1 август 2016 яңалыклары
-
Россия вертолетын бәреп төшергәннәр- "Әтнә таңы"
Россия вертолетын бәреп төшергәннәр Бу хәл Сириянең Идлиб провинциясендә була. Беренчел фаразлар буенча, Россиянең Ми-8 вертолетына җирдән атканнар. Вертолетта булган 3 экипаж члены һәм 2 офицер турында әлегә мәгълүматлар юк. Аларның кайдалыгын ачыклау дәвам итә. Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/60660-b%D2%AFgen-siriyad%D3%99-rossiya-vertoletyin-b%D3%99rep-t%D3%A9sherg%D3%99nn%D3%99r.html
-
Әтнәләр, өлешебезне кертик!
2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре урын алырга тиеш! Бу Казанда һәм Татарстанда яшәүчеләрнең активлыгына бәйле. Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан иткән иде. Купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтеп, бердәм тавыш бирүебез юкка булмаган: Казан 5000 тавыш җыйган шәһәрләрнең киңәйтелгән...
-
Әтнәләр, ник кызыл белән кара
Ник кызыл белән кара? Шәһәрдә яшәгән онык әбисе янына кайткач:"Әби, бу календарьның 7-8 числоларын кызылга, айның ахыргы көннәрен карага буягансың. Бу нәрсәне аңлата? - дип сорый. - 7 көнне пенсия алам, 8ендә әҗәтләремне түлим. Айның ахыргы көннәрендә тагын әҗәткә батам. Әле ярый күршем әҗәткә биреп тора, ул миннән өч мәртәбә...
-
Университет бетертә торган бакча –“Әтнә таңы”
Мөнәсәбәт Үзенә тарта бу бакча Күәм авылына барган саен балалар бакчасын узып китә алмыйм, заманында улымны татар теленә өйрәткән бакча буларак, күңелдә үз урыннары бар. Инде аңа да байтак еллар узды. Сүрия МИНГАТИНА Туган телне өйрәнү дә яшәү урынына күбрәк бәйле. Өйдә күпме татарча сөйләшмә балалар бакчасында гел урыс телендә...
-
Сары гәрәбә күк алма кайнатмасы–“Әтнә таңы”
Алманың кабыгын әрчеп үзәген алгач, дүрткә бүлеп, һәр кисәкне 5-6 мм калынлыгында аркылыга турыйлар. Тураган алма каралмасын һәм кайнатманың төсен бозмасын өчен, 3-5 минут чәй содасы салынган кайнар суда тоталар. Аннары алманы кайнап торган әзер сиропта акрын гына кайнаталар. Алмага кадәр сиропка бармак киңлегендә туралган чия яфрагы салырга мөмкин. 5-6...
-
Әтнәләр, август аена сынамышлар
-Августның беренче атнасында бертөрле һава торышы булса, кыш озын һәм карлы булыр. - Агачларда сары яфраклар барлыкка килсә - иртә язга. - Августта күк күкрәсә - озын көзгә. - Имән чикләвеге күп булса, җылы кыышка, мул уңышка. - Кырмыскалар күчләрен зурайтсалар- иртә һәм суык кышка. - Йолдызлар аз булса- яңгырга....
-
Әтнәләргә дә эссе һава торышы тискәре йогынты ясый
Казанда эссе һава гипертоникларга һәм йөрәк-кан тамыры авыртуларыннан интегүчеләргә начар йогынты ясый, диләр. Әтнәдә дә шул ук хәл инде ул. Алган мәгълүматларга караганда, шөкер, әлегә инсульт, инфарктка ук барып җитмәде. Шулай да көефсезләнеп китү, кан басымы күтәрелү очраклары булган. Берни эшләр хәл юк, әле тагын берничә көн түзәргә туры килә.
-
Әтнәләрдән ташкабак пирогы
Бик тәмле, сез дә пешереп карагыз! 600-700 граммлы ташкабак(яшь булса әйбәт) , 3 аш кашыгы уылган каты сыр,кыздырыр өчен бераз гына симәнке мае, 250 грамм каймак (кибетнеке),2 аш кашыгы акмай, 1 аш кашыгы он, сосиски яки фарш алабыз. Ташкабакны чистартабыз, 1әр сантиметрлы түгәрәкләр ясап кисәбез,тоз сибеп, онда әвәләп ике ягын...
-
Әтнәдә яңа мәдәният йорты төзелде
Махсус программа Мәдәният йорты - авыл күрке Күңгәр авылында булган һәркем биредәге мәдәният йортына игътибар итмичә калмагандыр. Заманында районда иң зурларыннан булган бу мәһабәт бина соңгы елларда нык бирешкән иде. Быел исә ул яңадан тернәкләнеп, үзгәреп, матурланып кабат аякка басты. Республика президентының махсус программасы нигезендә үткәрелгән ремонт эшләрен Арча МСО...
-
Минем йортым - гөлбакча" – “Әтнә таңы”
Минем йортым- гөлбакча"бәйгесенә Кәримова Гөлназ, Олы Әтнә авылы
-
Әтнәләр “Рубин” өчен җан ата
Казанның "Рубин" командасы быелгы чемпионатны бүген, Пермьнең "Амкар" командасы белән уйнап башлый. Командада яңалыклар бик күп: эмблема да яңа, баш тренер да икенче. Моннан тыш бик күп яңа уенчылар пәйда булды. Команда күбрәк оборонага корылган диләр... Бүген күрәбез инде.
-
Әтнә турында менә ниләр язалар
Атнинский район: крепости Булгарии, старейшая в РТ мечеть, родина Марджани и «колхозно-совхозный театр»
-
Әтнәләр, тагын корылык
Синоптиклар кызу көннәрнең август башында булачагын җиткерә. Бүген, мәсәлән, һава температурасы 31 градуска кадәр күтәрелә, явым-төшем дә күзәтелми. Шулай да якын көннәрдә республикада урыны белән һава торышы бозылырга мөмкин - яшен, тизлеге секундына 15 метрга җиткән көчле җил көтелә. Кайбер районнарда боз яву ихтималы да югары. Август аенда безне нинди...