2 июнь 2014 яңалыклары
-
Әтнә балалары иҗаты
Иң кадерле кешем Кадерле кешем - әнием турында язам. Аның исеме - Замира. Ул һәр көн мине иртән иркәләп уятып, тәмле ашлары белән сыйлап укырга озата һәм каршы ала. Әнием барлык эшкә дә өлгерә. Үзе фермада сыер савучы булып эшли. Эштән кайткач та тик тормый: юа, җыештыра, ашарга пешерә. Мин...
-
Әтнәдә балалар көне уңаеннан "Күңелле старт"лар үтте
Чараны Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге үткәрде. Әлеге чарада район мәктәп яны лагерьларыннан 8 команда катнашты. Беренче урында - Күәм, икенче урында - Олы Әтнә, өченче урында - Яңа Шашы командалары калды. "Күңелле стартлар"дан барысы да канәгать калды.
-
Әтнә театрын көтеп алалар
А Д А Ш К А Н К Ү Ң Е Л Ходайның бирмеш бер көнендә ирешелде бер хәбәр, мин яшәгән шәһәргә Әтнә дәүләт драма театры килергә җыена икән. Язучы Мирхәйдәр Фәйзинең «Адашкан күңел» әсәрен сәхнәдә күрсәтеп безне шатландырырга уйлаганнар. Яшәсен театр, яшәсен театр әхелләре!Болай булгач була, чөнки кайвакыт аралашканда:...
-
Олы Мәңгәрдә – балалар мәйданчыгы
Олы Мәңгәр мәктәбе янында да балалар өчен мәйданчык ачылды. Биредә көне буе бала- чага тавышы тынмый. Биредә шуып төшәр өчен таулар да, атынып уйнар өчен атынгычлар да, спорт белән шөгыльләнер өчен төрле инвентарьлар да бар.
-
Әтнәдә 9 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы бирде
31 май көнне Олы Әтнә урта мәктәбендә районыбызның 7 мәктәбеннән -Бәрәскә, Бәрәзә, Комыргуҗа, Түбән Көек, Күәм, Олы Мәңгәр, Күшәрдән килгән 85 укучы математикадан дәүләт имиханын тапшырдылар. Калган мәктәп укучылары Олы Мәңгәр урта мәктәбендә сынау уттеләр. Барлык таләпләр дә сакланды. Казаннан килгән вәкил Чулпан Рәкыйп кызы Гаффарова да укучыларның тәртибеннән, имтиханны...
-
Әтнәнең "бака" күлендә "яфрак" бәйрәме үтте
"Монысы нәрсә инде тагын, дип куйдыгызмы? Кем ничек бәйрәм итә инде...Безнен хуҗалык игенчелэре буген Күлле Кименең данлыклы "Бака куле"ндэ менэ шундый бәйрәм үткәреп,ял итеп,көч җыеп кайттылар... аларныкы кешечә генэ булмас инде...Ничек булганын рәсемнэр сойли...начарга охшамаган. Игеннэр дэ мул булсын,дип уйлап куясын,аларга карагач.Түккән тир эрэм булмас,Алла боерса,без бит-туган жир балалары. -Рәхмәт"Дусым"...