Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесенең җиңүчеләре арасында "Әтнә таңы" да бар

Җиңүчеләрне бүләкләү 28 ноябрь көнне 17 сәгать 30 минутта «Казан» милли-мәдәни үзәгендә узачак.

 «Татар рухы һәм каләм» VIII Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Теле барның — иле бар» номинациясе: «Мәгариф» журналы; Салихова Фәнзилә Әнвәр кызы.

«Милли мәсьәләләрне яктырткан иң яхшы аналитик материаллар циклы» номинациясе:

Вәлиев Римзил Салих улы; Садыйкова Гөлия Галимҗан кызы («Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы, «Татарлар» тапшыруы ).

 

«Массакүләм мәгълүмат чараларында татар дөньясының тормышын яктырткан иң яхшы материаллар циклы» номинациясендә җиңүче:

Ибраһимов Булат Хәким улы (“Халкым минем” газетасы);

«Әтнә таңы» газетасы.

 

Рәхмәт хатлары: Әбсәләмова Фирүзә Хәсән кызы (Оренбург өлкәсе, Оренбург шәһәре) «Татарстан — Яңа Гасыр» телекомпаниясенең Оренбург өлкәсе корпункты; Хәйретдинова Алия Юныс кызы (Татарстан Республикасы , Биектау районы) «Биектау ТВ» телеканалы; Гыймадов Фаил Фәиз улы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре) “Болгар радиосы”, “Татар мәйданы” тапшыруы; Нотфуллина Рамилә Рамил кызы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре) Татарстан Республикасының вакытлы матбугатында басылган язмалар; Әлимова Гүзәл Шәйхи кызы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре) («Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы, “Татарстан хәбәрләре” тапшыруы; Гарифуллина Дилбәр Газил кызы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре) “Шәһри Казан” газетасы

Җиңүчеләрне бүләкләү 28 ноябрь көнне 17 сәгать 30 минутта «Казан» милли-мәдәни үзәгендә узачак.

Чыганак:  http://tatar-congress.org/yanalyklar/tatar-ruhy-hem-kalem-beygesenen-zhinychelere-bilgele/

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/26/175908/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев