп сокланырлык иде. Шунысы да билгеле булсын, араларында утыз һәм аннан да күбрәк машина йөртү стажы булучылар да бар иде.
Кабатлап әйтү дөрес булыр, биредә хатын-кызлар да ир-атлардан кимен куймадылар. Алсу Сафиуллина да:

– Катнашучыларның осталыгы елдан-ел яхшыра. Әтнә районында юл фаҗигаләренең ни өчен ким булуы аңлашыла да, - дип куйды.
Бу очракта, башка районнарда мондый бәйгедә нибары 7-8, хәтта аннан да азрак катнашучы булуын әйтик. Монысын оештыручылар да басым ясап әйттеләр.

Әлбәттә, миннән булмый дип, кыенсынып, оялып өйдә утырырлык түгел. Килергә, катнашырга кирәк. Ә хаталар һәркемдә була, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча диюем. Әмма мондый очрашуның бәһаләп бетергесез башка яхшы ягы бар. Бер очрашу – үзе бер гомер, диләр бит. Баштарак катнашучылар ни өчен килүләрен дә оныттылар бугай – үзара кочаклашып күрешү, җанлы әңгәмә китте... Хәтта бер-берсе өчен “ут йотып” тордылар. Менә нинди була икән ул чын дуслык!
Кабат бәйгегә әйләнеп кайтсак, хатын-кызлар арасында Рәзинә Зәйнуллина – беренче, Алсу Мәрдәнова – икенче, Зөлфия Корбанова – өченче, Лилия Мөбәракшина дүртенче урынны яуладылар. Ир-атлардан Айдар Биккинин – беренче, Тәлгать Гарипов – икенче, Хәйдәр Гарипов өченче урынны алдылар.
Моннан тыш, 1954 елгы Рүзәл Абдуллин иң өлкән катнашучы буларак махсус бүләккә лаек булды. Гомумән, катнашучылар барысы да бүләкләнде монда. Сер түгел, оештыручылар бүләкне мулдан бирделәр. Биредә, елдагыча күп итеп бүләк алып килгәннәр иде, дияргә кирәк. Әлбәттә, җиңүчеләргә бүләкләрдән тыш, кубоклар, медальләр, дипломнар тапшырылды. Өлкән яшьтәге ләр өчен гади конкурс кына түгел. зур тантана булды ул.
Шунысы да бар, техникум автодромында узган бүләкләү өлешендә җанатарлар да бар иде. Кыскасы, бик күңелле конкурс узды, дәвамлы да булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев