1 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр дә кайгыда...
ТРның танылган табибы, Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары, медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб Илдар Раббаниевның гомере өзелде. Аны бүген җирләделәр. Исегезгә төшерәбез, 2 ел элек Илдар Раббаниев бик көчле юл-транспорт һәлакәтенә эләккән иде. Нәтиҗәдә бик каты зыян алып, Татарстанда аны аякка бастыру өчен акча җыю да оештырылган...
-
Әтнә - иң милли як, дип саный Ринат Закиров
Әтнәдә Өлкәннәр көнен зурлап үткәрделәр. Һәрхәлдә, Олы Әтнәдәге бәйрәмгә килгән әби-бабайлар район хакимиятенә дә, оештыручыларга да берөзлексез рәхмәт укыдылар.
-
Әтнәләр, тукталырга бер урын бар
Ипи шундый тәмле, әнкәй аны Күкрәгенә терәп кискәндә. Эчеп туймас сыман чәйләр тәмле, Кара-каршы икәү эчкәндә. Әнкәй яннарында эреп бетә Күңелеңне баскан сагышың. Таңга хәтле тыңлар идең аның Җанга газиз моңлы тавышын. Үзенә дә калмаган көчләрен Баласына ничек бирәдер? Сөрлегердәй булып аруыңны Сөйләмәсәң дә ул күрәдер... Кире йөгерердәй була аяк,...
-
Әтнәләр, серле 5000...
2017 елның гыйнвар аенда пенсионерларга биреләчәк 5 мең сум халыкта шактый сораулар тудырды. Бу 5 мең сум акча нәрсә өчен бирелә? Ул яшь буенча пенсиягә чыккан пенсионерларга гына кагыламы? Ул 2017 ел өчен каралганмы? Аны алгач, 2017 елда пенсияләр индексацияләнмиме? Ул акча гыйнвар аенда гына биреләме, әллә ул пенсиягә өстәләчәкме?...
-
Әтнәнең "Яшь иреклеләр"е котлый
Бүген Олы Әтнәдә "Яшь иреклеләр"акциясе узды. "9А" сыйныфы укучылары пенсионер-укытучы Ваһапова Эльмираны апаны бәйрәм белән котладылар. Эльмира апа балаларга үзенең тормыш юлын сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде. Бер аны гына котламадылар бүген "Яшь иреклеләр", байтак өлкәннәрне шатландырдылар.
-
Әтнә язучысы белән очраштылар
Яңа Шашы мәктәбендә якташ язучыбыз Илдар Мәлик улы Низамовның 80 яшьлек олы юбилее уңаеннан дөнья күргән "Бөртектән көшел" исемле яңа китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Китап бәйрәмендә район мәктәпләренең китапханәчеләре һәм мәгариф бүлеге методистлары катнашты. Чишмәле Сап авылында яшәп иҗат итүче үзешчән башкаручы Әминә Салихова чарада үзенең яңа җырын башкарды....
-
Яңа Шашы укучылары өлкәннәрне котлыйлар - "Әтнә таңы"
Әбиемнең исеме Земфира. Ул күрше авылда яши. Әбиемә алтмыш яшь. Ул инде лаеклы ялда. Ялда булса да ул тик ятмый, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Әбиемнең тәрәзә төпләрендәге гөлләр ел буе шау чәчәк ата. Әбием җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли. Без кунакка килгәч әби зур бәлеш сала, тәм-томнар белән сыйлый. Әбием...
-
Ана капиталы программасы тагын да озайтылырмы? - "Әтнә таңы"
2016 елда ана капиталының күләме 453 026 сум тәшкил итә. Программа 2018 елга кадәр озайтылды. Ана капиталы сертификаты 2007 елның 1 гыйнварыннан икенче яисә аннан соңгы бала алып кайткан яки тәрбиягә алган гаиләләргә бирелә. "Соңгы елларда туучылар саны артса да, демографик кризистан без чыкмадык әле. Әлбәттә, позитив үзгәрешләр булуында ана...
-
Әтнәнең киң урамы... рәхмәтле
Олы Әтнәнең Марсель Сәлимҗанов исемендәге урамындагы баганаларда ут юк, дип язган идем. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Мөхәмәдҗанов бу урамда "Бишенче үткәргечнең булмавын, баганага куелган лампочкаларны яндыру, "Бишенче үткәргеч"не эшләтеп җибәрү өчен 1,5 км озынлыктагы үткәргеч кирәк булуын әйтеп, "Кара көзгә калдырмабыз", - дип җавап биргән иде. Киң урамнан...
-
Әтнә өлкәннәре, Сезне район башлыгы котлый
Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары,өлкән буын вәкилләре! Сезне ихластан Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм - өлкән яшьтәгеләргә һәм районыбызны үстерү эшенә үз өлешләрен керткәннәре, озак еллар намуслы хезмәт куйганнары, тәҗрибәләре, игелекләре һәм зирәклекләре өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Сез илебез өчен, иң авыр һәм...
-
Әтнә кызы – өч малайга бер генә!
Арабыздан беребез Әтнә кызы Гөлгенә - өч малайга бер генә! Әнә шулай дип куанып, күтәреп йөргәннәр иде аны Кече Әтнә авылында гомер кичерүче Мостафа абый белән Раузикамал апай. Җофар ВӘЛИЕВА, Олы Әтнә авылы Уллары Мансур белән киленнәре Җәүһәриянең төпчек кызлары булып туды Гөлгенә. Ләкин аның үсеп җитеп кияүгә чыкканын күрә...