2 февраль 2016 яңалыклары
-
Әтнә егетләре Арчаны тагын бер чишмәле иттеләр
Изгелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә балык белер, диләр. Тик бу изгелекне халык бәяләми калмас. Арчада яшәүче Әтнә егетләре игътибардан читтәге, Березин урамы белән янәшә урнашкан яр астындагы чишмәне өйле иттеләр. Яр астына төшә торган баскычына кадәр эшләп куйдылар. -Суы тәмле, сихәтле, дип әйтә борынгылар. Чишмә суы чишмә суы...
-
Әтнә егете дөньяны үзенчә күрә
Социаль челтәрдәге газетабызны укып баручыларга Ары авылында яшәүче Фидаил Кадимов исеме яхшы таныш. Аның фотоларына, кешелеклелегенә сокланмаган кеше юк. Табигатьне үзенчәлекле күрүе белән аерылып тора ул, аңа бака да таныш, поши да очрый, тавыклары да газета укый аның, сыеры да артыннан йөри... боларга өстәп аның бер дигән сварщик булуын да...
-
Әтнәләр ишеттегезме, исерек әби ике айлык оныгын җәзалаган
Исерек әби ике айлык оныгын җәзалаган Казанда яшәүче 51 яшьлек Рузалия Гайнуллина 2015 елның 23 апрелендә исерек хәлдә ике айлык оныгының елавына түзә алмаган. Ачуын китергән баланы иң элек күтәреп алып идәнгә ыргыткан, алай да туктамагач, балконга алып чыгып чиләккә аткан. Туганнары күреп алып, балага беренче ярдәм күрсәткәннәр. Ике айлык...
-
Әтнә больницасында – карантин
ТР Роспотребнадзор идарәсе Татарстанда 25-31 гыйнвар аралыгында А(Н1N1) дип аталган дуңгыз гриппының 40 кешедә теркәлүен хәбәр итә. Казанда 14 кеше дуңгыз гриппы белән авырый. 11886 кешедә - ОРВИ; - Әтнәдә әлегә дуңгыз гриппы юк, онлайн-мониторинг алып барабыз, ОРВИ белән авыручылар бар һәм аларның саны артуга бара. Шуны истә тотып, район...
-
Әтнә китапханәчеләре тарих яза
Шатланып хәбәр итәбез: ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән иҗади проектлар конкурсының җиңүчеләре исемлегендә безнең Әтнә үзәк китапханәсенең "Тарихны үзебез язабыз" проекты да бар. Проектның авторы - үз эшенә ихлас бирелгән хезмәттәшебез, Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Галимҗанова Рания Фоат кызы. Заман белән бергә атлаучы китапханәче булу бер дә җиңел түгел....
-
Әтнәләр, сак булыгыз, юлларда бозлавык
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 февральдә, юеш кар, яңгыр яву һәм буран чыгу ихтималы бар. Юлларда көчле бозлавык саклана. Республикада төнге сәгатьләрдә көчле җил чыгарга мөмкин. Көньяк-көнбатыш тарафтан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитү ихтималы бар. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә...
-
Әтнәдә терлекчелекнең яңа тораклары бер-бер артлы калка
Мул сөт алу сәбәпләренең берсе заманча тәрбиягә корылган тораклар төзү белән бәйле. "Мәңгәр"дә дә бик зур, иркен бозаулату торагы булдырдылар. "Яңа ел алдыннан эшли башлады", - дип таныштырдылар хуҗалык зоотехнигы Тәлгать Мостафин һәм мал табибы Айрат Ибраһимов. Торак 4 секциядән тора. Беренчесендә сөт ташлаткан, 45 көнгәчә сыерлар тәрбияләнә. Икенче секциядә...
-
Әтнә укучылары иҗаты “Балачакка чикләр юк!” бәйгесендә
"Балачакка чикләр юк!" Республикада балалар хәрәкәте эшчәнлеген активлаштыруда безнең район да читтә калмый. Бу уку елында гына да "Лидерлар мәктәбе"нә йөрүче укучылар "Волга" яшьләр үзәгендә узган СДО (Совет Детских Организаций) утырышларында, Республика балалар оешмалары слётында, Студентлар форумында актив катнаштылар. "Балалар оешмалары һәм укучылар үзидарәсе өчен уздырылачак "Ел активы" Республика смотр...
-
Әтнәләр Динә исемен үз итәләр
Районның ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматлардан күренгәнчә, быелгы елның гыйнвар аенда 6 бала дөньяга килгән. Шуларның 2се малай, 4се кыз. Шуларның беренче бала 2әү, икенче һәм өченче алып кайтучылар да икешәр. Узган 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда сан үзгәрмәгән. Быелның гыйнвар аенда 17 кеше бакыйлыкка күчкән, Алдагы елның шул чорында...