2 июль 2016 яңалыклары
-
Әтнәләргә 25 мең сум бирәләр
1 июльдән "Ана капиталы"ннан 25000 сумны тиешле затка акчалата бирү турындагы Закон үз көченә керде. Кемнең "Ана капиталы"нда калдык өлеше бар, кичекмәстән райондагы Пенсия Фондына гариза белән мөрәҗәгать итегез.
-
“Яровая пакеты” Әтнәләрне дә борчый
Путин ни дияр тагын... Хәзер өйгә мулла чакыртып аш үткәрергә ярамыймы? "Яровая пакеты" соңгы көннәрдә җәмәгатьчелектә иң еш телгә алынган мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Террорчылыкка каршы көрәшне көчәйтү өчен Дәүләт Думасы депутаты Ирина Яровая белән Федерация Советы әгъзасы Виктор Озеров тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең язмышы Россия Президенты Владимир Путин кулында. Җәмәгатьчелекнең...
-
Әтнәдә җиләк җыючыга төлке ябышкан
Әтнә районының Мөндеш авылында җиләк җыючыларга котырынган төлке ябышкан. Тыныч кына җиләк җыйнап йөргәгдә, арттан килеп, ябышкан төлкене абайламый калганнар. Нәтиҗәдә, аларга хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. "Җиләк җыйганда, болыннарга чыкканда игътибарлы булыгыз", - кисәтәләр ветеринария белгечләре. Төлкеләр күп, саклану зыян итмәс.
-
Әтнәләр кыяр тозлый
Кибеттәгечә тозланганы 1 литр суга 1,5аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, өч литрлы банкага 10-12 кашык 9процентлы аш серкәсе (уксус) алына. Лавр яфрагын, исле түгәрәк борычны, канәфер орлыгын, түгәрәкләп киселгән башлы суган, укропны стерильләштерелгән банка төбенә салып, кыярларны тезәбез. Банкадагы әзер кыярлар өстенә кайнар су салып, азрак суынганчы...
-
Әтнәдән Тәскирә әбигә - 90 яшь
Иңнәрендә ил йөге "Ике сугышны күрдем..." "Финляндия белән Германия сугышының авырлыкларын үттем. Аллага шөкер, күрмәгәннәр калмады, гомерем бетмәгәч исән калдым",- ди Төрекләр авыылында яшәүче, 1 июльдә 90 яшен тутырган Тәскирә Шәйдулла кызы Гыйльманова. "Әти-әнием бик иртә үлде минем, вакыт-вакыт Аллаһы Тәгалә миңа аларның гомерен дә өстәде микән әллә, дип тә...
-
Әтнәләр, килеп эшләгәнне көтмәгез!
Нәрсә турында язарга җыенганымны аңлагансыздыр инде. Капка алларыгызга чыгып күз салыгыз әле, чалгы белән чыксагыз да була. Сүрия МӘХМҮТОВА Хөрмәтле райондашлар, яздан башлап көз җиткәнче, кар төшкәнче чисталык турында язарга мәҗбүрбез. Укып туя да торгансыздыр, тик язмый да булмый. Урамнарда йөрибез, һәркайсыбызга Аллаһы Тәгалә күрер өчен күз биргән. Кайбер капка...
-
Фәнис Жиһанша Әтнәгә– туган авылына кайта
"Агачлар арасыннан әле тулысынча таныш булмаган дөньяга карап торган чагым... Фотога төшкәннән соң сине бал корты чакты, дип әтинең сөйләгәне истә. Иртәгә Әтнәгә, шушы фотога төшкән бакчага юл алабыз Алла бирсә! #деньрождения #туганкөн #doğumgünü #birthday @ Большая Атня" - Г.Камал театрының ачык группасыннан алдык әлеге фотоны һәм бик шатландык. Димәк...
-
Әтнәләрнең җаны елый
(Казанда китап кибетендә Сибгат Хәким, Хәсән Туфан китаплары 10 сумга киштәләрдә елап ята...) Киштәләрдә - даһи шигырьләре Үз сәгатен көтә, үз көен. Мәңгелеккә илтер кыйммәтләрнең Хакы бүген - сукыр бер тиен. Мең газаплар белән туган иҗат Тиеннәргә ята каңгырап. Купшы сүзләр генә яшерерме - Милләт җаны елый калтырап. Ялтыр-йолтыр килә...