2 май 2015 яңалыклары
-
"Әтнә таңы" - Айзат белән Айзилә җиңүчеләр
УНИКСта үткән "Созвездие-йолдызлык 2015" фестиваленең ярым финал һәм финал ярышларында уңышлы гына чыгыш ясап, Пирамида гала-концертына үткән конферанслар Айзат һәм Айзилә Хидиятуллиннар 1дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Молодцы!!!
-
Бәхетемне таптым - "Әтнә таңы"
Газетабызның хәбәрчесе, Кышлау авылында гомер кичерүче Җәүдәт Фәйзрахмановның шул исемдәге китабы дөнья күрде. Туган авылының табигатен, үткәнен, бүгенгесен һәм чынбарлыгын шигьри юлларда чагылдырган "Бәхетемне таптым" дип аталган китапта авторның уй-кичерешләре чагылыш тапкан.
-
Ак күңелле ак бабаем! - "Әтнә таңы"
Язның җылысы җанга үтми, Син яныбызда булмагач... Тормыш юлы... Нинди озын, озак кебек ул. Беркайчан да бетмәс, өзелмәстәй кебек тоела. Әле алда яшисе дә яшисе дигән уй белән янабыз барыбыз да. Тормыш юлында яхшылыклар эшләү, чын кеше булып кала белү, балаларыңа үрнәк әти-әни булу, үзеңдә булган тәрбияне һәм сәләтне киләчәк...