1 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Яңа ел концертыннан - фоторепортаж
1 гыйнвар - Әтнә авыл җирлеге, Күңгәр авыл җирлеге катнашында концерт. Үзәк чыршы янында 19 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иткән идек. Менә фотолары, карагыз!
-
Болары да безнекеләр
Болары да безнекеләр Без күп кенә сәнгать эшлеклеләренең үзебезнең район авылларыннан икәнен беләбез. Әмма кайберләре белән без әле таныш түгелбез. Әйтик Кышлаудан Нәҗип Касыймов - 1914 елдан театр артисты. Ташчишмәдән Рафик Сәгъдуллин - Яр Чаллы драма театры артисты, Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова Югары Шашы - Татарстаннынң атказанган артисты, Роберт Мортазин - Иске...
-
Әтнәнең "Алсу һәм Илфат маҗаралары" (видео)
-
“Гүзәлем Әсәл”– бер дигән әсәр!
Фикер "Гүзәлем Әсәл"- бер дигән әсәр! Чыңгыз Айтматов романы буенча Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры артистлары тарафыннан сәхнәләштерелгән "Гүзәлем Әсәл" спектаклен карарга эчке бер дулкынлану, курку, хәтта шомлану хисләре белән бардым. Беренчедән, моннан 45 ел элек куелган телевизион спектакльдә Камал театры корифейларының (Әсәл-Наилә Гәрәева, Ильяс - Ренат Таҗетдинов, Хәдичә -Шәһсәнәм...
-
Таныш булыгыз: Яңа ел тамашалары
Сез сораган идегез Таныш булыгыз: Яңа ел тамашалары Сезнең сорауларны истә тотып, "Яңа ел концертларын үткәрү графигын тәкъдим итәбез. Барыгыз, карагыз, бәяләгез! 1 гыйнвар - Әтнә авыл җирлеге, Күңгәр авыл җирлеге катнашында концерт. Үзәк чыршы янында 19 сәгатьтә башлана. 2 гыйнвар - Мәңгәр авыл җирлеге, Өҗем авыл җирлеге чакыра. Үзәк...
-
“60 яшемә – 60 картина...”
Вакыйга "60 яшемә - 60 картина..." "Шундый максат куйган идем. Хыялым тормышка ашты", - ди Илдар абый. 5 май, туган көнен көтеп тормаганнар, "Ашыт" спорт комплексында 28 гыйнварда Олы Әтнәдә яшәүче Илдар Хәйдәр улы Вәлиуллинның картиналар күргәзмәсе эшли башлады. Сүрия МИНГАТИНА 6 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк бу күргәзмә мәдәният бүлеге...
-
Яңа ел төнендә Сарман урамы бәлеш ашады
Матур гадәтне дәвам итеп, без, Олы Әтнәнең Сарман урамында яшәүчеләр, Путинның котлавыннан соң, урамга чыгып йөгердек. Салют атканнарын карап хозурландык. Җор теллеләр монда да сүзсез калмады, "Монысын байлар ата, ә монысы безнең кебекләрнеке..." дип аңлатма бирә бардылар. Хет кемнеке булсын, салют - салют инде. Бетте бугай дип, үзебезнең урамның салютын...
-
Без бик ошаттык
Быел безнең мәктәптә кышкы каникул көннәрендә "Әкиятләр иле" ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләде. Лагерьда бик күп кызыклы чаралар, күңелле уеннар, конкурслар үткәрелде. Без лагерьның һәр көнең түземсезлек белән көтеп алдык. Ә минем өчен иң истәлекле көн, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына экскурсиягә барган көн булды. Без театр артистлары...
-
Яңа ел төне тыныч узган
"Аллага шөкер, артык зур мәшәкатьләр, хәвеф-хәтәрләр булмады, исерекләр, егылып имгәнүчеләр генә мөрәҗәгать итте", - диделәр район үзәк больницасының "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә. "Аллага шөкер, Яңа ел төнендә ут хәвефләре дә күзәтелмәде"- диделәр янгын сүндерүчеләр дә.
-
Әтнә театры тамашачы өчен бүләкләр әзерләде
Яратабыз үзебезнең артистларның чыгышларын, спектакльләрен карап барырга тырышабыз. Төрле чак була, билетка акча таба алмый интегүчеләр дә юк түгел хәзер. Бу яңалык менә шул хәлдә калучылар өчен. Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры әтнәлеләр өчен Яңа ел каникулларында янә бүләкләр әзерләде. 4 гыйнвар - "Гүзәлем Әсәл" драмасы - Театр сәхнәсе...
-
Кичә республикада 440 юл һәлакәте булган, Әтнәдә – ике
31 декабрь көнне ТРда 440 юл һәлакәте теркәлгән. Анда 44 кеше үлгән, 533 кеше тән җәрәхәте алган Казанда гына да 184 юл һәлакәте булган. 2 кеше үлгән. 207 кеше тән җәрәхәте алган. Моннан тыш исерек килеш 19 тапкыр юл йөрү кагыйдәләре бозылган, 22 кеше каршы полосага чыккан, 40 бала утыргычсыз...
-
Әтәч кемгә ниләр вәгъдә итә...
Әтәч кемгә ниләр вәгъдә итә... Гороскоп - 2017 по годам рождения Крыса Вряд ли Крысам стоит рассчитывать на покровительство хозяина года. Слишком уж много у них разногласий на «идейном уровне». А посему и строить грандиозные планы Крысам не следует. Задача большинства из них состоит в том, чтобы удержаться на тех...
-
Яңа ел каникулларында больница ничек эшли
Авыру сорап килми, бәйрәм көннәрендә дә авырып китәсең, иң элек күңелгә "Ял бит, табиблар эшләмидер, борчыганны яратмаслар инде", дигән уй килә - гадәттә шулай уйларга күнеккән инде без. Ничек булса да борчымаска исәп, тик, чама калмаса бармый хәлең дә юк. Әнә шул хакта район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Дамир...
-
Юеш кар явачак, юлларда – бозлавык
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенче баш идарәсе хәбәр итүенчә, якындагы өч тәүлектә 1гыйнвардан алып 3 гыйнварга кадәр куркыныч һава торышы көтелми. Өч көн дәвамында да урыны белән юеш кар явачак.Урыны белән көньяк -көнбатыштан җил 16 м/с җитәргә мөмкин. Һава температурасы 2 градус җылыдан -5 ка градуска кадәр салкын....
-
Әтнә районы башлыгының Яңа ел котлавы
Яңа ел бит ул могҗиза, Яңа ел - тылсым. Яңа елда һәр кылган эш бәхеткә булсын! Карлар белән бергә җанга ак өмет иңсен. Яңа елда бар җиһанны тынычлык төрсен! Хөрмәтле райондашлар! Кадерле әтнәлеләр һәм Әтнәбез кунаклары! Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт-вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп...