1 октябрь 2013 яңалыклары
-
Өлкәннәр бәйрәм итте
"Без бу көнне көтеп алабыз", - диләр Әтнә дәүләт драма театрында узган бәйрәм кичәсенә килгән өлкәннәр. Исәнме кордаш, әйбәт кенә килеп җиттеңме? Нихәл хезмәттәш? Кәефләрең ничек? Аллага шөкер, быел да күрешергә насыйп булган икән... Әйе, гомер көзенә җитә алып, балалар һәм оныклар бәхетенә куанып яши алу да бәхет бит. Әнә...
-
Аерылышулар- кавышулар
Агымдагы елның август- сентябрь айларында 28 сабый дөньяга аваз салган, 29 кеше бакыйлыкка күчкән. 43 пар язылышкан, 4 пар аерылышкан. Узган елның нәкъ шул чорында исә 18 бала туып, 47 кеше вафат булган. Язылышучылар 25, аерылышучылар быелгы кебек 4 пар булган.
-
Паспорт
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында 14 яше тулган нарга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Чарада районның барлык авылларыннан 43 яшүсмер һәм аларның әти- әниләре катнашты. Тулы хокуклы гражданин булулары белән үсмерләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрданов, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев, мәгариф...
-
Габделрәхим эшен дәвам итүчеләр
. Газетада "Картаны төзүче - Әтнә кешесе" исемле мәкалә дөнья күргән иде. Анда татар телендәге беренче географик картаның Олы Әтнәдә туып-үскән Габделрәхим Габдерәшит улы тарафыннан төзелүе турында бәян ителгән. Карта 1861 елда Казанда басыла һәм җир шарының Европа белән Азия өлешен эченә алган була. Бу кеше 1834 елның 22 апрелендә...
-
Ничек яшисең авыл?
Авылымның экономик һәм социаль хәле турында кайбер нәтиҗәләрне ясап утырам. Илдә барган экономик кризис, сәяси үзгәрешләр, социаль хәлнең чуарлыгы, каршылыгы авыл халкының яшәешенә, психологиясенә, акылына тәэсир итми калмады. Ләкин, авылдашларыбызның төшенкелеккә бирелмичә, югалып калмаулары, тәвәкеллекләре, тырышлыклары, дуслыкка юл ярып барулары сөендерә. Безнең Иске Җогып авылында төп җитештерүче, материаль байлык тудыручылар...