Әтнә җирләрен  чүп-чардан чистарту эшләре дәвам итә
Чисталык

Әтнә җирләрен чүп-чардан чистарту эшләре дәвам итә

Районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов территорияләрне кыш буена тупланган шакшыдан, чүп-чардан арындыру эшләрен башларга чакырды.

Әйтергә кирәк, оешма хезмәткәрләре үз теорриторияләрен чистарту эшләрен башладылар да. Аеруча, урамдагы агачларны кискәннән соң аунап ятучы чыбык-чабыкны  җыеп, тракторларга төяп җибәрүдә ачык чагылды бу, Тирә-як "ялт итеп", чистарып калды.

Карның иртә эрүе аркасында, кышкы чүп-чар да бик тиз баш калкытты.  Вакыт тигәндә чыгып, урамнарны чистартуны дәвам итәргә кирәк. Фотода шундый мизгелләрнең берсен күрәсез.

Автор фотосында: үзәк урамда - өмә.


Нет комментариев