“ӨМЕТ ЧАТКЫСЫ” ӨМЕТ УЯТТЫ
Кызыксынулы күз карашлары, шатлык белән мөлдерәмә тулган күңелләр. Олы Әтнә мәдәният һәм спорт үзәгенә килгән әти-әниләр һәм балалар әнә шундый хисләр кичерделәр бу көнне. Тернәкләндерү үзәге белгечләре бәйрәмгә килүчеләр белән әңгәмәләр үткәрделәр. Теләге булучылар тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар кулы белән әзерләнгән эшләнмәләрне сатып алдылар, рәсемнәрен чигү үрнәкләрен күреп хозурландылар.