1 август 2015 яңалыклары
-
Муса Җәлил премиясе ияләре билгеле - "Әтнә таңы"
Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты 2014-2015 елгы бәйге нәтиҗәләре буенча Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларны атады. Быел премия "Идел" Яшьләр үзәгенә, КДМУ фармецевтик химия кафедрасы ассистенты Александр Буховецка, композитор Эльмир Низамовка, язучы-прозаик Рөстәм Галиуллинга, шагыйрә Луиза Янсуарга бирелә. Муса Җәлил премиясе ике елга бер тапкыр тапшырыла. Күләме 100 мең сум,...
-
Әтнәнең ике кызына бәет
Эчтә кайный төрле уйлар, Телдән төшми бу хәлләр. Авыл өчен кара кайгы, Урамда ачы җилләр. Язылачак бу юлларны "Бәет"дип атап булмый. Бары эчтә булган халәт Чыгалмыйча түзәлмый. Изге Рамазан айлары Тыныч үтеп барганда. Өч көнлек матур яллар Тәмамланып барганда. Ир-атлар мәчеткә китте, Хатын-кыз коймак куйды. Сәдакалар бирелде, Хәл-әхвәл сорашылды. Матур...
-
" Әтнә таңы" - җиденче этаждан сикергән
Чаллы шәһәренең 26 комплексында бер яшүсмер җиденче этаж тәрәзәсеннән сикергән. " Ашыгыч ярдәм" машинасы аны хастаханәгә алып китә, әмма гомерен саклап калу мөмкин булмый. Фаҗиганең шаһитләре үсмернең үзе генә булмавы турында хәбәр итәләр. Әлеге эш буенча тикшерү бара. http://www.chelny-izvest.ru/
-
Төнге янгын - "Әтнә таңы"
Теләче районының Тактамыш авылында төнлә янгын чыга. Шуның нәтиҗәсендә берәүләрнең йорт җире, күршеләренең исә мунча һәм сарайлары янып бетә.Ут электр щитыннан чыккан дип фаразлыйлар. Йортсыз калучыларның биш кешелек гаиләсе, шул исәптән ике бала урамда калган.