1 декабрь 2016 яңалыклары
-
Больницаны шартлатмакчы була
Әгәр дә шәфкать туташы әҗәтен кайтармаса, больницаны менә шундый күңелсезлек көтә. Әлегә тикшерү нәтиҗәсендә бернинди шартлау җайланмалары да табылмаган.
-
Татарларны кол итеп тотканнар
Дагстанда 2 татар кешесен һәм Иваново өлкәсеннән бер ир-атны коллыкта тотканнар һәм бушлай эшләткәннәр.
-
"Базовый проект" күперләр чистарта
"Базовый проект" егетләрен күптән очраткан юк иде. Ашыт күперен кардан, боздан чистарткан вакытта очраштык. Араларында Әтнә егетләре дә бар. - Без бит Арча районы буенча да йөрибез. Аннан соң төп эшебез күперләр чистарту гына түгел, төзибез дә, - диләр. Шат күңелле егетләр белән шактый вакыт сөйләшеп тордык, аларны эшләгәндә дә,...
-
Биш кеше зыян күрде
Автомобиль белән "Ашыгыч ярдәм" машинасы бәрелеште.
-
Олы Мәңгәрдә "Асылташ" клубы эшен дәвам итә
Авыл өлкәннәренең "Асылташ" клубына йөрүчеләр кабат авыл китапханәсенә җыелды. Әле күптән түгел генә булып узган әниләр көнен билгеләп узу иде аларның максаты. Гадәттәгечә, Корьән сүрәләре белән башланып киткән кичәне тарихчы авылдашыбыз Люция апа Мәгъсүмованың чыгышы дәвам итте. Ул әниләрнең кадере турында сүрәләрдән өзекләр укыды. Шулай ук Нух пайгамбәр турында белгәннәре...
-
Әтнәдә Әниләр клубы оештырдылар (фотолар)
Бүген районның тәрбиягә бала алган әниләрен түгәрәк чәй табыны артына җыйдылар.
-
Күрсәткечебез яхшы - "Әтнә таңы"
авыл хуҗалыгы Кышның беренче көненә 148 тонна тулай савым белән кердек.
-
Әтнәләр, Европадагы иң озын шугалак эшли башлый
Узган елны шул катокка шуарга баргач, анда әтнәләр күп булуны күреп гаҗәпләндек.
-
“Утларны өзеп торабыз”
Олы Әтнә авылы урамнарындагы баганага куелган, әлегә кадәр яктырткан лампочкалар сүнә башласа, аптырап калмассыз. "Учеты, исәбе булмаган лампочкалар күп куелган. Болар законга каршы килә. Авыл эчендәге барлык баганага куелган утларны барлыйбыз, законсыз куелганын өзәбез. Шуннан соң яңадан тиешле җирләргә урнаштырып чыгабыз. Борчылмагыз авыл кичке якта утсыз калмаячак, торса берничә көн...
-
Бөтен Россия хоккей уйный
Әтнә авылларында хоккей мәйданчыклары төзелеше дәвам итә.
-
Җавапсызлык - һич онытасым юк
1975 елда ил җитәкчелеге ит җитештерүчеләр өчен махсус карар кабул итте. Еллык планны үтәгәннән соң, киләсе ел планы хисабына, аванс формасында бу елдан ук тапшырырга тәкъдим ителә анда. Ул елларда терлек санын киметмиче, планнан артык тапшырылган ит бәясенә 50% күләмендә өстәмә акча түләнә иде. Өстәмә акчаны вакытында алу отышлырак булганга,...
-
ВИЧ йөртүчеләр Әтнәдә дә бар
Бүген - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Белгечләр фикеренчә, дөньяда 35,7 миллион кеше ВИЧ йөртә.
-
Норвегия шахматчысы чемпион исемен саклап калды
Дөнья чемпионы исеме өчен барган шахмат бәйгесендә Норвегия гроссмейстеры Карлсен безнең Карякиннан өстен чыкты. Дөрес, Сергей Карякин алга чыккан иде, бәйгенең төп уеннарында Магнус Карлсен исәпне тигезли алды. Ә инде тай-брейк уеннарында җиңү яулады. 26 яшьлек туган көненә үзенә бер дигән бүләк ясады ул.
-
Әтнә мәктәбе - эшмәкәрлек яклы
Олы Әтнә мәктәбендә эшмәкәрлеккә багышланган сыйныф сәгатьләре уздырганнар. "Эшмәкәрлек - 21 гасырда өстенлекле юнәлеш" исеме астында узган чараны укучы балалар яратып кабул иткән. Чөнки укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, төрле методик эшләнмәләр кулланганнар. Төрле формалар: экскурсия, әңгәмә, диспутлдар куллану да отышлы вариант. Бу хакта Олы Әтнә мәктәбе сайтында хәбәр итәләр.