2 август 2016 яңалыклары
-
Тукайның юл чемоданы Әтнәдә сакланган
Каенсарда Тукай эзләре Без, "Казан арты" тарих этнография музее хезмәткәрләре, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов җитәкчелегендә үзендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай эзләрен хәтерендә саклаучы Әтнә районы Каенсар авылында булдык. Бу авылда шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдәнең әтиләре Зиннәтулла, ә әниләре башка булган сеңлесе Бибисаҗидә һәм җизнәсе Әхмәтсафа Әхмәтзариф улы Хәбибуллиннар,...
-
Әтнәләр, катлы яшелчә запеканкасы
Икешәр ташкабак һәм баклажан, 2-3 помидор, 1 баллы борыч, 2-3 тырнак сарымсак, 300 грамм каты сыр, 4 йомырка, тоз, борыч, үсемлек мае алыгыз. Юылган ташкабакны чистартып, юка телемләп турагыз. Помидор һәм баклажанны, орлыгыннан чистартылган борычны вак шакмаклап турагыз. Сарымсакны ваклагыз. Сырны эре угычтан уыгыз. Аннан соң ташкабак, баклажан, борыч, сарымсак...
-
“Эчтә ниләр бар икән?”– “Әтнә таңы”
Максатчан программа Төзекләндерү эшләре дәвам итә Күәм авыл җирлеге бинасының ишек төбеннән үк эчтә ниләр барын фаразлап була. Шулай да, кайсын ничек итеп үзгәртәләр икән, дигән уй килә күңелгә. Ишектән кергәч тә төзелеш материаллары каршы ала. Уңга борылып берничә метр атлауга төзекләндерү эшләре барган мәйдан күзгә ташлана. Элек авыл җирлеге...
-
Әтнәләр, “Төнлә генә бирәләр...”
без сезне тыңлыйбыз "Төнлә булмый..." Редакциягә шалтыратып, ярдәм сорадылар.
-
Әтнә "экваторны" узды
Районыбызда урып-җыю тиешле мәйданнарның яртысыннан күбрәгендә башкарды.Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 2 августка биргән оператив мәгълүматларына караганда, республикада урып-җыю тиешле мәйданнарның 43 процентында башкарылды. Әлегә һәр гектардан 27,7 центнер уңыш алабыз. Әтнәдә урып-җыю барлык мәйданнарның 54 процентында ук төгәлләнде. Уңыш 27 ц/га тәшкил итә.
-
Әтнәләр кан бирде
Үземдә сынадым Мин дә кан бирдем Кеше тормышын коткару өчен батырлык эшләргә яки уз тормышыңны куркыныч астына куярга кирәк түгел дип саныйм мин. Уйлаган кеше һәркайсы батырлык эшли ала икән.Тиешле урынга барып, булдыралганча , кулыңнан килгәнчә кешеләргә ярдәм итә алу гына кирәк. Сүзем, кан бирүчеләр, ягъни, донорлар турында. Барыбыз да...
-
Әтнәләр, бар икән күрәселәр
Бу атнада Россиянең кайбер төбәкләрендә эсселек 39 градуска җитәргә мөмкин, дип яза "Российская газета". РФ Гидрометцентры лабораториясе мөдире Людмила Паршина шулай ди. 39 градус эсселекне күргәнче, чәршәмбеләргә көн эле бераз суытып ала, монысы азрак хәл алу өчендер инде. Бу хәзерге вакытта 26-31 градус булган төбәкләрдә. Чөнки яшенле яңгырлар көтелә. Бу...
-
Әтнәләр, эссе какса нишләргә?
Кояш һәм эссе кагу һәркемгә бертөрле яный. Кояш сугу - башның нурлар тәэсиреннән кызуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Баш миенең кан тамырлары киңәя, кан килү кинәт көчәя. Кайбер очракларда вак кан тамырларының шартлавы сәбәпле, үзәк һәм перифирик нерв системасы эшчәнлегендә тайпылышлар килеп чыга. Төп сәбәбе - кояш астында капланмаган баш һәм...
-
Казанда демографик бум - "Әтнә таңы"
Беренче яртыеллык нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Казанда яңа демографик рекорд куелган. Бу хакта KZN.ru хәбәр итә. Агымдагы елның алты аенда яңа туган 11951 бала теркәлгән, бу алдагы елдан 429га күбрәк. Идел буеның миллионлы шәһәрләре арасында бу яктан Казанга җитүче юк.